Арча район башлыгы Илшат Нуриев 4 майда районның терлекчелек алдынгыларын бәйрәмнәр белән котлап бүләкләр тапшырды. Алар арасында “Игенче” ширкәтеннән Рәсимә Хәбибрахманова, Гөлира Мәрдәнова, Рафил Ахунов, “Кызыл Яр” ширкәтеннән Альберт Семенов, Геннадий Андреев, Сәлимҗан Баяров, “Северный” ширкәтеннән Гүзәлия Сафина, Гөлнар Мифтахова, Лилия Петрова, “Ватан” ширкәтеннән Илсөяр Ибраһимова, Гүзәл Галәветдинова, Рафил Гатин бар.