1 июнь традиция буенча Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә

2023 елның 6 июне, сишәмбе

Россиядә бу дата җәйге яллар башлануга туры килә. Бөтен ил буенча балаларны яклау көнендә спорт һәм мәдәни чаралар, концертлар һәм фестивальләр уза.

Халыкара балаларны яклау көне дөньяның күп кенә илләрендә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм иң беренче чиратта һәр баланың законлы мәнфәгатьләрен яклауны, балигъ булмаганнарның төп хокукларын, шул исәптән яшәү, сәламәтлек, белем алу, гаилә иминлеге һәм көч кулланудан саклануны тәэмин итүне гарантияләүне искә төшерә

Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, шифаханә-сәламәтләндерү һәм мәдәни-агарту учреждениеләрендә  иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре санитар-эпидемиологик органнар, ягъни Роспотребнадзор органнары карамагында.

Мәктәп укучылары уку елын тәмамлый,   алда 3 ай  ял! Балалар өчен бу көчне торгызу һәм яңа тәҗрибә туплау өчен менә дигән вакыт. Балалар ялын гаиләдә, шәһәрдән читтә, шулай ук баланы сәламәтләндерү оешмасына (балалар лагерына) җибәрү юлы белән оештырырга мөмкин. Анда балалар сәламәтлекләрен ныгытып кына калмыйлар, ә дуслар табалар, кызыклы һәм кыйммәтле тәҗрибә туплыйлар. Әгәр баланы балалар лагерына җибәрү турында карар кабул ителгән икән, аны сайлаганда, Роспотребнадзор органнары тәкъдим иткәнчә, түбәндәгеләрне исәпкә алырга кирәк:

1. Һәр лагерьның үз үзенчәлеге бар. Ял һәм сәламәтләндерү оешмалары стационар (балаларның ял итү һәм аларны сәламәтләндерү максатыннан махсус төзелгән) булырга мөмкин. Мондый оешмалар күбесенчә шәһәрдән читтә урнаша; вакытлыча җайлаштырылган (шул исәптән мәгариф, ял, спорт учреждениеләре, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре, яшәү урыны буенча клублар, шифаханә - курорт учреждениеләре базасында күчмә, палаткалы, тәүлек әйләнәсе яки көндезге). Беренче тапкыр баланы шәһәр читендәге лагерьга җибәргәндә, бала янына тиз барып җитәр өчен өйдән ерак булмаган лагерьны сайлау максатка ярашлы. Ял һәм сәламәтләндерү оешмалары тематик һәм профильле булырга мөмкин: тематик лагерьда ял программасы ниндидер тематика кысаларында төзелә (хәзинә эзләүчеләр, өрәк аулаучылар, яшь геологлар, детективлар һ.б.). Балалар төрле өлкәләрдәп рактикада куллана алырлык яңа белем алалар. Профильле лагерьда ял программасы кызыксынулар буенча төзелә. Балаларны, аларның мавыгулары буенча, төркемнәргә бүләләр. Алар өчен билгеле бер юнәлештә төрле чаралар оештырыла. Мәсәлән, лингвистик лагерьда балалар туган телләрен яки чит телләрне камилләштерә, математик лагерьларда мәсьәләләр чишүдә яңа алымнар үзләштерә һәм математик көрәшләрдә катнаша ала. Спорт-сәламәтләндерү профиле күңелле стартлар, эстафеталар, уеннар һәм башка вариантлар формасында физик культура белән шөгыльләнүне күздә тота. Бала үзенең иҗади сәләтләрен сәнгать-эстетик юнәлештәге лагерьда күрсәтә алачак. Шулай итеп, профильле лагерьда балалар ялын оештыру программасы баланың конкрет белемнәрен һәм сәләтләрен үстерүгә исәпләнгән. Лагерьның профилен яки тематикасын бала белән бергә, аның теләкләренә һәм кызыксынуларына нигезләнеп сайларга кирәк.

2. Балалар лагерен тип, профиль яки тематика буенча сайлаганнан соң, сайланган оешманың ул лагерь урнашкан Россия Федерациясе субъектының башкарма хакимияте органының балалар ялын оештыру өчен җаваплы сайтында урнаштырылган балаларның ял итү һәм аларны сәламәтләндерү оешмалары реестрына кертелүен тикшерергә кирәк.

3. Аннары лагерьның балаларның ял итү һәм аларны сәламәтләндерү эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен кулланыла торган биналарның, корылмаларның,  җиһазларның һәм башка мөлкәтнең санитар кагыйдәләргә туры килүе турында гамәлдәге санитар-эпидемиологик бәяләмәсе барлыгына инанырга. Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе алдыннан бәяләмә булу мәҗбүри. Объектның санитар кагыйдәләр һәм нормалар таләпләренә туры килүе турында санитар-эпидемиологик нәтиҗәгә ия булган оешмалар турында мәгълүматны Роспотребнадзорның Россия Федерациясе субъектлары буенча идарәләреннән алырга мөмкин. Әлеге мәгълүмат шулай ук балаларның ял итү һәм аларны сәламәтләндерү оешмалары реестрында да бар.

4. Шулай ук сайланган оешманың рәсми сайтындагы мәгълүмат белән танышу, ашау - эчү режимын оештыру шартларын, медицина ярдәмен, йокы урыннарын, душ һәм бәдрәфләрне, территориядә физкультура-сәламәтләндерү һәм уен зоналарын, шулай ук су коену урыннарын тасвирлауга аерым игътибар бирергә киңәш ителә. Фотоларны карарга, бу лагерь турында башка ата-аналарның фикерләрен табарга мөмкин.

5. Сайлау ясалгач, балалар ялы буенча хезмәт күрсәтүче оешма белән килешү төзү мәҗбүри шарт булып тора. Килешү шартлары белән җентекләп танышырга кирәк. Әгәр баланы ташламалы юллама буенча җибәрсәләр, ата-ана өстәмә мәгълүмат бирүне таләп итәргә хокуклы. Килешүдә ачык итеп язылырга тиеш:

• Башкаручының кайда булуы (лагерь адресы), элемтә телефоннары;

• Ялны оештыруда кирәкле документлар турында мәгълүмат;

• Заказчы турында мәгълүмат (баланың ата-анасының берсе) һәм лагерьда булачак баланың үзе турында мәгълүмат;

• Килешү предметы: балаларны лагерьга илтү һәм кайтару тәртибе турында, юлламаны куллану үзлекләре турында мәгълүмат; баланы урнаштыру һәм яшәү, туклану тәртибе турында; тору программасы турында; лагерь күрсәткән хезмәтләр турында (бушлай һәм өстәмә түләү өчен), шул исәптән ял оештыру буенча;

• Юллама бәясе һәм түләү тәртибе турында мәгълүмат;

• Якларның хокуклары һәм бурычлары;

• Баланы лагерьдан чыгаруның төгәл формалаштырылган нигезләре исемлеге;

• Килешүне өзү шартлары һәм тәртибе, шул исәптән хезмәт күрсәтүгә килешүне үтәүдән баш тарту тәртибе турында;

• Сыйфатсыз күрсәтелгән хезмәтләр нәтиҗәсендә кулланучыга китерелгән зыянны тулысынча каплау тәртибе һ. б.;

• Бәхәсләрне хәл итү тәртибе: килешү шартларын бозган очракта башкаручыга дәгъва белдерү тәртибе һәм вакыты турында мәгълүмат.

Шуны әйтергә кирәк, лагерьларны ачу бары тик җәйге сәламәтләндерү учреждениесенең әзерлегенә экспертиза үткәрелгәннән соң гына башкарыла, аның барышында норматив документлар, биналарның һәм җиһазларның санитар-дезинфекция режимы таләпләренә туры килүен, персоналны инфекцион авырулар, шул исәптән коронавирус инфекциясе булу-булмавына  тикшерүнең тулылыгын бәяләү үткәрелә. Хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын контрольдә тоту сәламәтләндерү схемасы барышында да үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International