Курск дугасы каһарманнары

2013 елның 28 августы, чәршәмбе
Курск дугасы каһарманнары
Арча районында Курск сугышында катнашкан өч ветеран исән–сау. Алар: Иске Кырлай авылыннан Әнвәр Камалов, Арчадан Әхәт Гайнетдинов, Халисә Гафурова. Киләсе елда һәркайсына 90 яшь туласы. Ходай Тәгалә аларга зур юбилейларын билгеләп үтәргә насыйп итсен. Курск сушында җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан район вәкилләре өч ветеранның да хәлен белде.
Курск дугасындагы сугыш 1943 елның 5 июленнән 23 августка кадәр дәвам итә. Ул Бөек Ватан сугышында хәлиткеч вакыйга була. Тарихта иң эре танклар бәрелеше монда күзәтелә. Җиңүдән соң безнең Кызыл армия, сугышны алып бару осталыгын кулдан ычкындырмыйча, соңгы көннәргә кадәр һөҗүм итүдән туктамый.
Иске Кырлайда Әнвәр Камалов тормыш иптәше Гөлсания апа белән яши. Әнвәр ага — авыл хуҗалыгында җаваплы эшләр (механизатор, инженер һ.б.) башкарган, сугышның үзәгендә кайнаган ветеран. Бүген алар карчыгы белән балалар, оныклар кадер–хөрмәтендә матур гомер кичерәләр. Сугышта ул пушка таккан машина йөртүче булып хезмәт итә. Курск дугасы турында сүз чыккач, Әнвәр ага баштан үткәннәре турында бик дулкынланып сөйләде:
— Урак өсте вакытлары. Игеннәр әйбәт кенә өлгергән, алмалар пешкән. Үләсе бер дә килми...
Курск дугасындагы зур сугышка әзерләнеп керә алар. Башта машиналарны ремонтлап, тулы хәзерлеккә китерәләр. Снарядлар да күп алып кайталар. Бар җирдә тәртип булдырыла. Монда командующий Жуков килә икән, дигән хәбәр тарала. Бу тирәдәге частьларга барлык яктан тулы әзерлектә булырга команда бирелә. Солдатлар зур сугышка әзерлек барганын сизеп йөриләр.
— 1943 елның 5 июлендә иртәнге сәгать 4тә артиллерия көчле ут ачты,— дип сөйли Әнвәр ага. —Яндагы “Катюша”ларның тавышына колакларны томалап тордык. Барлык пушкалар бу атуда катнашты. Шуннан безнең пехота һөҗүмгә күтәрелде. Безнекеләр дошманның беренче траншеяларын алды, немецлар артка чигенде. Кичкә таба безнекеләргә үз траншеяларына кире чигенергә әмер булды. Бу көнне разведка сугышы, дошманның чамасын тартып карау булган икән. Бәрелештән соң хәзерлек эшләре тагын да яхшырды, снарядлар бик күп ташылды. Ниһаять, 12 июль көнне иртә белән һөҗүм башларга әмер бирелде. Бу инде 5 июль шикелле генә түгел, аннан 2–3 мәртәбәгә куәтлерәк иде. Җирләр дерелдәп, бөтен дөнья гөрелдәп тора, һавада утлар оча. Менә ничек арт сабагын укытырга кирәк икән немецның, шунсыз ул урыныннан купмаячак. Моңарчы булган Старая Русса сугышында зерәгә кеше үтердек. Мондый әзерлек булмады шул. Бу тамаша атуга немецлардан нәрсә калгандыр...
Арчада гомер итүче Әхәт Гайнетдиновны, кызганыч, күреп булмады.
— Бүген генә хастаханәгә салдык,— дип каршы алды килене Резедә ханым.
“Госстрах” оешмасында озак еллар җитәкче булып эшләгән Әхәт аганы бик әйбәт кеше, дип искә алалар.
Үзе белән сөйләшәсе килгән иде... Матбугатта басылган язмадан (“Кәеф ничек?” газетасы, Х.Закиров) бер өзек китереп үтү белән чикләнергә туры килә. “Ике ай оборонада ятканнан соң, Курск дугасында барган сугышка кертәләр аларны. Льгов дигән авылга урнашып алганнан соң пулемет расчеты командиры Әхәт Гайнетдиновка көн дә ут астында булырга, бергә сугышкан иптәшләренең адым саен һәлак булуын күрергә туры килә. Бәрелешләрнең берсендә үзе дә яралана. Госпитальдә ике ай дәвалана”.
Күкрәген 4 орден, 14 медаль бизәгән, сугышның бөтен михнәтен күргән, күп яраланулар алган Әхәт аганы, люк ачылмыйча танкта янып үлгән иптәшләрен кызганып, бүген дә елый, диләр...
Арчада яшәүче Халисә Гафурова зенитчыларның 379нчы частенда хезмәт итә.
— Разведчик идем,— дип сөйли.—Самолетларны алдан күреп, кемнеке, каян килә һәм кая оча — барысын да хәбәр итеп тордык.
Бу бик җаваплы хезмәт була. Төнлә дә, көндез дә, яңгыр, кар, буран, салкында да алар постта. Алдан, соңга калганчы, дошман самолетларын мотор гүләвеннән үк танып алырга кирәк. Бары тик уяу разведчиклар аркасында гына зенит батареялары вакытында ут ачалар, самолетларны бәреп төшерәләр, кире чигенергә мәҗбүр итәләр. Курск дугасы сугышының эчендә булмасалар да, алар шуның янәшәсендә хәлиткеч солдат бурычын үтиләр. Зенитчыларның 379нчы часте, нигездә, Татарстан кызлары һәм егетләреннән генә тора. Аларга Щигра станциясен һәм янәшәдәге тимер юл күперен саклау бурычы куела. Бу Касторная—Щигра—Курск юнәлешендәге тимер юл буйлап Үзәк һәм Воронеж фронтларына танклар, пушкалар, азык–төлек, сугыш кораллары төялгән эшелоннар үтә. Немецлар менә шушы үтә дә әһәмиятле “артерияне” өзәргә, бетерергә тырыша. Әмма планнары барып чыкмый. Ә шушы станциягә күпме хәрби техника, бигрәк тә танклар, автомашиналар, үзйөрешле орудиеләр бушатыла. Зенитчылар сизеп, тоеп торалар: тиздән якында гына бик каты сугыш булачак. Озак та үтми, Курск дугасында бәрелешләр башлана. Зенитчылар йокы да күрми үз постларыннан китми, әһәмиятле объектны саклый. Курск дугасындагы җиңүдә зенитчыларның, шул исәптән Халисә апаның да, хезмәте бик зур.
...Сугышның үзен сөйләп, аңлатып бетереп булмый торгандыр.
Румия САТТАРОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International