Кемнәр пенсиягә иртәрәк чыга ала?

2023 елның 27 августы, якшәмбе

Әңгәмәдәш – РФ Социаль фондының Арчадагы клиентлар белән эшләүче бүлеге җитәкчесе Рузия Нурмөхәмәтова.

– Рузия Илсуровна, газета укучыларыбыз яшь буенча алдан пенсиягә чыгу турында кызыксыналар. Шул турыда аңлатып үтсәгез иде.

– 2019 елдан картлык буенча алдан пенсиягә чыгу турында яңа нигезләмә чыкты. Ә моның өчен билгеле бер хезмәт стажы сорала.

– Һәм күпме инде ул стаж?

– Алдан пенсиягә чыгу өчен ир-атларга кимендә 42 ел хезмәт стажы кирәк, ә хатын-кызларга – иң азы 37 ел.

– Стаж җитсә, ничә елга алданрак пенсиягә чыгып була?

– Бу норма пенсия яше җиткәнче 2 елга алданрак пенсиягә чыгу мөмкинлеге бирә.

– Мисаллар нигезендә аңлатсагыз иде.

 – Мәсәлән, 1962 елгы ир-ат 2026 елда 64 яшендә пенсиягә чыгарга тиеш. Әгәр дә аның кимендә 42 ел стажы бар икән, ул 2024 елда 2 елга иртәрәк пенсиягә чыга ала. Ә хатын-кызлар, мәсәлән, 1967 елгылар, 2026 елда 59 яшьтә пенсиягә чыгарга тиешләр. Кимендә 37 ел стажы бар икән, иртәрәк 2024 елда 57 яшендә пенсиягә чыгу мөмкинлегеннән файдалана ала.

– Ир-атларның пенсиягә 65 яшьтән, хатын-кызларның 60 яшьтән чыгасыларын беләбез. Кайсы елдан башлана бу?

– Быелдан, 2023 елдан башлап, 1963 елда туган ир-атлар һәм алардан яшьрәкләр пенсиягә 65 яшьтән чыгачаклар. Кимендә 42 ел стажлары бар икән, 2 елга иртәрәк пенсиягә чыга алалар. Шулай ук быелдан, 2023 елдан башлап, 1968 елгы хатын-кызлар 60 яшьтән пенсиягә чыгачаклар. 37 ел  стажлары булса, 2 елга иртәрәк чыгу хокукы бар.

 – Иртәрәк пенсиягә чыгу өчен стажны исәпләү тәртибен дә аңлатсагыз иде.

 – Пенсиягә иртәрәк чыгу өчен исәпләнгән стажга эшләгән еллар, вакытлыча эшкә яраксыз чор (больничный) һәм армиядә хезмәт иткән еллар  керә. Ә менә бала белән өйдә утырган еллар, административ яллар, һөнәргә укыган чор стажга исәпләнми.

- Аңлатуыгыз өчен рәхмәт.

 

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International