Район мәгариф учреждениеләрендә эшләүче профсоюз хезмәткәрләре волейбол уйнады.
Ярышларда 12 ир-ат, 34 хатын-кызлар командалары катнашты.
Балалар бакчалары башлангыч профсоюз оешмасы командалары арасында аерым турнир үткәрелде. 11 команда ярышты. Яңа Кенәр балалар бакчасы хатын-кызлар командасы җиңү яулады.
Финал ярышлары Арчаның 1нче мәктә-бендә (хатын-кызлар) һәм Арчаның 5нче гимназиясе (ир-атлар) спорт залында үтте. Зона ярышларында җиңү яулаган 8 хатын-кызлар һәм 6 ир-атлар командалары финалда очрашты. Арчаның 6нчы мәктәбе хатын-кызлар командасы Арчаның 3нче мәктәбе командасын отып, 1нче урынны алды. Яңа Кенәр мәктәбе командасы, Наласа мәктәбе командасын җиңеп, 3нче урынга лаек булды. Арчаның 6нчы мәктәбеннән Наилә Галимова иң яхшы уенчы исемен алуга иреште.
Ир-атлар арасында Яңа Кенәр мәктәбе командасы 1нче урынны алды. 2нче – Арчаның 7нче мәктәбе, 3нче урында – Арчаның 6нчы мәктәбе командасы.
Иң яхшы уенчы исеме ир-атлар арасында уйнаган бердәнбер хатын-кыз Ләйсән Фәхертдиновага бирелә. Бу исемгә ул хатын-кыз булганы өчен түгел, әйбәт уйнаганы өчен лаеклы була.
Румия Саттарова