Сәләтле егеткә яңа җиңүләр килсен

2023 елның 16 июне, җомга

Арча беренче урта мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Тимур Зәкиев сувенирлар сату буенча сайт булдырган

Ул “Дай пять” (“Бир бишне”) дип исемләнгән укучылар өчен  технологик эшмәкәрлек буенча республика бәйгесендә катнашып, җиңү яулады һәм шушы көннәрдә бүләкләрен алып кайтты.

– Әлеге бәйгегә 1800 гариза бирелгән булган. Дәрәҗәле жюри илле иң яхшысын сайлап алган. Шулар арасында Арчадан Зәринә Гайнуллина белән (ул да беренче мәктәптән) мин дә бар. Бүләк тапшыру өчен Казанга Ай-Ти паркка чакырдылар. Бик матур бина. Эчке ягы тагын да матуррак. Яхшы каршы алдылар. Кофе-брэйктан соң конференц-залга кердек. Бик зур ул. Экраны гына өйнең бер як стенасы кадәр. Катнашучыларны аерым өстәлләргә утырттылар. Күңелле һәм файдалы очрашу булды. Ә бүләкләрне Татарстан Республикасы цифрлаштыруны үстерү министры Айрат Хәйруллин һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тапшырды. Бүләкләре яхшы – “Байтик” лагерена юллама, диплом һәм ноутбук, – диде Тимур Зәкиев. – Бу минем өчен бик зур уңыш. Әмма тукталып калмаска, бу юнәлештә үземне тагын да үстерергә планлаштырам.

Әлеге бәйгегә алар ярты ел диярлек әзерләнгән. Информатика укытучылары Айрат Шәнгәрәев гыйнвар аенда ук анда катнашырга тәкъдим ясаган. Теләк белдерүчеләр 24 кешегә җыйналган. Мәктәптә эшләү өчен һәрберсенә ноутбук өләшеп чыккан. Шунда теркәлеп үз мобиль кушымталарын эшли башлаганнар.

Тимур өч-дүрт яшеннән компьютерда. Дөрес, башта уеннар белән генә утыра. 13 яшеннән инде уен индустриясе белән кызыксына башлый. Алтынчы сыйныфтан соң айтишниклар өчен лицейга керергә дә уйлый. Тик имтиханнарның икенче этабыннан уза алмый. Әмма аннан да үзенә файда ала. “Лицей китапханәсеннән бик кирәкле китап таптым. Укыдым. Үземә кирәкле бик күп нәрсә таптым. Андый китапны күпме эзләсәм дә башка очратмадым”, – ди ул.

Бәйгедә илле кеше арасыннан да Зәринә белән икесе 18, 19нчы була. Шундый уңышка ирешерлек нәрсә эшләгән соң алар? Бу хакта Тимурның үзеннән сорадым.

– Сувенирлар сатучы бер кибет белән элемтәгә кердем. Алар өчен сайт ясарга теләвемне әйттем. Минем тәкъдимгә җитди карадылар, сорауларыма тулы җавап бирделәр. Бер сүз белән әйткәндә, бу кибет саткан сувенир товарларга (төрле сувенир пычаклар, киемнәр, уенчыклар, китаплар, күннән әйберләр һәм башкалар) реклама ясадым дияргә була, – дип аңлатты ул.

Тимур Зәкиев киләчәктә программист булырга хыяллана. Уен индустриясен үзләштерергә тели. Буш вакытында рәсем ясый. “Башта карандаш белән ясыйм. Аннан маркер белән каплыйм һәм махсус бетми торган карандаш белән әйләндереп алам. Хәзер фотошопны да үзләштердем инде. Әмма кул белән рәсем ясау миңа күбрәк ошый”, – ди ул.

Сәләтле егеткә уңышлар телибез. Бу җиңүе соңгысы булмасын. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International