Укучылар өчен җаваплы чор

2022 елның 20 мае, җомга

Бу атнада районда 9 сыйныф укучылары өчен төп дәүләт имтиханнары башланды. 11 сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнарын 26 майда тапшыра башлый.

Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дәүләт имтиханнары тапшыру үзенчәлекләре турында сөйләде.

Быел бердәм дәүләт имтиханнары тапшыруда төп яңалык – ул имтихан материалларын Интернет челтәре аша алу технологиясе кертелү һәм бланк-ларны имтихан тапшыру аудиторияләрендә үк сканлаштырып җибәрү. Шулай ук Татарстанда барлык аудиторияләр дә тулысынча диярлек видеокамералар белән тәэмин ителгән. Җәмгыять белеме, тарих фәннәре буенча имтихан вакытлары кыскара, ә чит телләрнең телдән өлешен тапшыру вакыты, киресенчә, арта. 2022 елдан бердәм дәүләт имтиханнары федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп үткәрелә. Контроль-тикшерү материаллары әлеге стандартларга туры китереп үзгәртелгән.

Киңәшмә тәмамланганнан соң районда имтиханнар тапшыру үзенчәлекләре турында без район мәгариф идарәсе методисты Илшат Сафиуллин белән сөйләштек.

– Илшат Рашатович, министр дәүләт имтиханнары тапшырудагы төп үзгәрешләрне санап китте. Арча районында быел ничә укучы төп һәм ничә укучы бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра? Имтиханнар кайда узачак?

– Төп дәүләт имтиханнары 16 майда башланды. Бу көнне 9 сыйныф укучылары туган тел буенча имтихан тапшырды. Бердәм дәүләт имтиханнары 26 майда башлана. Районда барысы 497 тугызынчы сыйныф укучысы төп һәм 180 унберенче сыйныф укучысы бердәм дәүләт имтиханнары тапшырачак. Төп дәүләт имтиханнары 5нче гимназиядә һәм Арчаның 2нче мәктәбендә, бердәм дәүләт имтиханнары – Арчаның 2нче мәктәбендә үтә. Барлык аудиторияләр дә видеокамералар белән тәэмин ителгән. Быел яңа төр заманча камералар урнаштырылды. Алар бүлмәнең һәр почмагын төшерә, хәтта булган язуларны да укырга сәләтле. Шундый ук камералар штабта да урнаштырылды. Җәмәгать күзәтүчеләре онлайн режимда һәр аудиторияне күзәтә ала.

– Укучылар имтиханга ничәдә килә? Үзләре белән нәрсәләр алып керергә ярый? Аудиторияне ничек сайлый? Гомумән, имтихан тапшыру процессы ничек оештырыла?

– Имтихан сәгать 10да башлана. Сәгать 9да без балаларны имтихан тапшыру пунктына кертә башлыйбыз. Аудиторияләргә бүленеш исемлеге алдан чыгарып эленгән була. Ул имтихан көнендә керү ишегенә эленә. Имтихан тапшыру пунктында оештыручылар аудитория номеры язылган табличка белән каршы ала һәм балаларны җыеп, аудиториягә алып керә. Балалар үзләре белән паспорт, гельле ручка, шоколад, су (үтә күренмәле шешәдә булырга тиеш) алып керә. Башка әйберләр алып керү тыела. Сәгать 10 тулгач, оештыручылар контроль-тикшерү материалларын компьютер аша чыгарып, балаларга тапшыра башлый.

– Быел төп яңалыкларның берсе бланкларны сканлаштырып җибәрү турында тулырак аңлатып китегез әле. Эшләр буталу мөмкин түгелме?

– Әйе, быел беренче тапкыр эшләр Интернет аша килә, аларны оештыручылар аудиториядә чыгарып, һәр балага тапшыра. Балалар эшләрне тапшырганнан соң бланклар аудиториядә үк сканер аша уздырыла, шифрлана һәм Интернет аша төбәк мәгълүматны эшкәртү үзәгенә җибәрелә. Монда аңлашылмаучанлыклар булырга тиеш түгел, оештыручылар махсус уку уза, имтихан тапшыру пунктында шулай ук техник белгечләр эшли. Сканерлар көчле һәм югары тизлектә эшли. Бу яңалык тугызынчы сыйныфлар тапшыра торган төп дәүләт имтиханнарына кагылмый. Аларның биремнәрен элеккечә инкассация машинасы алып кайта һәм бланк-ларны алып китеп тапшыра.

–  Киңәшмәдә информатика буенча имтихан турында да сүз булды. Һәр укучы алдында ноутбук булырга тиеш, диделәр. Бездә һәр балага ноутбуклар җитәме?

– Әйе, информатикадан имтихан тапшырганда практик эш өчен ноутбук яки компьютер кирәк. 11нче сыйныф укучыларын Мәгариф һәм фән министрлыгы тулысынча ноутбук-лар белән тәэмин итә. 9нчы сыйныфларны гына тулысынча тәэмин итү бераз кыенлык тудыра. Бу эш мәктәпләргә йөкләнде. Һәр мәктәп информатикадан имтихан тапшыручы укучысын имтихан вакытында ноутбуклар белән тәэмин итә.

– Укучылар мәҗбүри имтиханнарны тапшыра алмаган очракта яңадан тапшыру мөмкинлеге бармы?

– Аттестат алу өчен  рус теле һәм математикадан имтиханнарны уңышлы тапшырырга кирәк. Әгәр укучы аларның берсен тапшыра алмаса, ул аны резерв көнендә яңадан тапшыра. Әгәр дә икесен дә тапшыра алмаса, сентябрьдә генә яңадан тапшыра ала. Сайлау буенча фәннәрдән имтиханнарны тапшыру аттестатка йогынты ясамый. Бала югары уку йортына гына керә алмый. Бу фәннән имтиханны тапшыра алмаган очракта аны киләсе елга гына яңадан тапшырып булачак. Медальгә баручылар рус теленнән һәм профильле математикадан кимендә 70 балл җыярга, математиканың база өлешен “5”кә тапшырырга тиеш.

9нчы сыйныфны тәмам-лаучылар аттестат алу өчен 4 фәннән имтихан тапшыра. Рус теле һәм математика – мәҗбүри фәннәр һәм ике фән сайлау буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International