Хәлләр ничек, авылкаем?

2023 елның 27 августы, якшәмбе

Кичке сәгать алты. Менә без Айван мәдәният йорты бакчасында. Авылым бәйрәменә авылдашлар җыелган.

 Матур музыка куеп җибәргәннәр. Сүзләре, көе үзәкләрне өзә...

Кайтып киләм авылыма,

Көткәнсеңдер син дә мине.

Тәпи киткән туган нигез,

Туган өем тартыр мине...

(“Авылкаем”)

Эскәмияләргә тезелешеп утырганнар. Әкренләп килә торалар, күрешәләр, кочак-лашалар... Афәрин, укытучы Рәүф абый Вәлишев кызлары Равия, Сания, Дания, Дилбәр авыл сабантуена да, авылым кичләренә дә килми калмыйлар! Күршеләре Резедә Рамазанова (кыз фамилиясе) Яшел Үзәннән кайтып җиткән. Янәшәсендә – авылда яшәүче Рузия апасы, сыйныфташы Рәмзия Гатауллина. Сыйныфташлары Гөлсинә һәм Дилбәр дә монда. Үземнең сыйныфташларны да әйтми кала алмыйм. Алсу, авылда гомер итүче Тәнзилә, Арча станциясеннән Равилә дә менеп җиткән. Әнә анда, ак матур яулыклардан сәүдә өлкәсендә хезмәт иткән Флера апа Гарифуллина, озак еллар терлекчелектә эшләгән Рауза апа Галиуллина утыра. “Авылкаем” җырын тыңлый-тыңлый күрешәбез...

Сагындыра, сагындыра

Кайтмый торсам авылыма.

Кайта сиңа балакаең,

Хәлләр ничек, авылкаем?

Әйтеп, аңлатып булмый торган хис-тойгылар... Туган авыл, туган нигез.  Әти-әни. Балачак, яшьлек. Авылым урамнары. Бу очрашуга килми калып буламыни?! Юк, булмый...

Афәрин, оештыручылар! Рәхмәт сезгә, гомер буе мәдәният өлкәсендә эшләгән Гөлзилә Миңнуллина, Айван мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Ялаева, сәнгать җитәкчесе Гөлнара Гыйниятуллина һ.б. Шундый матур, дулкынландыргыч очрашу оештырдыгыз! Авылым кичләре авылдашыбыз Рәдиф Исмәгыйлев башкаруында “Айваным“ җыры белән башланып китте.

Данлы еллар үткән,

                           күз яшьләре түккән

Тыйнак, тырыш халкы

                                              бар аның...

 Авылның тырыш, булган-уңган, күренекле кешеләре, иганәчеләр, сәләтле яшьләр бәйрәм түренә чакырылды. Аларга бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмне җыр, бию ансамбльләре дәвам итте.

Казаннан җырчылар Гөлназ Асаева, Зәринә Асылкаева, Сиринә Зәйнетдинова кайтты. Арчадан яраткан җырчыбыз Расих Галимҗанов, Чиканас-тан педагог, үзешчән җырчы Халидә Вафина да килде. Авылның үзешчән җырчылары Светлана Хаҗиева, Гөлнар Шәмсетдинова һәм башка  җырчылар, биючеләр белән авыл халкы рәхәтләнеп ял итте.

Соңыннан бәйрәмне Айван мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Ялаева белән бергә алып барган Гөлзилә Миңнуллинадан: “Кем идеясе булды бу?“ – дип сорадым. “Айванда мондый авыл бәйрәмнәре күптәннән бара инде, – дип сөйләде Гөлзилә апа. – Аны башта аръякта Илдус абый Әхмәров оештырды. Аннары безнең урам күтәреп алды. Хәзер менә бөтен авыл белән бәйрәм итәбез. Аны үткәрмичә калып булмый. Йөрәк түзми... Әлбәттә, чаралар чыгымсыз була алмый. Бәйрәм алдыннан авылдашлардан бүләк җыю оештырылды. Акчалата ярдәм итүчеләр дә булды. Кызым Айзилә Казан артистларын алып кайтты. Айзилә Казанда эшли. Ит, ит ризыклары белән эшмәкәрлек итә. Тагын бер туганыбыз Гөлүсә Тимошина һәм аның улы Артем Тимошин, Казанда йорт җиһазлары белән эш итүче авылдашыбыз Рәдиф улы Руслан Миңнуллин (үзегез күрдегез, алар бәйрәмгә кайттылар), сөт җыючы Венера Фазылҗанова, авылдашыбыз, Төбәк-Чокырчада яшәүче Гөлфия Рысаева һ.б. шулай ук акчалата ярдәм иттеләр. Ярдәм итүчеләргә бик зур рәхмәт“.

Гөлзилә Миңнуллина кызы Айзилә Арча Сабантуенда ат ярышында катнашканын күпләр хәтерлидер. Афәрин, булганнан була!

9 сыйныфны тәмамлаган Алмаз Хәйретдиновның биегәнен яратып карадык. Оста бии. Алмаз укуын Алабуганың мәдәният һәм сәнгать көллиятендә дәвам итәчәк.

Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган Эльза Миннәшәеваның  сәнгатьле итеп Муса Җәлилнең “Табут” шигырен сөйләвен сокланып тыңладык. Эльза журналист һөнәренә укыячак.

Яшьләр хәзер белем, һөнәр алырга тырыша. Авылның үзенең табиблары да булачак. Кыюланып, эшмәкәрлеккә дә тотыналар. Исән-сау булсыннар, уңышлар аларга!

Айван авылы тарихыннан

Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Рәшит Галләм болай дип яза: “Бүгенге заман кешесенә “айван” сүзе берни дә әйтми торгандыр. Әмма бу борынгы төрки халыклар сүзе XI гасырда Мәхмуд Кашкариның “Борынгы төркиләр сүзлеге”ндә терраса мәгънәсендә теркәлгән”. Бу юллар Рәшит Галләмнең Айван авылыннан бүленеп чыккан Корайванның “кер хайван” түгеллеген раслап язылган хатыннан (18.04.2012) алынды. Тарихчы И.А.Износков “Казан өязендәге торак урыннар исемлеге”ндә (Казан, 1885ел) Корайванны җәя эчендә “сухой вал” дип язган. Татарчага тәрҗемә итсәк, коры балчык өеме. Вал терраса мәгънәсендә дә йөри. Интернеттан “Вал–терраса” дип карасаң, күп мәгълүмат аласың. Айван – биектә утыручы авыл мәгънәсендә. Әле аның елга аша чыккач, тагын да биегрәк тау башы бар. Нәкъ терраса кебек баскычлап төшә.  ...Караңгы төште. Җырлы, биюле “Авылым кичләре” дәвам итте.

 

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International