Район Советы утырышы

2022 елның 7 мае, шимбә

Арча район Советының чираттагы 18нче утырышы узды.

Аны район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды. Утырышта барысы 11 мәсьәлә буенча карарлар кабул ителде. Иң беренче көн тәртибе буенча финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Светлана Галимова чыгыш ясады. Ул депутатларны узган елгы бюджет үтәлеше белән таныштырды.

Районның хисап палатасы җитәкчесе Надия Сафиуллина бюджет акчаларын дөрес тотуга контрольлек итү буенча хисап тотты.

Район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова хатын-кыз депутатларның “Мәрхәмәтлек” берләшмәсе оештырган “Сугыш хатын-кыз йөзле түгел” акциясе кысаларында районда узган чаралар турында сөйләде. 

Район Советы 26 майга кадәр район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына кандидатура сайлау буенча конкурс үткәрү турында игълан итте. 

Моннан тыш, район Советының элекке карарларына өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү турында да карарлар кабул ителде. Алар белән сез районның рәсми сайтында таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International