Узган атнада Арча педагогика көллиятендә инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен “Абилимпикс – 2022” һөнәри осталык бәйгесе VIII Милли чемпионатының төбәк этабы узды.
Абилимпикс – ул мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен мөмкинлекләр олимпиадасы. Анда 14 яшьтән 65 яшькә кадәрге катнашучылар “Укучылар”, “Студентлар” һәм “Белгечләр” категорияләре буенча катнаша ала.
Арча педагогика көллиятендә катнашучылар “Энә белән бәйләү” һәм “Ыргак белән бәйләү” юнәлешләре буенча көчләрен сынады. Биредә республиканың 13 уку йортыннан килгән 34 катнашучы үзләренең һөнәри осталык-ларын күрсәтте.
Чемпионатны ачу тантанасында катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова, “Абилимпикс” хәрәкәте партнерлары координацион советы вәкиле Елизавета Левитто сәламләде. Алар катнашучыларга уңышлар теләде, алар белән соклануларын белдерде.
“Арча педагогика көллияте чираттагы төбәк этабын үткәрү өчен мәйданчык булып тора. “Абилимпикс” ярышларының ике юнәлеше безнең көллияттә инде дүрт ел дәвамында үткәрелеп килә. Без моңа бик шат. Һәр юнәлеш буенча җиңүчеләребез Милли чемпионатта да уңышлы чыгыш ясый. Шулай ук бездә дөнья чемпионатына чыгучылар бар. Безнең вәкилләребез әлеге ярышларда Россия Федерациясен лаеклы яклар, дип ышанабыз”, – диде Гөлнара Гарипова.
Концерт номерлары белән үрелеп барган ачылу тантанасыннан соң катнашучылар ярышлар үткәрү мәйданчыкларына таралышты.
“Энә белән бәйләү” юнәлеше буенча Арча районыннан 5 мәктәп укучысы, 2 студент һәм 2 белгеч катнашты. Бирем буенча укучылар 3 сәгать эчендә чәйнек өчен җылыткыч, студентлар белән белгечләр 4 сәгать эчендә хатын-кызлар баш киеме бәйләргә тиеш иде. “Барлык катнашучылар да яхшы әзерлек белән килгән, – диде баш белгеч, Арча педагогика көллияте укытучысы Айгөл Әхмәтова. – Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, барлык катнашучылар да тиешле вакытны утырдылар. Эшләрне бәяләгәндә без эшнең төгәлләнүенә игътибар итәбез. Күзәнәкләр дөрес җыелганмы, ябу өлеше дөрес башкарылганмы, куркынычсызлык техникасын саклап эшләндеме – барысы да бәяләнә. Биремнәр алдан билгеле иде. Узган елгы Милли чемпионатта булган бирем быелгы төбәк чемпионатына алына”.
Әлеге юнәлеш буенча укучылар арасында Яңа Кенәр интернат-мәктәбеннән 5 укучы катнаша. Алар арасыннан Зөлфия Сибагатуллина – беренче, Алсинә Кәлимуллина – икенче, Айсылу Хөсәенова өченче урыннарга лаек булды. “Бу кызларның инде беренче генә тапкыр катнашулары түгел, – ди Яңа Кенәр интернат-мәктәбе укытучысы Алсу Нигамәтҗанова. – Биремнәр елдан-ел катлаулана. Әйберләрне, бизәкләрне кабат-кабат бәйләп карыйбыз. Бәйгегә әзерләнү өчен генә бәйләп булмый, кызлар бәйләү белән гел шөгыльләнә. Бизәкләр схемасын уку авыррак бирелә. Шуңа да карамастан, кызларыбыз тырыша”.
Белгечләр арасында Арча педагогика көллияте китапханәчесе Раушания Гайнетдинова беренче урын алды. Узган ел бәйгедә икенче урын алган булса, быел, һөнәри осталыгын тагын да чарландырып, җиңүгә ирешә ул.
“Ыргак белән бәйләү” юнәлеше буенча безнең районнан 4 кеше катнашты. Әлеге юнәлеш буенча катнашучыларның әзерлеге уртача иде, дип бәяләде баш белгеч, Арча педагогика көллияте укытучысы Фәридә Гайнетдинова. “Барлык катнашучылар да әйберләрне ахырга кадәр бәйләп бетерә алмады, – диде ул. – Биремнәр дә алдан билгеле иде. Укучылар 3 сәгать эчендә пляж сумкасы, студентлар исә 3,5 сәгать эчендә “Ябалак” сумкасы, белгечләр 4 сәгать эчендә рюкзак бәйләргә тиеш иде. Бәйләү тизлеген яхшыртырга кирәк. Катнашучылар, аларның җитәкчеләре арасында сораулар туган очракта без һәрвакыт җавап бирергә әзер”.
“Ыргак белән бәйләү” юнәлеше буенча Арча педагогика көллияте студенты Айгөл Гыйбадуллина 2нче урынны яулады. Айгөлнең инде Мәскәүдә узган Милли чемпионатта катнашу тәҗрибәсе дә бар. 2020 елда ул анда 2 урын ала.
Алда җиңүчеләрне Милли чемпионатның сайлап алу этабы көтә. Мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, яңа үрләр яуларга, яңа җиңүләргә таба баручы райондашларыбызга афәрин, дибез.