“Үлемсез әдәби полк” акциясе кысаларында 20гә якын фронтовик язучының китапларын цифрлаштырачаклар.
Татарстан Язучылар берлегенең рәсми сайтында “Үлемсез әдәби полк” бүлеге (http://rus.sptatar.com/bessm-lit-polk/) бар. Анда Татарстанда иҗат иткән рус телле язучыларның әсәрләре урнаштырылган. Арча үзәк китапханәсендә булган очрашуда сүз “Үлемсез әдәби полк”ка кергән язучылар турында барды. Рус телле фронтовик язучыларның сирәк китаплары плакатта күргәзмә кебек тә тәкъдим ителгән иде. Экранда аларның фоторәсемнәре дә чыкты.
Арчага “Үлемсез әдәби полк” акциясе җитәкчесе, Татарстан Язучылар берлегенең әдәби тәрҗемә һәм рус әдәбияты бүлеге әдәби консультанты Галина Зәйнуллина, “Реплика” әдәби-музыкаль театры режиссеры Владимир Нежданов һәм әлеге театр артисты, язучы Александр Аввакумов кайтты.
– Әлеге китаплар 1920–1950нче елларда дөнья күргән сирәк басмалар. Әсәрләр югары сәнгать теле белән язылган. Тик, кызганыч, алар укылыштан төшеп калган, онытылган. Татарстан Язучылар берлегендәге китапханә фондларын игътибар белән өйрәнеп чыкканнан соң, 1920–1950 елларда нәшер ителгән бик күп сирәк басмаларга тап булдык. Февраль–май айларында шушы уникаль китаплардан торган күргәзмә дә эшләде, – дип таныштырды Галина Зәйнуллина.
Хәзер шушы әсәрләрне цифрлаштыру белән шөгыльләнәләр. Бу эш Президентның мәдәни инициативалар Фонды ярдәме белән башкарыла.
“Үлемсез әдәби полк” проектының максаты – Татарстанның рус телле фронтовик язучылары прозасын, публицистик әсәрләрен, шигырьләрен популярлаштыру, китап укучыларга җиткерү. Менә алар – Юрий Белостоцкий, Александр Бендецкий, Ян Винецкий, Павел Евгеньев, Сергей Ефремов, Тихон Журавлев, Рамзи Илялов, Алексей Королев, Виктор Костригин, Владимир Мальцев, Анатолий Мелузников, Аркадий Мельников, Геннадий Паушкин, Маҗит Рафиков, Валерий Синев, Дмитрий Сычев, Игорь Толстой.
Очрашуда Владимир Нежданов, Александр Аввакумов рус телендә иҗат иткән фронтовик язучыларның прозаик әсәрләреннән өзекләр укыдылар, шигырьләрен сөйләделәр. Өзекләр генә тәкъдим ителсә дә, эчтәлекләре, югары сәнгать теле белән язылулары һәм, әлбәттә, артистларның көчле чыгышлары белән әлеге китаплар һәркемдә зур кызыксыну уятты.
Галина Зәйнуллина кыскача гына һәр фронтовик язучының язмышы белән дә таныштырып үтте. Аларның һәрберсе күпне күргән, күпне кичергән һәм кичерешләренең барысын да йөрәге аша ачып биргән. Бәлкем, шуңадыр, әсәрләрдән өзекләрне дә дулкынланмыйча гына тыңлап та булмады.
– Сез районнарга чыгып, рус телле фронтовик язучылар, аларның әсәрләре белән таныштырып йөрисез. Бәлки, очрашуларны укучылар, студентлар белән дә оештырырга кирәктер? Чөнки бу авторларны бик күпләр белми. Безнең китапханәдә дә барысының да әсәрләре юк, – диде китапханә хезмәткәре Гөлназ Минһаҗева. – Сез тәкъдим иткән әйберләр укытучы-филологлар өчен дә бик бай материал булыр иде.
Гөлсинә Зиннәтова