Икеләтә түләтә аласыз

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

“Аяк киемнәре төзекләндерү буенча остаханәгә “молния”сен алыштырырга дип аяк киемен биргән идем. Алган вакытта аяк киеменең бер сыңарында җитешсезлек булуы ачыкланды. Тиресе киселгән иде. Аяк киемен төзекләндерүгә тапшырганда ул юк иде. Бу очракта минем хокукларым нинди? Нәрсә таләп итә алам?”

Җавапны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина бирә.

– “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы Законның 14 маддәсе нигезендә хезмәт күрсәтү нәтиҗәсендә кулланучының тормышына, сәламәтлегенә, милкенә килгән зыян тулысынча кайтарылырга тиеш. Хезмәт күрсәтү өчен кирәк булган материалларны, җиһазны, инструментларны һәм башка чараларны кулланып эшләгән очракта җаваплылык башкаручыга йөкләнә. Әгәр оста алынган эшен ялгыш боза икән, кулланучы шул әйбернең бәясен генә түгел, рухи зыянны да сорап алырга хокуклы.

Әлеге законның 35нче маддәсе нигезендә, хезмәт күрсәтүче материалга зыян китерсә, өч көн эчендә шундый ук сыйфатлы материалга алыштырып бирергә яки кулланучы теләге белән сөйләшенгән вакытка шундый ук сыйфатлы материалдан икенчесен эшләп бирергә, андый материал булмаган очракта, зыян килгән материал бәясен икеләтә түләргә, шулай ук кулланучы чыгымнарын да кайтарырга тиеш.

Сезнең очракта таләп-ләрегезне язмача башкаручыга тапшырырга тәкъдим итәм. Ике данәдә языгыз, берсендә башкаручы кабул итеп алуы турында билге куйсын. Әгәр сезгә каласы хатка кул куярга каршы килә яки шикаятьне алмый икән, почта аша (заказ хат итеп, алуы турында кул куйдыртып) җибәрегез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International