Моннан 81 ел элек, 1941 елның 22 июнь иртәсендә, күпләр әле татлы йокыда вакытта немец фашистлары илебезгә бәреп керә.
Тыныч шәһәрләре, авыллары өстенә бомбалар ява, Бөек Ватан сугышы башлана...
– Безнең районнан сугышка 25 меңнән артык кеше китә, 14 меңнән артыгы яу кырында ятып кала, – диде район башлыгы Илшат Нуриев 22 июньдә шәһәрнең Җиңү паркында үткәрелгән митингта. – Илебез азатлыгын яулап калган сугышчыларыбызның батырлыгы мәңге онытылмас!
Митингта шулай ук хәрби комиссар Алмаз Борһанов чыгыш ясады. Әмир хәзрәт һәм Лин атакай догалар укыдылар.
Ильяс Фәттахов