Көн тәртибендә: игеннәрне урып-җыю, көзге чәчү

2022 елның 12 августы, җомга

9 августта Арча сорт сынау участогында урып-җыю эшләрен оештыру, көзге культураларны чәчү, туфрак эшкәртү, орлык салу мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе булды.

Киңәшмәдә 21 районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең районара һәм район бүлекләре белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, агрономнары катнашты.

Семинар-киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин ачты. Ул республика кырларында урып-җыю эшләренең барышы белән таныштырды, бурычлар куйды.

Республика буенча игеннәрнең бер гектардан уртача уңышы 40 центнер чамасы. Тәтештә – 55, Зәйдә – 51, Минзәлә, Яңа Чишмәдә 50 центнердан артык.

Министр урынбасары көзге культуралар чәчүгә җитди карарга чакырды. Әлегә элгәрләрнең күбесе игеннәрдән бушамаган, бу үзе үк чәчүнең соңга калу ихтималын искәртә. Ә иң әйбәт сроклар – 15 августтан 5 сентябрьгә кадәр. Арышның күчмә фондын булдыру буенча хәл һаман уңай якка үзгәрми. Яңа уңыштан орлык  әзерләү өчен дә шактый вакыт кирәк булачак.

Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин кунакларны район белән таныштырды. Бүгенге көндә барлык хуҗалыклар да урып-җыю эшләре белән мәшгуль. Бер гектардан уртача уңыш – 35 центнер чамасы. “Казанка” ширкәтендә 50 центнердан артык.

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе Виталий Новичков көзге культураларны дөрес тәрбияләү, туфрак эшкәртү, орлыкларны агулау мәсьәләләренә тукталды, филиал күрсәтә торган хезмәтләр белән таныштырды. Авыруларга һәм корткычларга каршы вакытында көрәш оештыру бик мөһим. Филиалның район бүлекләре басуларны даими контрольдә тота. Әле менә соңгы вакытта вак күбәләк  личинкалары күбәеп китеп зыян сала башлады. Көнбагыш, кукуруз, күпьеллык үләннәр – аларның иң яраткан азыклары. Басуларны эшкәртергә кирәк. Кайбер җитәкчеләр күпьеллык үләннәрне сенажга салып котылабыз, диләр. Билгеле, болай эшләгәндә личинкалар кимиячәк, әмма бөтенләй юкка чыкмаячак. Туфракта кышлап, алар киләсе елга да үрчеп китмәсме?

Россия авыл хуҗалыгы үзәге белгечләре үсемлекләрне биологик чаралар белән саклауга багышланган күргәзмә дә куйганнар  иде. Киләчәктә шушы эшне активлаштырырга җыеналар. Мәсәлән, Самара өлкәсендә тулысынча шуңа күчеп баралар, дип әйтәләр.

Умартачыларның да күптәнге хыялы инде бу.

Семинар-киңәшмәдә туфрак эшкәртү техникасы да күрсәтелде. “Игенче” ширкәтенең үзендә генә дә заманча күпме техника бар хәзер! Төрле фирмалар үзләрендә булган техника үрнәкләре белән таныштырдылар. Әле кайчан гына суканың тамырын корытабыз, дип сөйлиләр, таләп итәләр иде. Вакыт моның чираттагы ялгышлык икәнен күрсәтте.

Сөйләшү, таныштырулар участок биләмәләрендә дәвам итте. 12 культураның 202 сорты сынала биредә. Бу тирәдә быел да явым-төшемнәр аз булган. Шуңа да карамастан күп сортлар яхшы уңыш вәгъдә итә. Участок мөдире Фәнис Зарипов аларның үзенчәлекләрен яхшы белә: “Корылыкка да чыдам, егылмый да торган сыйфатларны бергә туплап булмый”, – ди ул. Безнең селекционерларның тырышлыгына, талантына исең китәрлек. Көзге арпа дигән термин да кулланышка керде хәзер. Анысын “Венета” ширкәтендә игәләр. Фәнис участокта “Мадам” дигән бодай кишәрлеген күрсәтте: “Яз да, көз дә чәчәргә була бу бодайны”, – ди.

Шул уңайдан бер мәзәк хәлне сөйләп алдым. Бер елны бер хуҗалыкта язгы бодай чәчәләр. Шундый шәп булып күтәрелә бодай, диңгездәй чайкалып утырганын үзем дә күрдем. “Тик нигәдер баш чыгармый”, – ди баш агроном. Бактың исә, язгы бодай урынына көзге бодай чәчкәннәр икән. Бер складта сакланган булганнар. Баш чыгару өчен көзге бодайга кышлап чыгу кирәк.

Ә менә “Мадам” андый түгел, ди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International