Геройның 100 яшьлегенә

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

Арчаның 1нче мәктәбендә Советлар Союзы Герое Валентин Ежковның 100 яшьлек юбилеена багышланган чараларны ачуга багышланган линейка узды.

Матур гадәт буенча апрель, май айларында мәктәптә Геройга багышланган чаралар, митинглар уза. Укучылар белән музейга экскурсияләр оештыралар. “Бу безнең тарих. Сез Советлар Союзы Герое Валентин Ежков укыган мәктәптә белем алуыгыз белән горурланырга тиеш”, – дип укучыларга мөрәҗәгать итте мәктәп директоры Эльмира Сафина. 

Валентин Ежков 1922 елның 27 маенда Арчада туа, Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлый. 19 яшендә фронтка киткән егет Сталинград өчен барган сугышларда катнаша. Валентин Ежков 1943 елда Донецк өлкәсе янындагы Степановка авылы өчен барган сугышларда һәлак була. Әлеге сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен аңа үлгәннән соң, 1944 елның 19 мартында, Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International