Арчада туй салоны ачылды

2022 елның 28 июне, сишәмбе

Җәй туй үткәрү өчен иң уңайлы чор дип санала. Ә туй һәркемнең күңелендә гомерлек хатирә булып саклана торган иң истәлекле көн.

Шуңа да һәр пар бу көнне зәвыклы, матур, истә кала торган итеп оештырырга тырыша. Андый вакытта бар нәрсә мөһим – барысын да  җиренә җиткереп, югары дәрәҗәдә оештырасы килә. Һәр кәләшнең мондый истәлекле көндә дөньядагы иң матур, иң купшы, иң зәвыклы күлмәк турында хыяллануы да табигый. Мондый вакытта профессионаллар киңәше бик тә ярап куя. Тик, килешерсез, үзеңә ошаган образ тудыра алучы, туй күлмәге генә түгел, аңа туры килә торган фата, аяк киеме сайлый алырдай салонны табу җиңел түгел. Әгәр элек арчаларга туй күлмәге эзләп Казанга яки башка шәһәрләргә барырга туры килсә, хәзер зәвыклы, матур туй күлмәкләрен, ислам кануннарына туры китереп тегелгән никах күлмәкләрен Арчада да сатып алырга мөмкин. Арчаның нәкъ үзәгендә урнашкан “Алиһә” туй салонында күлмәк алудан тыш, профессиональ визажист, чәч, тырнак ясату хезмәтләреннән файдаланырга мөмкин. Заманча итеп эшләнгән салонда уңайлы мохиттә кәләшләргә күлмәк кенә сайлап калмыйча тулы образ тудырырга ярдәм итәләр. Зәвыклы, заманча туй күлмәкләре, никах күлмәкләре, яулыклар, бизәнү әйберләре – болар барысы да салонда бар. Күлмәкләрне салонда гына түгел, ә каталогтан да сайлап, заказ бирергә була. “Алиһә” туй салонында кәләшләр өчен нинди хезмәтләр күрсәтелүе турында без салонның җитәкчесе Екатерина Лукина белән сөйләштек.

– Екатерина Валерьевна, Арчада Сезне косметолог буларак беләләр. Туй салоны ачу идеясе ничек туды?

– Әйе, мин 2009 елдан косметология белән шөгыльләнәм. Тик миңа һәрвакыт туй темасы якын булды. Косметология белән шөгыльләнүдән тыш үземне бу өлкәдә дә сынап карыйсым килде. Мин дизайнер Анна Волчкова белән таныштым. Ул киң ассортиментта зәвыклы туй күлмәкләре тәкъдим итә. Миңа аның стиле бик ошады, ул башкаларны кабатламый һәм бертөрлелектән кача. Шул вакытта миндә үземнең туган шәһәрем Арчада туй салоны ачу уе туды да инде. Башта әлеге өлкәне әйбәтләп өйрәндем. Барлык нечкәлекләрен уйлаганнан соң үземнең әлеге юнәлештә сыйфатлы хезмәт күрсәтә алачагыма ышандым.

Иң беренче үз алдыма һәр сатып алучыны җәлеп итәрдәй салон ачу һәм анда һәркем өчен җылы атмосфера тудыру максаты куйдым. Уңайлы җиһазлар кайтарттык. Үзем үк дизайнын уйладым. Һәр кәләш үзен чын “Алиһә” итеп тойсын өчен тырыштым. Яктылык софитлар белән эшләнгән. Бу кәләшләргә күлмәкне туй мәҗлесендә нинди булачагын күзаллый алсын өчен кирәк.

– Сезнең визит карточкасында кәләшләр өчен туйга тулы образ тудырабыз, дип язылган. Бу турыда тулырак сөйләгез әле.

– Башта мин күлмәкләр сата торган гади туй салоны ачарга теләдем. Тик инде эш барышында кәләшләрне туйга тулысынча әзерләү фикере туды. Бүген безнең салонда күлмәк алучы кәләшләргә бүләк итеп* бизәнү (макияж), чәч ясау, тырнак ясату хезмәтләре күрсәтәбез. Әгәр кәләш никах күлмәге алса, чәч ясату урынына яулык бәйләү хезмәтен сайлый ала. Безнең салонда шулай ук киң ассортиментта яулыклар һәм бизәнү әйберләре тәкъдим ителгән. Үзебезнең бизәндерүчеләребез, чәчтарашларыбыз һәм тырнак ясау осталары бар. Без кәләшләргә алар теләгән образны тудырырга ярдәм итәбез. Шулай ук күлмәкләр алып кайткач үзебезнең модельләрдә төрле образлар тудырып карыйбыз. Кәләшләргә үзләренә ошаганын сайлап алырга гына кала. Шулай ук өйгә барып та хезмәт күрсәтәбез. Мәсәлән, июльдә бөтен команда белән Казанга барачакбыз. Бүләк итеп күрсәтелүче хезмәтләр урынына кәләшләр 3000 сумлык сертификат та сайлый ала*. Сертификатны безнең салонда күрсәтелә торган башка хезмәтләр өчен тотарга мөмкин. Бездә алар күптөрле. Бизәндерү, чәч, тырнак ясату, яулык бәйләү хезмәтләре күрсәтәбез.

– Күлмәкләр нинди бәядә?

– Күлмәкләргә бәя 18 меңнән башлана. Салонда күрсәтелгән күлмәкләрне дә алырга була, шулай ук каталогтан да заказ ясау мөмкинлеге бар. Без кәләшләргә төрле вариантлар тәкъдим итәбез. Хыялларындагы күлмәкне табу өчен көчебезне һәм вакытыбызны кызганмыйбыз. Күп очракта кәләшләр Интернеттан үзләренә ошаган күлмәкне сайлыйлар да, миңа фотосын җибәрәләр. Мин инде каталогта шуңа охшаш күлмәкләрне эзлим һәм без бергәләп туры килердәй модельдәге күлмәкне сайлыйбыз.

– Күлмәкләрне арендага да бирәсезме?

– Әйе, сатабыз да, арендага да бирәбез. Шулай ук бездә салкын һава торышына арендага курткалар, туннар алырга мөмкин. Диадема, бизәнү әйберләре, подъюбникларны да арендага биреп торабыз.

– Кәләшләргә туй күлмәген киеп карау өчен алдан язылу кирәкме? Алдан образ тудырып карау түләүлеме?

– Күлмәкләрне киеп карау өчен алдан язылырга кирәк. Телефон номеры: 89393016155. Бу кәләшләргә уңайлы булсын өчен, чиратларны булдырмау максатында эшләнә. Шулай кәләшләрне алдан бизәндереп, чәчләрен ясап карыйбыз. Тик бу хезмәт түләүле.

– Кәләшләргә күлмәк сайлау буенча нинди киңәшләр бирә аласыз? Туйга кадәр ничә көн алдан килсәң яхшырак?

– Иң мөһиме – “үз” күлмәгеңне табу. Күлмәкләр күп төрле – алар барысы да матур һәм зәвыклы. Әгәр нинди дә булса күлмәккә күңелегез яткан икән, шул күлмәккә тукталыгыз. Күлмәкнең нәкъ менә синеке икәненең беренче билгесе – аны саласыгыз да килмәячәк. Ә салонга мин бер ай алдан мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм. Тик иртәрәк булса, тагын да яхшырак.

 

Резедә Хәкимҗанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International