Тыйнак, тырыш халкы бар аның...

2022 елның 17 декабре, шимбә

Туган авылым турындагы “Айваным“ җырын тәкъдим итү кичәсе җыр белән башланып китте.

Еракларга таралсын даның, Бәгыремнең үзәге – Айваным! Бик дулкынландыргыч мизгелләр иде бу. Күздән яшьләр килде. Эх, сүзләре, көе... Үзәкләрне өзә.

Данлы еллар үткән, күз яшьләре түккән

Тыйнак, тырыш халкы бар аның...

Җырның сүзләрен матур язган авылдашыбыз Рәдиф Исмәгыйлев. Сез аны сәхнәләрдә җырлап йөргән үзешчән, мәҗлесләр алып баручы тамада буларак беләсез. Аның төп һөнәре – укытучы. Ул Айванда Арчаның 7нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан укыта. Югыйсә, шагыйрь дә түгел. Туган җир көче күңелдә иң җылы хисләрне тудырырга сәләтле шул. Көен язган Нәзир Фәхретдинов та (Арча сәнгать мәктәбендә эшли): “Сүзләре матур, көй үзеннән-үзе агыла...“, – диде.

Безнең “Арча хәбәрләре“ район газетасының максаты җырлы авыллар турында клип эшләү иде. Бу безнең грант эше. Идеясе баш мөхәррир Исрафил Насыйбуллинныкы булды. Без күтәреп алдык. Клипларны җырлы авыллар турында гына әзерләдек. Ә минем туган авылым Айванның җыры юк. Аны бит булдырып була! Шулай итеп, Айванны җырлы итү теләге туды. Идеямне баш мөхәрриргә әйттем. Ул хуплады. Ә шулай да күңелендә шик булган. Айван турында җыр булырмы икән дип. Проектны өзәргә ярамый, җәйнең матур көннәрендә клипны эшләп өлгерергә кирәк.

Авылны җырлы итү турында авылдашым, туганым (минем әби белән аның бабасы бертуган), авылның активисты, мәктәп директоры булып эшләгән Альмира Гатауллинага әйттем. Ул күтәреп алды. Җырның сүзләре, көе әзер булгач, августның бер матур көнендә хезмәттәшебез Раушан Нәбиуллин һәм җырның көен язган Нәзир Фәхретдинов белән, ул баянын алды, Айванга менеп киттек. Безне анда зур программасын тотып Альмира ханым көтеп тора иде инде... Максатыбыз – авылның бүгенгесен күрсәтү.

...Җырны тәкъдим итү кичәсе – тарихка кереп кала торган мизгелләр!

Рәхмәт авыл халкына, бу чарага битараф калмаганнар, зал тулы кеше иде. Бар да видеода, фотоларда тарих битләренә язылды. Авылдашлар Суфия апа Вәлиева, Дания Хәйретдинова, Гөлзилә Миңнуллина, Венера Шәйхиева, Гөлсинә Хафизова, Дания Зиннәтуллина, Гадилә Нурмөхәммәтова, Резедә Баһавиева, Лилия Шәмсетдинова, Мөкатдис, Мөхәрләм Нурмөхәммәтовлар, Рафик Миңнуллин, Гөлфия Рысаева... – бар да шунда. Кичәне Альмира Гатауллина белән Рәдиф Исмәгыйлев матур итеп алып бардылар һәм шушы әһәмиятле чараны алар  оештырып чыкты. Җырны тәкъдим итү кичәсен оештыру – Альмира Гатауллина идеясе. Күптән көтелгән авылның җыры булды бит – ничек инде аны халыкка тәкъдим итмисең! Янәшәләрендә мәдәният ветераны Гөлзилә Миңнуллина һ.б. ярдәмчеләр булды.

Авылның бүген-гесе... Әлбәттә, клипка күп нәрсә сыйдырып булмый. Авыл тормышы, аның кешеләре турында мәгьлүмат күп – аның өчен авылның музее бар. Ул әһәмиятле мәгьлүматларны әнә шунда тупларга кирәк. Бәлки китап турында да уйланырга вакыттыр.

Ә туган авыл җырын тәкъдим итү кичәсе бик матур үтте. Альмира ханым авылның уңган, булган кешеләрен, һөнәр ияләрен санап чыкты. Җырга-моңга оста авылдашларның исемнәре яңгырады. Чыгышлар концерт номерлары белән үрелеп барды. Алмашка үсеп килүче мәктәп балалары арасында бик матур җырлаучылар бар. Алар: Раяз Шәвәлиев, Әминә Асманова, Зәринә Гыйниятуллина, Мәликә Әхтәмова. Аларның барысын да укытучылары Рәдиф Исмәгыйлев оештырып алып килгән.

Ә авылдашларыбыз Дания белән Габделхай Хәйретди-новларның оныклары Алмаз Хәйретдинов белән Гүзәл Әһлиеваның биюе искиткеч матур булды. Таң калып карадык. Балетны хәтерләтте аларның биюе. Алмаз инде ул биеп, Сочилардан җиңеп кайткан егет. Афәрин!

Авылдашыбыз Эльза Миннәшәеваны күр син!

11 сыйныфта укый. Чын сәнгать кешесе. Ә җиңүләре! Әле менә яңа Йошкар-Олада үткән иҗат бәйгесендә нәфис сүз номинациясендә җиңеп кайтты. Котлыйбыз! Казанда шулай ук нәфис сүз бәйгесендә җиңеп, 30 мең сумлык сертификат алды. Кичәдә матур итеп татар халык биюен биеп күрсәтте. Сәнгатьле итеп Нияз Акмалның “Кешеләргә карап“ дигән шигырен яттан сөйләде. Бәйгедә оста итеп сөйләп, 1нче урын алган шигырен.

Кеше матур! Кеше чынлап матур - Җуймаганда куңел гөлләрен.., – дип сөйләп җибәрде Эльза, күңелләр әллә нишләп китте... Молодец, Эльза! Һөнәр сайлау алдында торасың, уңышлар сиңа!

Шагыйрь Нияз Акмал әйтмешли, күңел гөлләрен җуймаска кирәк, шул вакытта гына кеше чынлап матур була. Туган авылың турында җыр язулар, клип төшерүләр, җырны тәкьдим итү кичәсен оештырулар әнә шул күңел гөлләре җуелмаганнан килә. Рәхмәт җырлы авыллар турында язу идеясен биргән баш мөхәррир Исрафил Рәхмәтулловичка, җыр сүзләрен язган Рәдиф Исмәгыйлевка, көен иҗат иткән Нәзир Фәхретдиновка, клипны төшергән операторыбыз Раушан Нәбиуллинга, аның программасын төзегән Альмира Гатауллинага, программаны тормышка ашыруга ярдәм итүчеләргә, иганәчеләргә. Рәхмәт, туган авылында калып, шунда гомер итүче, Айван авылының бүгенге йөзен күрсәтүче авылдашларга! Рәхмәт, читтә яшәсә дә, туган авылы белән күрешеп торучы, сабантуйларга ашкынып кайтучы авылдашларга! Рәхмәт, җырны тәкъдим итү кичәсен оештыручыларга, җырлап, биючеләргә, нәфис сүз сөйләүчеләргә. Мондый кичәләрне оештыручыларның кадерен белергә (ә ул күпме көч һәм энергия, хәтта нервылар таләп итә!), андый очрашуларга йөрергә, рәхмәт сүзен әйтә белергә кирәк. Авыл исеме Айван сәер яңгыраса да, ул төрки халыклар телендә биектә – террасада утыручы мәгънәне аңлата. Айван – терраса. Без аны “хайван“ (бу уйдырма, әкият!) дип түгел, горурланып Айван дип әйтик. Бу расланган исем. Кичә ничек башланса, шулай тәмамланды да. Җыр, алкышлар белән.

Румия Саттарова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International