Узган җомгада Кушлавычта яшь киленгә су юлы күрсәттеләр. Юк, махсус оештырылган күрсәтмә чара булмады ул, чынбарлык. Ул көнне авылга килен төшкән һәм чишмә юлын күрергә теләгән.
“Яшь килен Башкортстаннан. Ул якта бу матур йола әлегә кадәр сакланып килгән. Һәр өйләнешкән парга су юлы күрсәтәләр икән. Без моны күтәреп алдык һәм ике халыкның да йолаларын берләштереп, зурлап оештырырга булдык”, – диде Кушлавыч клубы җитәкчесе Фәния Хәнәфиева.
Халкыбызның нинди матур йолалары булган! Кызганыч, хәзер яшь парлар мондый күренешләр белән бик кызыксынмый. Ә менә Башкортстанда аларның берсен дә онытмыйлар икән. Яшь килен Зәлия Башкортстанның Әбҗәлил районыннан. Башкорт кызы. Казанга эшкә килгән җиреннән Кушлавыч егете Зөфәр Шәяхмәтов белән очраша һәм гаилә кора.
– Без узган елның декабрендә очраша башладык. 8 июль – Гаилә, тугрылык һәм мәхәббәт көнендә Башкортстанга барып никах укытып кайттык. Кичә Арчада ресторанда туй булды. Бүген килен токмачы. Без аны килен чәе, дибез, – диде Зәлия. – Бездә гореф-гадәтләр сакланып килә. Бирнә сатып алу күренеше дә бик күңелле үтә. Аны монда да кулландык. Килен алып килгән әйберләрне “сатып алдылар”. Акчага түгел, җырлап, биеп, әтәч булып кычкырып һәм башкалар. Суга алып бару йоласын бездә һәр яшь килен үтә. Дөрес, сездәге кебек милли түгел, төрле киемнәрдән. Юмористик рухта. Башкортларда да, татарларда да шундый йола булгач, берләштереп монда да кабатлыйсы килде. Зөфәр дә, әти-әнисе дә, туганнары да каршы килмәде.
Зәлия башкорт, Зөфәр татар халкының милли киемнәреннән иде. Су юлы күрсәтүче кызлар, ак фәрештәләр дип атады аларны Фәния Хәнәфиева да, чиләк-көянтәдән, кыз җилкәсенә дә чиләк-көянтә менеп кунаклады. Зөфәрнең әнисе Рания ханым үзе кияүгә чыкканда чиккән сөлгеләрен килене һәм улының муеннарына салды, Зәлиянең биленә бик матур альяпкыч бәйләде. Аннан инде кыз, егет ягыннан туганнар, дуслар белән чишмәгә таба юл алды.
Кушлавычта булганнар “Мулла” чишмәсенең кайда икәнен күз алдына китерә алыр. Булмаганнар өчен аңлатма – егет өеннән анда кадәр хәйран гына барырга кирәк. Тик ераклык берәүне дә куркытмады, юл буе яшьләр дә, өлкәннәр дә татар, башкорт җырларын җырлап, биеп бардылар. Авыл эченә кергәч, тагын да кызыграк күренешләр башланды. Зәлиянең әнисе Гүзәл кодагый юлда очраган һәр хатын-кызга бүләк итеп яулык, ир-атка сөлге Зөфәр балаларга конфетлар өләште, Илһам (Зәлиянең әтисе) һәм Рәдис кодалар тәм-томнар белән сыйларга да онытмадылар. Рәдис шыпырт кына елмаеп йөрсә, Илһам бер минут биюдән туктамады. Безнең егетләр гармунда уйнады, җырлады, кунак-лар аларга кушылды. Хәер, алар үзләре дә җырга да, биюгә дә бик осталар, юл буе сокланып бардык.
Чишмәгә керү дә җайлы гына булып чыкмады. Ике сөлгене берләштергән капка аша керү өчен кимендә өч кешегә “җәза” үтәргә кирәк иде. Кияү белән кәләшнең җырга осталыкларын шунда күрдек. Димәк, алар өчен капка ачык. Башкалар җәзаларын үти торсын, без яшь пар артыннан иярдек. Чишмәдән су алганнан соң килен беренче булып чүмеч белән суны иренә сузды. Аннан эчтән теләкләрен әйтеп, улакка көмеш тәңкә ташладылар. Шунысына да игътибар иттек, Зөфәр биек баскычтан ике чиләк белән суны үзе күтәреп менде, аннан соң гына хатынының иңендәге көянтә башларына элде. Шуның белән булды, дип уйлаган идек, тик юк, килен кунакларны авыл чишмәсенең саф суыннан авыз иттерергә тиеш икән. Беренче булып ике яктан да әти-әни чиләк кырыеннан су эчте, аннан чират башкаларга җитте. Монда тагын бушка түгел. Башта яшьләргә теләкләрен әйтәләр, аннан махсус әзерләнгән сандыкка көмеш тәңкә салалар, шуннан соң гына чиләктәге суга үрелә алалар.
...Чишмәдән өйгә кайтканда да җыр, гармун тавышы тынмады. Беренче булып йортның капкасын иңенә чиләк-көянтә элгән килен атлап керде.
– Хәзер килен, кияү сөю йоласы булачак, – дип аңлаттылар Башкортстаннан килгән кунак-лар һәм анысы безнең өчен яңалык булуын белеп аңлатып киттеләр.
Киленне уртага урындыкка утырталар да, теләкләрен әйтеп, бүләкләрен биреп (истәлек бүләге) аркасыннан сөеп китәләр. Һәр кунак яки һәр пар. Кияү ягыннан. Киленнән соң чират кияүгә җитә. Аны килен ягы сөя.
– Икенче атнада Башкорстанда кияү кундыру йоласы була. Аш өстәле артына ир-атлар чакырыла, – диделәр безгә. – Шулай ук бик матур үтә.
Кодалар алып килгән күчтәнәчләр – милли ризыклардан да авыз итеп карадык. Корыт (бездәге корт түгел ул, эремчек кебегрәк әйбер, әмма тәме икенчерәк), үзләре ясаган хәлвә, сап-сары май (май аенда тауларда көтелгән сыер сөтеннән ясала, диделәр) һәм буза дигән милли эчемлек