Уйларга өйрәтә

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

Шахмат – акылны камилләштерергә, фикерләргә өйрәтә торган уен.

Бөек сәясәтчеләр, стратеглар арасында да шахмат уйнаучылар күп. Шахмат тәрбия чарасы буларак та бик файдалы. Уен фигурасына тотынгансың икән – йөр, кулыңны фигурадан алсаң – йөреш санала. Әлеге кагыйдә нәрсәдер эшләр алдыннан яхшылап уйларга, үз адымың өчен җаваплылык тоярга өйрәтә.

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге ярдәме белән республика мәктәпләрендә шахмат зоналары булдыру буенча пилот проектлары эшли башлады. Районыбыз мәктәпләрендә дә шахмат зоналары булдырылды. Шушы программа нигезендә безнең Галиәсгар Камал исемендәге Сикертән мәктәбендә “Энергосервис” җәмгыяте җитәкчесе Рамил Әхмәтгалиев ярдәме белән  шашка-шахмат почмагы булдырылды. Мәктәп коллективы һәм укучылары исеменнән Зиннур улы Рамилгә зур рәхмәт.

Укучылар уку елы дәвамында шашка-шахмат почмагында бик теләп шөгыльләнәләр. Шунлыктан шахмат һәм шашка өлкәсендә белем һәм күнекмәләрен тикшерергә вакыт та җитте. Мәктәптә “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте беренчелегенә шашка һәм шахмат турниры узды. Сеҗе, Курса-Почмак һәм Сикертән мәктәпләре укучылары катнашты.

“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлаховның абыйсы, отставкадагы полковник, үзешчән рәссам, “Авылдашларыма истәлеккә” китабы авторы Миннерадил Сәләхетдинов баш хөкемдар булды.

Турнирда беренче урынны Курса-Почмак мәктәбе командасы яулады. 2нче, 3нче урында – Сикертән һәм Сеҗе мәктәпләре командалары.

Ярышны оештыруда булышкан ширкәт җитәкчесе Шәйдулла Сәлаховка зур рәхмәт!

 

Мәүлидә Кузьмина,

 Сикертән  мәктәбенең чит телләр укытучысы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International