Сорау-җавап

2013 елның 28 июне, җомга
Еш кына редакциягә кулланучылар хокуклары турындагы сораулар белән мөрәҗәгать итәләр.

“Әгәр товарны өйгә китергәннән соң аның җитешсезлекләре яки детальләре җитмәве ачыкланса, нәрсә эшләргә? Суыткычның кырый стенасында яньчелгән җире бар. Товарны тапшырганда курьер: “Товарны алдым, дәгъваларым юк”, — дип яздырды. Кибет товарны кире алудан яки алыштырудан баш тарта. Чөнки аларда минем “дәгъваларым юк” дигән язуым бар.
Илшат Вахитов.
Арча”.
Бу сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Алсу Вәлиева җавап бирә.
— “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы РФ Законының 18 маддәсенә нигезләнеп дәгъва хаты языгыз. Анда детальләрнең җитешсезлеген товарны сүтеп карамыйча ачыклап булмавын төгәл күрсәтегез. Киләчәктә товарны алу турында квитанциягә кул куйганда “Товар тикшерүсез алынды” дигән җөмлә кертегез. Бу очракта җитешсезлекләр ачыкланса, таләпләрегезне үтәтү җиңелрәк булачак. Сатып алучыларда еш кына тагын мондый сорау да туа: авыр товарны подъездга, фатирга менгерү өчен өстәмә түләү алынырга тиешме? Әгәр килешүдә һәм башка документларда өстәмә түләү каралган булса, әлбәттә, түләргә туры килә. Әгәр андый пункт булмаса, товар сатып алучының фатирына китерелергә тиеш. (РФ Гражданнар Кодексының 499 маддәсе).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International