Район газетасына язылучылар арасында ун бройлер чеби уйнатылган иде. Аны Апаздан Рәйфә Сабирҗанова отты
Узган атнада “Арча хәбәрләре” газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин аны үзе илтеп тапшырды.
2023 елның икенче яртыеллыгына “Арча хәбәрләре” газетасына язылу башлану алдыннан без тугры булган укучыларыбызны сөендерергә уйладык һәм үзенчәлекле бүләк әзерләдек. “Бариев Р.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан бер айлык ун бройлер чеби уйнаттык. Шартлар буенча җиңүче берәү генә булырга тиеш, аны оту өчен алты айга район газетасына язылып, квитанцияләрне 7 июльгә кадәр WhatsApp яки электрон почта аша редакциягә юлларга кирәк иде.
7 июльдә, 8 сәгать 30 минутта редакциябездә 2023 елның икенче яртыеллыгына газетабызга язылып, бәйгегә үзләренең квитанцияләрен җибәрүчеләр арасында вәгъдә иткән ун бер айлык бройлер чебине уйнаттык. Уйнатуны үзебезнең ВКонтакте төркемендә туры эфирда алып бардык. Видеога төшереп ютубка да куйдык. Сайттан да карарга мөмкин иде.
Чеби уйнату комиссия әгъзалары катнашында үтте, аны Исрафил Насыйбуллин үзе алып барды. Ә ярдәм итү өчен күрше оешмадан Ләйсән Абдуллинаны чакырдык. Бәхетле билетны ул тартып чыгарды.
Барлыгы 262 кеше район газетасына икенче яртыеллыкка язылу турындагы квитанцияне җибәргән иде. 239нчы номер җиңүче булды. Аның иясе Апаз авылыннан Рәйфә Сабирҗанова. Баш мөхәррир шунда ук аңа шалтыратып, җиңүе белән котлады һәм чебиләрне шәхсән үзе илтеп бирергә вәгъдә итте.
Узган атна ахырында ул Якты Көнгә “Бариев Р.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгына барып чебиләрне алып кайтты һәм бергәләп Апазга юлга кузгалдык. Алдан шалтыратып хәбәр итеп куйган идек. Рәйфә Сабирҗанова ире Мансур белән безне капка төбендә үк каршы алды.
– Рәхмәт район газетасы белән бергә булганыгыз өчен. Аллаһы Тәгалә сезгә менә шундый бүләк тә насыйп итте. Игелеген күрергә язсын, – диде Исрафил Насыйбуллин чебиләрне иясенә тапшырып.
– Рәхмәт чебиләрне безгә алып килгән өчен. “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясенә чеби уйнаткан, “Бариев.Р.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгына аларны биргән өчен. Эшегездә уңышлар юлдаш булсын. Сезгә газета укучыларыгызның артып, Бариевларга кош-кортларының сатылып торуын телим, – диде Рәйфә Сабирҗанова. – Лотерея алганым бар иде, әмма бер тапкыр да откан булмады. Менә бит, бәхет елмайды.
Мансур белән чебиләргә урын да әзерләп куйганнар. Хәзер ояның бер катында тавык чыгарган чебиләр торса, икенчесендә әлеге ун бройлер яшәячәк.
– Терлекләр асрыйбыз. Тавыклар бар. Әмма бройлерлар алган юк иде. Аларны тәрбияләргә кирәк бит. Ә без икебез дә көне буе эштә. Шуңа икенче елга пенсиягә чыккач алырмын, дип йөри идем. Менә бу шуңа әзерлек була инде, – диде Рәйфә.
Ул үзе озак еллар Пөшәңгәр китапханәсендә эшли. Белеме буенча фельдшер. Апазда медпунктта эшләгән, аннан Акчишмәгә җибәргәннәр. Шунда кияүгә дә чыккан.
– Ирем вафат булганда миңа 29 яшь иде. Кызым Диләрә белән туган авылым Пөшәңгәргә кайттым. Әмма анда миңа белемем буенча эш табылмады. Китапханәгә урнаштым. Кияүгә сорап килүчеләр булды, берсенә дә күңел ятмады. Кыз унберенче сыйныфны тәмамлады. Авыл хуҗалыгы буенча укырга кергән иде. Синең һөнәреңне яратам, дип аны ташлады да, фельдшерлыкка укыды. Медицина институтын да тәмамлады, массаж буенча курслар да үтте. Кияүдә. Казанда яшиләр. Ике оныгыбыз бар, – диде Рәйфә. – Мансур кызым унберне тәмамлаган елны шалтырата башлады. Аралашып киттек. Диләрә дә каршы килмәде. Мансур белән кушылганда миңа 45 яшь иде. Уникенче ел яшибез. Бик акыллы, тәртипле кеше. Исән генә була күрсен. Яшьлектә үтә ул, карлык көнеңдә бәхет булсын икән.
Аның бу сүзләрен Мансур елмаеп кына тыңлап утырды. Пыштым гына булса да, кулыннан килмәгән эше юк икән аның. Умарта тоталар. Терлекләре бар. Бәрәңге, кабак үстерәләр. Мансур үзе гомере буе хуҗалыкта эретеп ябыштыручы булып эшли. Сәламәтлеккә зыянлы хезмәт буларак 55 яшендә лаеклы ялга чыккан, әмма әле дә булыша икән.
– Тимер эшен бик яхшы белә, – дип ирен мактавын дәвам итте Рәйфә. –Капка-койманы ул ясады. Печән әйләндергеч, сука, яргыч, бәрәңге алу җайланмасы, кычыткан турагыч, инкубатор – бар да аның хезмәте. Моннан тыш газ мичләре куя, торбалар кертә, корт ояларын үзе ясый. Нәрсәгә тотынса, шуны башкарып чыга. Минем ныклы терәгем ул.
.jpg)
Көтмәгәндә шундый тырыш, булган, яхшы кешеләр белән таныштык, аралаштык. Без чеби сылтавы белән шундый хөрмәткә лаек кешеләр белән очрашуыбызга шатбыз.
Ә Бариевларга килгәндә... Башта алар бу чебиләрне рек-лама хисабына биргәннәрдер, дигәп уйлаган идем. Радик белән сөйләшкәннән соң гына алай түгеллегенә инандым. Һәм ул мине үзенең сүзләре белән бераз гына аптырашта да калдырды.
– Исрафил абый белән сөйләшкәннән соң берсүзсез риза булдым. Чын күңелдән башкарылган эш җанга рәхәтлек бирә. Ярдәм итү – рәхәт әйбер. Менә бит, шул ун чебине биреп җибәргәннән соң сатуыбыз алга да китте. Ике көнгә алты мең чеби саттык! Сабантуйдагы кебек кеше булды монда. Сезонда да андый хәл күзәтелми иде. Аллаһы Тәгалә изгелек эшләгәннәргә көтмәгән җирдән бирә. Аны чын күңелдән эшләргә генә кирәк, – диде Радик. – Газетагыз чыгып, тиражлары артып торсын.
“Бариев Р.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләренә рәхмә-тебезне белдерәбез. Киләчәктә дә бизнеслары чәчәк атсын, безнең белән бер дулкында булсыннар.
Гөлсинә Зәкиева