Бу һөнәрләр һәрвакыт кирәк булачак

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Шушмабаш мәктәбендә агросыйныфта укучылар Якты Көндәге Бариевларның кошчылык фабрикасында, Мөндеш авылында Хәлим Гариповның фермер хуҗалыгында булдылар. Сәяхәт аларга бик ошаган, мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең әйбәтрәк, диләр бит.

Совет чорында балаларга хезмәт тәрбиясе бирү игътибар үзәгендә булды. Без башлангыч сыйныфларда укыганда ук мәктәпнең үз куяннары бар иде. хезмәт дәресләрендә шуларга азык әзерлибез. Укытучыбыз Фатих абый Нигъмәтҗанов табигать җанлы кеше булган икән. Яз саен сыерчык оялары чистартабыз, төзәтәбез, яңаларын куябыз. Мәктәп территориясендә күп иде алар. Чорма тәрәзәсеннән кереп күгәрченнәр оялый, ел саен шуларның тизәкләрен мәктәпнең бәрәңге бакчасына ташыйбыз. Фатих абый китүгә чорма тәрәзәсен бикләп тә куйдылар.

Зуррак сыйныфларда да уку белән хезмәт аралашып барды. Ул колхоз бәрәңгесен алу, печән җыю һ.б. Өйгә кайткач та күпме эш көтеп тора бит әле. Хәзер укучыларга идән юарга гына түгел, такта сөртергә дә ярамый, дип әйтәләр. Авыл балаларын да тәмам шәһәрләштереп бетерделәр.

Эшләп кеше үлми, дип әйтергә ярата иде бер авылдашым. Мәктәпләрдә эшкә генә түгел, төрле һөнәрләргә дә өйрәтәләр иде. Кызлар тегү тегәргә, чигәргә, малайлар механизатор булырга өйрәнде. Таныклык та бирәләр иде.

Иделәр күп инде алар. Ә менә Шушмабаш урта мәктәбендә үткәннәрне сагынып тик утырмыйлар, “Северный“ хуҗалыгы белән берлектә агросыйныф ачып җибәрделәр.

–  Узган уку  елында әлеге сыйныфның беренче укучылары укуны тәмамлап чыгып китте, –  ди  сыйныф җитәкчесе Чулпан Сәмигуллина. – Шунысы куанычлы – аларның күбесе авыл хуҗалыгына бәйле юнәлешне сайладылар.

Агросыйныф укучылары атнага бер дәрес авыл хуҗалыгы темасы буенча укыйлар. Мәсәлән, авыл хуҗалыгында нинди терлекләр бар, аларның токымнары һ.б. белән танышалар, шушы терлекләргә хезмәт күрсәтүче нинди һөнәрләр барлыгын беләләр. Быелгы уку елында анда 7нче сыйныфлар шөгыльләнә. Алар төрле проектларда, конкурсларда катнаша.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе хуҗалык җитәкчеләренә мондый сыйныфларны башка мәктәпләрдә дә булдырырга киңәш итте. Авыл баласы икмәкнең кайда үскәнен, сөтнең кайдан килгәнен белеп үсәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International