“Гагарин ярминкәсе” узды

2022 елның 7 мае, шимбә

Узган шимбәдә Арчада Җиңү паркы каршындагы мәйданда беренче тапкыр “Гагарин ярминкәсе” узды. Иртәдән ярминкәгә килүчеләрне матур җырлары белән районыбыз үзешчәннәре каршы алды.

Бу көнне арчалар өчен арзан бәядән бәрәңге, ашлык, печән, салам, орлыклар һәм башка авыл хуҗалыгы товарлары сатып алу мөмкинлеге бар иде. 

 “Гагарин ярминкәсе” быел Арчада беренче тапкыр үткәрелә, – ди “Җиһангирлар” инициатив төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов. – Киләчәктә ул бөтен республикага таралыр, дип уйлыйм. Ул бар халык өчен орлык бәрәңгесе әзерләргә вакыт, дигәнне аңлата. Ярминкәдә төрле сортлы, сыйфатлы орлык бәрәңгесе сатып алырга мөмкин”.

“Гагарин ярминкәсе”нең орлык бәрәңгесенә нинди катнашы бар соң?

“Аның артында легенда ята, – дип сөйли Хәлил Гайнетдинов. – 1961 елның 12 апрелендә Юрий Гагарин Самара өлкәсенең татарлар яшәгән Смеловка авылы янындагы басуга төшә. Ә бу вакытта Әнихәят апа үзенең оныгы 6 яшьлек Румия белән бәрәңге утырта.  “Әбекәй, кара, 2 баш төшә”, – ди шул вакыт Румия. Ике баш төшүе исә ике парашют төшүе белән аңлатыла. Аның берсендә Юрий Гагарин төшә, икенчесендә – төшү аппараты була. Әнихәят апа башта оныгының сүзләренә игътибар бирми. Аларга таба килүче кешене күргәч кенә ышана. “Гагарин ярминкәсе” белән орлык бәрәңгесенең бәйләнеше шунда”.

Иртән ярминкә белән район башлыгы Илшат Нуриев та танышып чыкты.

Резедә Хәкимҗанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International