Эшмәкәр Вадим Мамаев оештыра белә

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

Волейболны яратам, үзем дә волейбол уйныйм, – дип сөйли эшмәкәр Вадим Мамаев. – 9 сыйныфта укучы кызым Алинә дә волейболда. Ул  Кәче мәктәбе командасында уйный.

Кәчедә волейбол ярышлары булды. 6 команда – Кәче, Яңа Кенәр, Яңа Кырлай, Иске Чүриле, Урта Курса, Әтнә командалары катнашты. Ярышларны Кәче авылыннан эшмәкәр Вадим Мамаев оештырды һәм бүләкләрне дә ул алды. Күңелле очрашу булды. Балаларның күңелләре булды. 1нче урынны Яңа Кенәр командасы алды, тренеры Тәлгать Әхмәтов. 2нче – Кәче (тренеры Нияз Гатауллин), 3нче урында – Әтнә командасы. Кәче мәктәбе командасыннан Алинә Мамаева иң яхшы уенчы исеменә лаек булды.

Әлфия Сәгыйтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International