Бердәм гамәлләр көне

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

19 апрельдә Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның булышчылары тарафыннан совет халкына карата геноцид (юк итү) үткәрүне искә алу буенча Бөтенроссия бердәм гамәлләр көне билгеләп үтелә.

1943 елның 19 апрелендә СССР Югары Советы Президиумының совет гражданнарын һәм әсир кызылармиячеләрне үтерүдә һәм җәзалауда гаепле немец-фашистлары, шпионнар, совет гражданнары булган сатлыкҗаннар, аларның тарафдарлары өчен җәза чаралары турындагы 39нчы санлы Указы басыла.

Бу көнне районыбыз мәктәпләрендә дә әлеге тарихи көнгә багышланган дәресләр, сыйныф сәгатьләре үтте.

Арчаның 6нчы мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Дмитрий Сергиев 8нче сыйныфларда “Бердәм гамәлләр көне” дәресе үткәрде. Әлеге дәрестә укучылар видеофильм карадылар, киләчәк буыннарга “Онытырга ярамый” исемле мөрәҗәгать яздылар. “Бердәм гамәлләр көне”нә багышланган дәрес тарихи хәтер аша совет армиясенең бердәмлеге дәүләтебезне һәм аның гражданнарын тулысынча юк итүдән саклап калуын күрсәтте.

Шундый ук дәрес Арчаның 1нче мәктәбендә дә узды. Аны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рузалия Гыйләҗева алып барды. Укучылар шулай ук видеофильм аша Бөек Ватан сугышында нацистларның тыныч халыкка карата җинаятьләре турында белемнәрен ныгытты. Немецларның тыныч халык, бигрәк тә балаларны кансыз рәвештә юк итүләре укучыларда нәфрәт уятты. Дәрес ахырында укучылар тынычлык символы булган торна рәвешендә киселгән кәгазьләргә киләчәк буыннарга теләкләрен яздылар.

Белешмә

Бөек Ватан сугышы 26 миллионнан артык совет кешесенең гомерен өзә. Шуның яртысы  – оккупацияләнгән территорияләрдә яшәгән тыныч халык. 11520379 кеше җәзалаулар, мыскыл итүләр, ачлык нәтиҗәсендә, 2164313 кеше Германия территориясендә мәҗбүри эшләр вакытында һәлак булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International