Өенә соңга калып кайткан Хәдичә исемле кыз турындагы җырны күпләр хәтерлидер. Капка бикле булгач аңа койма аша үрмәләп керергә туры килә, шунда итәге ертыла.
Икенче көнне ул шул килеш урамга чыгып китә, шундый яңа мода чыккан икән дип, башка кызлар да ертык итәк кия башлыйлар...
Соңгы вакытта елга-ерганакларда, болыннарда тезелеп киткән казыкларга, аларга сузылган чыбыкларга игътибар итәсең. “Хәзер электр-көтүчеләр модага керде бит, – ди бер танышым. – Көтүгә чыгып торасы юк – шул “көтүчене” урнаштырып куясың да, иртән малларыңны куып чыгарасың, кичен алып кайтасың”.
– Модага иярү түгел инде ул, – ди икенче танышым. – Ә тормыш мәҗбүр иткән нәрсә. Авылда мал асраучылар азая бара, көнаралаш көтүгә чыгуы кыен бит.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин әлеге “электр-көтүче”ләр хакында шалтыратучылар шактый, ди. Кайберәүләр әлеге “көтүче”не үз белдеге белән урнаштыра, башкалар турында уйлап та бирми.
– Ә монысы җирне үз белдегең белән басып алу дип атала, – диде районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Илһам Сираҗиев. –Моның өчен административ җаваплылык каралган. РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 7.1нче маддәсе нигезендә җир кишәрлеген яки кишәрлекнең өлешен үз белдегең белән басып алган, шул исәптән әлеге кишәрлеккә Россия Федерациясе законнарында күздә тотылган хокук-лары булмаган килеш җир кишәрлеген файдаланган өчен, әгәр җир кишәрлегенең кадастр бәясе билгеләнгән булса, гражданнарга җир кишәрлегенең кадастр бәясенең 1 процентыннан алып 1,5 процентына кадәр, әмма биш мең сумнан да ким булмаган күләмдә, дәүләт хезмәтендәге кешеләргә 1,5 процентыннан 2 процентка кадәр, әмма егерме мең сумнан да ким булмаган күләмдә, юридик затларга 2 процентыннан 3 процентка кадәр, әмма йөз мең сумнан да ким булмаган күләмдә, ә кадастр бәясе билгеләнмәгән булса, гражданнарга биш мең сумнан ун мең сумга кадәр, дәүләт хезмәтендәге кешеләргә егерме мең сумнан илле мең сумга кадәр, юридик затларга йөз мең сумнан ике йөз мең сумга кадәр штраф салына.
Әле аның монысы баласы, мичтә аның бабасы дигәндәй, чыбык эчендә йөргән маллар, кем әйтмешли, контрольдә әле алар. “Унбиш гектар җиргә ашлык чәчкән идем. Уҗымнар шундый матур тишелеп чыкты. Тик иясез йөргән сарык-кәҗәләр көтүе яу кебек басуга килеп керә. Шуларны күреп йөрәк әрни, куып та карыйм, мин китүгә тагын килеп керәләр”, – дип зар елый бер фермер.
Мондый башбаштак-лыкны башка урыннарда да күрергә була. Кәҗә-сарыклар бер фермерның кәбестә басуын “хәл итеп” чыккан.
Элегрәк инде, бер колхоз рәисе хисап җыелышында басуда йөргән сарыкларны атарга, дигән карар кабул иттермәкче булган иде. Үзәгенә үткәч әйткәндер инде бу моны. Билгеле, андый карарны кабул итәргә ярамаганлыгын да белгәндер.
Закон мондый очракларда нинди җәза бирүне күздә тота соң?
– Ияләре тарафыннан караучысыз калдырылган һәм торак пунктлар урамнарында, автомобиль юллары буенда йөргән авыл хуҗалыгы хайваннары транспорт чаралары хәрәкәтенә, кешеләргә комачаулык тудыра. Хайваннар утыртылган агачларга, юлга зыян сала, территорияләрнең санитар хәле начарлана. Юлларда йөргән терлекләр транспорт һәлакәтләренә сәбәп була, – ди Арча районы прокуроры ярдәмчесе Валерий Медведев.
Хайваннарны контрольсез көтүне һәм йөртүне булдырмау өчен гамәлдәге законнарда аларның хуҗаларына административ җаваплылык чаралары каралган. Мәсәлән, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 11.21нче маддәсенең 1нче өлешендә автомобиль юлларын пычраткан, терлекләр көткән, терлекләрне билгеләнмәгән урыннардан алып чыккан өчен җаваплылык каралган.
Терлекләрне урманда, тыелган урыннарда көткән өчен гражданнарга 200 сумнан 500 сумга кадәр, юридик затларга 5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр штраф салына. Әйләндереп алынмаган көтүлекләрдә көтүчесез йөрткән өчен дә шундый ук күләмдә штраф каралган.
Ильяс Сәхәпов