Арчада яшәүче тумыштан сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле Рамил Шәрәфетдинов үз эшен башлап җибәрергә җыена.
Бу хакта әнисе Тәнзилә серне чиште. Арча үзәгеннән фатир сатып алды бу гаилә. Ипотекага. “Элеккесен сатып түлисезме инде?” – дип сорадым. “Башта шулай уйлаган идек. Аннан Рамил үзе кебек үк сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле ике дусты белән үз эшен башларга, шул фатирда хезмәт урыны булдырырга теләве турында әйтте. Каршы килмәдем”, – диде ул. Рамил ике дипломы булган югары белемле оста программист, әмма... коляскада. Аны дүрт куллап эшкә алырлар иде дә, тик... Әмма Рамилнең дә, дусларының да нәрсә беләндер шөгыльләнәсе, акча эшлисе килә. Һәм менә шундый юлга тукталганнар.
– Рамил, бу идея синдә ничек туды?
– Казанда яшәүче үзем кебек үк халәттәге Света исемле кыз белән аралашып киттем. Ул шушы юнәлештә үз эшен башлап җибәргән, файдасын да күрә инде. Миңа киңәшләрен бирде. Кызыктым. Грант язып карарга микән әллә, дип уйладым. Аннан икенче вариант килеп чыкты. Анысы уңай күренде. Мәшгульлек үзәгендә үз эшеңне үстерү өчен субсидия бирүләре турында ишеттем. Проектны якладым. Рәхмәт, субсидия алдым. Аннан район ветераннар һәм инвалидлар советлары җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина акчалата ярдәм бирде. Каян алганын әйтә алмыйм, әмма булышучыларга рәхмәт. Башлангычы булгач, күңел күтәрелеп китте, эшкә тотындым.
– Бу акчага нәрсә алырга җыенасыз?
– Эш өчен кирәк булган санлы программа белән идарә итүче лазерлы станок. Ул эшкәртү элементлары белән автомат рәвештә идарә итә. Ягъни, компьютерга программаны кертәсең, ул син теләгән рәсемне төшерә һәм кисеп, ясап бирә. Безгә аны шомартырга, элементларын ябыштырып, әзер продукт ясарга, буярга кала.
– Бу станокны кайдан таптыгыз инде?
– Эзләнә торгач килеп чыкты. Башта Омскидан кайтартырга уйлаган идек. Бөтен җиһазлары белән 200 мең сумга төшә, диделәр. Әмма мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гөлфия Гыйбадуллина киңәшен тотып, Казаннан эзләп таптык. Дөрес, кыйммәтрәк, 300 мең сум булды, әмма, ышанычлырак, дигән фикергә килдек. Аннан алар станокны җыеп, кайтарып та бирәләр. Түләү мәсьәләсе дә уңайрак булып чыкты. Алар безне аңлап, бәянең 30 процентын соңыннан түләү мөмкинлеге бирделәр. Бер өлешен түләдем, тагын акча табарга кирәк булачак. Хезмәт күрсәтү, гарантия турында да онытырга ярамый бит әле. Күктәге торнага караганда кулдагы песнәк яхшырак булыр, дигән фикергә килдек.
– Нинди материал кулланырга уйлыйсыз? Агачмы? Нәрсәләр ясарга планлаштырасыз?
– Фанердан булачак. Төрле сувенир продукцияләре, магнетиклар, шкатулкалар, портретлар, фотолар кую өчен рамнар һәм башка бик күп әйберләр. Яңа елга декоратив уенчыклар да эшләргә булыр иде, кызганыч, кайтып җитми. Аппарат лазер белән үзе фанерга яндырып ясап бирә. Бик вак әйберләрне дә. Органик пыялага яктыртып бизәкләр төшереп дә булачак. Кыскасы, аның мөмкинлекләре чиксез. Бөтен планнарны да алдан чишеп бетерү дөрес булмас. Тора-бара карарбыз әле.
– Рамил, бик зур станокмы ул? Кая куярга җыенасыз?
– Шул элеккеге фатирга, дип планлаштырабыз. Метр ярымга бер метр зурлыкта ул. Өстәлгә куярбыз, дип уйлыйм. Минем хәлдә идәнгә төшеп эшләп булмас. Дусларым Рөстәм Мостафин, Айрат Низамов минем кебек коляскада түгел, йөриләр. Бергә-бергә эшләрбез, Алла боерса. Аннан әти-әнием исән-сау булсыннар, дим. Алар белән югалмам.
– Фатирга куябыз, дисең. Күршеләргә зыян китермәс микән?
– Безнең фатир кырыйда. Бер якта урам, икенчесендә подъезд, өстәге фатирда кеше яшәми. Тавышы чыкса да, берәүгә дә зыян китерми. Бәлки, тавышсыздыр да әле. Күрербез.
– Рамил, мондый станоклар тагын Арчада юкмы икән? Сезгә конкуренция килеп тумасмы, диюем.
– Минем башта идеясе туганда юк иде әле. Хәзер бер урында кулланалар булса кирәк. Конкуренция булса, тагын да тырышып эшләргә мөмкинлек кенә ул.
– Ә сату турында уйладыгызмы? Иң авыры шул бит аның.
– Беренче елны авыррак булыр инде. Керемсез, диясем килә. Әмма бирешергә уйламыйбыз. Ә урнаштыру мәсьәләсенә килгәндә, интернет аша да эшләрбез, сарафан радиосы да ярдәм итәр, дип өметләнәбез.
Егетләр зур эшкә алынган. Ярдәмгә мохтаҗлар. Әмма үз эшеңне башлап җибәрү өчен аның ничек кирәклеген бөтенебез белә. Станогын алырлар. Ә күпме материал кирәк бит. Шулкадәр зур ышаныч белән башлап җибәргән эшләре ярты юлда тукталып калып, кәефләрен төшермәсен иде инде. Алар болай да язмыш тарафыннан кимсетелгән, әмма бирешмәскә, киртәләрне җиңеп, башкалар белән беррәттән атлап барырга тырышалар. Аларга уңышлар телибез. Бәлки, егетләргә ярдәм итәргә теләүчеләр табылыр? Без моңа бик өметләнәбез. Ярдәм итәргә теләүчеләр булса, Рамил белән элемтәгә керә алалар. Телефоны: 89033067230.
Гөлсинә Зәкиева