Байкал күлендә аккошлар йөзгән

2013 елның 6 сентябре, җомга

Байкал күлендә аккошлар йөзгән

Канаданың Монреаль шәһәрендә яшәүче Марат Монасыйпов Арча муниципаль район башлыгы Алмас Назировка хат җибәргән:

“Минем мәрхүм әтием Байкал авылыннан, — дип яза ул. —Интернетта сезнең Арча муниципаль районы турындагы мәкаләгезне зур канәгатьләнү белән укыдым. Сез Арча муниципаль районының бай тарихы һәм бүгенге матур яшәеше турында язасыз. Бу территория матур табигатьле, саф һавалы, күпсанлы тарих, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре исемнәре белән бәйле истәлекле урыннарга бай. Шундый эшлеклеләрнең берсе Габделгазиз Монасыйпов булган. Аның истәлеген мәңгеләштерергә, авылдагы берәр урамга аның исемен бирергә кирәктер. Монасыйповлар нәселе авылда 18нче гасырдан бирле яши һәм бәлки ислам галиме Муса Монасыйпның токымы әлегә кадәр шунда яшидер һәм терлекче, сыер савучы, игенчеләр булып эшлиләрдер.

Авыл кешеләре, яшьләр кечкенә генә авылның Бөтенроссия күләмендәге эшлеклесен, татар халкының иреге һәм чәчәк атуы өчен ялкынлы көрәшчесен бирүе белән горурланалардыр.

Үзем турында: мин аның кече энесенең улы, миңа 74 яшь, икътисад фәннәре кандидаты. Ташкентта яшәдем һәм берләшмә җитәкчесе булып эшләдем, 2003 елдан Канадада Монреальдә яшим”.

 

Марат абый Габделгазиз Монасыйпов турында шактый мәгълүматлар да җибәргән. 2008 елда Байкал авылында шагыйрь, драматург, прозаик, журналист, сәясәтче, татар милли хәрәкәтенең күренекле вәкиле Габделгазиз Монасыйповның тууына 120 ел тулуга багышлап зур кичә оештырылган иде. Анда республикабызның күренекле галимнәре, язучылар, күренекле шәхеснең туганнары катнашты.

Байкал авылына без Яңа Кенәр авыл җир- леге башлыгы урынбасары Әгъзәм Гайфуллин белән бергә бардык. Марат абыйның хаты белән ул да таныш.

— Соңгы вакытта күренекле якташыбыз турында шактый мәгълүмат тупладык, — ди ул. — Кызганыч, аларның төп нигезе сакланмаган, мәктәпкә мемориаль такта куярга дип фикерләшеп торабыз әле. Авылда Монасыйповлар токымыннан Әнәс абый бар. Әле менә Казаннан кунакка Роза апа да кайтты.

Байкал авылында хәзерге вакытта 71 хуҗалык бар, 260 кеше яши. 2006 елда китапханә, медпункт белән бергә яңа мәктәп төзелде. Авылда сыерлар фермасы урнашкан. Бу авыл 1917 елгы революциягә кадәр Яңа Тазлар дип аталган.

Китапханә мөдире, шул ук вакытта Шурабаш мәктәбе директоры урынбасары Рәдинә Ибраһимованы да алып, Роза апаларга килдек. Ул безне ачык йөз белән каршы алды. Рәдинә Ибраһимова өстәлгә Монасыйповларның шәҗәрәсен җәеп салды.

Монасыйповларның нәсел агачы Шәмсениса һәм Галәветдиннән башлана. Аларның бер улы Габдулла – авылда мулла, Габдрахман мәзин була. Габдрахманның улы Габделгазиз 1888 елда туа. Бик иртә әнисез кала, аның 14 яшендә авылдан чыгып китүен дә үги ана белән килешә алмавына бәйлиләр. Әмма ул чит җирләрдә дә югалмый. 1902–1908 елларда Кытайның Синьцзян өлкәсендә яши. Аннан Төркестанга уйгырлар арасына барып чыга, Голҗа шәһәрендә урнаша, укытучы булып эшли, соңгарак Ташкент шәһәрендә өч елга якын яши.

1914 елда патша гаскәренә чакырыла, полк мулласы вазыйфасын башкара. Фронттан мөселманнардан  делегат итеп җибәрелә. 1917 елның июлендә Беренче Россия мөселман корылтаенда мөселман хәрби частьләрен төзергә тәкъдим итеп чыгыш ясый. Казан мөселман хәрби шурасы рәисе урынбасары, рәисе була. Хәрби шураның басма органы — “Безнең тавыш” газетасы мөхәррире һәм авторы. 1918 елның февралендә хәрби шура большевиклар тарафыннан тар–мар ителә. Г.Монасыйпов шуннан соң Урта Азия якларына китә. 1922 елда кулга алына, “милләтчел пропаганда алып барган өчен” атып үтерелә. Әмма аның ничек үтерелүе тулысынча ачыкланмаган дигән фикерләр дә бар.

Якташыбыз иҗади эшчәнлек тә алып барган. 1906–1907 елларда “Фикер” газетасында аның беренче шигырьләре һәм мәкаләләре басыла. 1913 елдан драматур-гиягә һәм прозага күчә, “Имчеләр корбаны”, “Алдашу юлына бер адым” драмалары, “Җимерелгән өмет” повесте басыла.

“Таранчы кызы, яки Хәлимнең беренче мәхәббәте” романында (1918) уйгырлар, аларның да XIX йөздә Кытайның Синьцзян өлкәсенә  күчеп килгән бер өлешенең тормышын сурәтләүгә багышлана. Уйгыр әдәбияты галиме К.Һасанов әсәргә югары бәя бирә: “Уйгыр кызы турында роман язган татар язучысы Габделгазиз Монасыйб беренче тапкыр төрки-уйгыр тормышыннан уңышлы әсәр бирде...”.

Романтик әсәрдә әдәби катлам Казан тарафыннан Шәркый Төркестанга килеп урнашкан татар егете белән яшь уйгыр кызы арасында кабынган мәхәббәтне тасвирлауга багышлана. 17-18 яшьләрдәге Хәлим Галиулла Хәйруллин дигән байның фирмасында баш мөдир булып эшли. Менә бервакыт күршедә генә яшәп ятучы Зәйнәп исемле тол хатынга кызының кызы Җинәстә торырга күчеп килә. Яшьләр арасында эчкерсез мәхәббәт уты кабына. Алар берничә мәртәбә очрашалар, аңлашалар, егет өйләнергә уйлый. Әмма егет белән кызның мәхәббәте фаҗига белән тәмамлана: бер угры Зәйнәпне дә, Җинәстәне дә үтереп чыга. “Таранчы кызы...” романының икенче катламы – таранчылар, кытайлар, калмыклар хакында бирелгән тарихи-этнографик мәгълүмат. Алда әйтелгәнчә, вакыйгалар Кытайның Синь-цзян өлкәсендә бара. Биредәге җирле халык – кумыклар – терлек үрчетү белән шөгыльләнгәннәр, ә уйгырлар бу җирләргә күчеп килү белән иген үстерү эшенә керешкәннәр. Шуңа күрә калмыклар бу яңа күршеләрен таран (игенче) дип атый.

 1913–1917 елларда татар матбугатында татар театры турында рецензияләр, тәнкыйть материаллары белән чыгыш ясый.

Габделгазиз Монасыйпов революциянең беренче көннәреннән татар халкына ирек бирү һәм аны берләштерү өчен көрәшкән.

Революциядән соң аның туган авылы да үзгәрешләр кичерә, исеме алышына.

— Мин белә башлаганда авыл зур иде әле, — ди күренекле якташыбыз нәселе вәкиле Роза апа Хәмитова. Шура елгасында тегермән, зур буа бар иде. Анда аккошлар йөзгәне хәтердә. Авылның исемен дә әнә шул буаны Байкал күленә охшатып биргәннәр, дип тә сөйлиләр.

Роза апа хәзер лаеклы ялда, ул 37 ел республика клиник хастаханәсендә хирург булып эшләгән. Улы Рөстәм – медицина университетында кафедра мөдире.

Авылда Монасыйповлар нәселеннән Әнәс абый гына калган. Габделгазиз Монасыйпов атып үтерелгәннән соң, әтисенең туганы Фәтхрахманның малае туа, аңа йола буенча Габделгазиз дип исем кушалар. Әнәс абый шуның малае була инде.

Ильяс ФӘТТАХОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International