Үзәк китапханәдә “Мин блогер” дип аталган матур эчтәлекле чара узды.
Күпләр үз аудиториясе белән экран аша аралашып, популярлык яулый. Әнә шулай аралашып, тормышның кызык мизгелләре белән бүлешеп үз аудиторияңне җыюның бер ысулы – ул блог алып бару.
Райондашларыбыз арасында да социаль челтәрләрдә үз блогларын алып барып, популярлашып китүчеләр бар. Иң осталары Арча үзәк китапханәсенә килеп, педагогика көллиятендә белем алучы студентлар белән әңгәмә уздырды. Китапханәдә кунакта Бөтендөнья Татар конгрессы уздырган “Оста куллы затлар” бәйгесенең “Тәмле булсын ашыгыз” номинациясендә 1нче урын алган, Арча районы Мәмсә авылында туып-үскән, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче Эльмира Камалиева, Арчаның беренче татар пранкеры, Югары Пошалым авылында яшәүче Рөстәм Зыятдинов, икенче “Блогер.татар” бәйгесе җиңүчесе Наласа авылы егете Рамил Мөхетдинов булдылар.
Алар һәркайсы социаль челтәрләрдә актив рәвештә үз аккаунтларын алып бара һәм тамашачыга блогер буларак таныш. Районыбыздагы иң үзенчәлекле блогерларның берсе – Рөстәм Зыятдинов. Күпләргә кызыклы видеолары белән танылган пранкер якташыбыз замана телефоннары белән бөтенләй эшли белми. Ул элеккеге төймәле телефон куллана. Шуңа да карамастан, аның аккаунтында 20 меңнән артык язылучысы бар. Гаиләсе, туганнары алып барган социаль челтәрнең Рөстәм Зыятдинов төп герое гына. Рамил Мөхетдинов әйткәнчә, иң текә блогер һәм артистларның гына продюссерлары, администраторлары була. Үзен тыйнак дип атаучы Рөстәм Зыятдинов әнә шул текә блогерлар исәбендә димәк.
Наласа авылы турындагы аккаунтларны алып баручы Рамил Мөхетдинов һәрвакыттагыча үзенең төпле фикерләре һәм уйланулары белән бүлеште. “Блогер.Татар” бәйгесе һәм үзенең социаль челтәрләрдәге эшчәнлеге турында сөйләде. “Рус телендә блог алып баручы “блогер” булгач, үз сәхифәсен алып баручы татарча “сәхифәр” булсын”, – дип, яңа термин да уйлап чыгарды ул. Кирәкле сәхифәләр алып баручы иҗади яктан талантлы райондашыбыз үзен блогер дип атамый. Эшен күрә һәм бәяли белүчеләргә рәхмәтле Рамил Мөхетдинов.
Берничә социаль челтәрдә эшчәнлеген алып баручы Мәмсә кызы Эльмира Камалиева республика буенча танылган блогер. Күбрәк кызлар, апалар, әбиләрне җәлеп итүче аш-су һәм көн дә кирәкле киңәшләр белән тулыландырылган сәхифәләрен ул декрет ялына чыккач алып бара башлый. Тамашачылар белән саф татарча аралаша һәм һәр нәрсәне җиренә җиткереп төшендерә ул. Китапханәдә узган чарада ул үзенең блогерлык хезмәте турында гына сөйләп калмады, яулык бәйләү буенча кызларга осталык дәресләре дә күрсәтте. Эльмира Бөтендөнья Татар конгрессы уздырган “Оста куллы затлар” бәйгесенең “Тәмле булсын ашыгыз” номинациясе җиңүчесе дә әле. Бу турыда алдагы саннарның берсендә киңрәк язарбыз.
Гөлнур Миннебаева