Питрәчтә республиканың төньяк районнары арасында “Мәктәп волейбол лигасы” узды.
“Икенче ел рәттән Арча данын Яңа Кенәр урта мәктәбе командасы яклады. Былтыр 3нче урын алган идек, быел чемпион калдык, – дип сөйләде тренер Зөлфәт Хәйруллин. – Калган командалардан бер баш өстен булдылар һәм суперфиналга юллама алдылар. Май аенда Казанда Татарстанның иң көчле 6 командасы катнаша. Бу ярышта без – 1нче, Балтач – 2нче урында, 3нче – Әтнә булды. Егетләр бик тырышып ел буе әзерләнделәр, молодцы!”
Румия Гарифҗанова