Быел план буенча 21 объект эшләнеп тапшырылырга тиеш. Максатчан федераль программа нигезендә быел да авыллар арасындагы юлларны карау-га игътибар юнәлтелде. Районда Көтек — Казанбаш авыллары арасында 1,5 километр арага асфальт салына, суүткәргеч торбалар алыштырыла. Хәзерге вакытта биредә ком түшәлә. Бу эш 40 миллион 600 мең сумга төшәчәк. Түбән Курса белән Югары Курса авыллары арасында да юллар яхшыра. План буенча тиешле 1,9 километр араның 1,3 километрына түбән катлам асфальт җәелде инде. Моның өчен Федераль бюджеттан 58 миллион сумнан артык акча бүленеп бирелде.
Максатчан программа нигезендә эшләнәчәк өченче объект – иң авыры. Ул — Печмәнтау белән Иске Кенәр арасы. 2 километр 800 метр ераклыкта гына булса да, таулар, үзәнлекләр эшне катлауландыра. Ике урында 2х2 һәм 2х2,5 метрлы икешәр турыпочмаклы суүткәргеч торбалар салынды. Юлның киң булуы сәбәп-ле, алар аркылыга да 40-50 метр озынлыкта.
Узган ел Яңа Кенәр — Шурабаш, Ашытбаш — Шушмабаш арасында асфальт түшәлеп тапшырылган иде, әмма вак–төяк эшләре калды. Аларда да бүгенге көндә эш бара.
Юлларны төзекләндерүгә дә шактый хезмәт куелды. Арча — Олы Әтнә юлында иске асфальтны кистереп алып, яңасы түшәлә. Моңа план буенча республика бюджетыннан 14 миллион сум акча бирелгән иде. Әмма чынбарлыкта 24 миллионлык эш башкарыла. “Татавтодор” акционерлык җәмгыяте акча бетте дип эшне ярты юлда калдырмый, чыгымнарны үз өстенә ала. Димәк, юл тулысынча төзекләндерелеп тапшырылачак. Шундый ук ремонт эшләре Казан — Малмыж юлында (3 километр ара) бара.
Әйткәнемчә, без башка районнарга да хезмәт күрсәтәбез. Биектау районында Усад — Хохлово, Питрәч районында Пимәр — Юнысов авыллары арасындагы, Саба районында Арча — Теләче юлыннан Зур Шинар авылына, Теләче районында биш урында юллар төзибез.
— Төзү генә түгел, булган юлларны карап торырга да кирәк бит.
— Юллар һәм күперләрне карап торуга (өч районга 900 километр) бер елга 131 миллион сум акча бирелде. Шуның 66 миллион сумы (440 километр) Арча районына туры килә. Махсус технология буенча эшләү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. 10 сәгать буена (смена дәверендә) асфальт-ны суытмыйча саклый торган термос–бункер, кечкенә фрезалар, катоклар бар. Бөтен чокырлап төзекләндерү эшләре шулар ярдәмендә башкарыла. Бу хезмәт Альберт Җәләев, Айдар Минһаҗев җитәкчелегендәге ике комплекслы бригадага тапшырылган.