Хөрмәтле Арча районы халкы!

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

9 майда бөтен ил бөек вакыйга - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үтәчәк. Ел саен бу истәлекле көндә бөтен ил буенча «Үлемсез полк» йөреше була, аның сафында миллионлаган кеше Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотопортретларын күтәреп уза. Соңгы елларда бу акция онлайн рәвештә узды, быел, пандемия башланганнан бирле беренче тапкыр, чын йөреш форматында узуы куанычлы хәл.

Туган шәһәребездә дә акция үткәрү традициягә әверелеп килә. Арча районында яшәүче һәр кеше «Үлемсез полк» сафына баса ала. Моның өчен катнашучыларга туганының А3 форматындагы фотосурәтен әзерләргә, аны штандартка беркетергә кирәк (фотосурәт колоннада күренеп торсын өчен). 

Җиңүче фронтовикларлар турында истәлекләр кадерле булган һәркемне «Үлемсез полк» Бөтенроссия акциясендә катнашырга һәм 9 майда Арча шәһәренең үзәк мәйданында сугышчылар һәм тылда батырларча хезмәт куйган туганнарының портретын күтәреп узарга чакырабыз. 

«Үлемсез полк» акциясендә катнашучыларны җыю урыны һәм вакыты - Интернациональная урамы, 6 йорт (әдәбият һәм сәнгать музее янында), 9: 30мин.

Белешмәләр өчен телефон: 3-15-33 (Арча район Советының оештыру-гомуми бүлеге), 3-28-45 (Арча районы ветераннар Советы).

Арча шәһәрендә «Үлемсез полк» акциясен оештыручылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International