Акчаны кире кайтара аламмы?

2022 елның 20 мае, җомга

“Ишек ясарга заказ бирдем. 45 көн эчендә әзер була, дигән килешү нигезендә бәясенең бер өлешен түләдем. 45 көн үтте. Даими рәвештә шалтыратып торам, тик сөйләшү һаман вәгъдә белән тәмамлана. Мин алар белән килешүне өзеп, акчаны кире кайтара аламмы? Бу очракта минем нинди хокукларым бар?”

– Бу очракта сез килешүне дә өзә, акчагызны да кире кайтара аласыз. “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы Законның 28нче маддәсе нигезендә, башкаручы хезмәт күрсәтү вакытын бозса, кулланучы аңа яңа вакыт билгеләргә, я эшне башкаруны өченче кешегә кушарга, я үз көче белән эшләп, башкаручыдан киткән чыгымнарны кире кайтаруны таләп итәргә, я бәяне киметүне сорарга, я бөтенләй баш тартырга хаклы. Кулланучы шулай ук эш башкару срогы чыгу белән бәйле рәвештә үзенә килгән зыянны тулысы белән кире кайтаруны таләп итәргә дә хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International