Ничек йөрәкне озак яшәтергә

2023 елның 18 октябре, чәршәмбе

Медицина белгечләре киңәшләрен тыңласак, Алла боерса, йөрәгебез дә озак яшәр

Арчага Казан дәүләт медицина университетыннан госпиталь терапиясе кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы, Казанның 7нче хастаханәсе баш табибы урынбасары Зөлфия Ким кайтты.

Очрашуда Арча районы табиблары, участок медицина шәфкать туташлары, ФАП фельдшерлары һ.б. катнашты. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтик, Зөлфия Фәритовна әле яңа гына сентябрьдә Россия Федерациясенең олы бүләгенә лаек булды. “Сәламәтлек саклау отличнигы“  исеме бирелде. Бу олы бүләкне Мәскәүдә Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко үзе тапшырды.

Казан табиб-кардиологы белән очрашу Арча Укучылар сараенда булды. Сүз йөрәк-кан авырулары турында барды. Авырмас өчен иң беренче чиратта начар гадәтләргә ияләнмәскә, ияләнсәң, һичшиксез ташларга кирәк, дип киңәш итте кардиолог. Бигрәк тә тәмәке тарту организм өчен зыянлы. Тәмәке тарту йөрәк-кан авыруларын көчәйтә, үпкәгә зыян сала. Сигаретларның заманча төрләре дә шулай ук зыянлы.

Йөрәк-кан юллары чирләренә китерүче икенче сәбәп – хәрәкәтнең аз булуы. “Көнгә 6-10 км йөрергә кирәк, – диде баш кардиолог Зөлфия Фәритовна. – Бу киңәшне тотсагыз, йөрәгегез озак еллар эшләр. Хәрәкәт стрессны дәвалар, гәүдәгезнең авырлыгын киметер. Машинагызны куеп, җәяү йөрегез, күп фатирлы йортларда лифтка утырмагыз, җәяү күтәрелегез- төшегез. Ял көннәрендә бассейннарда йөзегез, һавага чыгыгыз”.

Авырмас өчен, өченчедән, дөрес итеп тукланырга кирәк. Аяк өсте капкалау гадәтен ташлагыз, тиз әзерләнә торган фастфудларны (кыздырылган бәрәңге фри, пакетлардагы токмач һәм ашлар, гамбургерлар һ.б.), шикәрле баллы ризыкларны, газлы татлы суларны даими кулланмаска. Алардан баш тартуың хәерле. Кофе эчү белән дә артык мавыкмаска, көнгә 1-2 чокыр эчү белән чикләнсәң яхшы.

Бары тик махсус белемле табибларга гына күренергә кирәк. Даими рәвештә теш табибында, гинекологта, терапевтта тикшеренеп торырга. Һәм елга бер тапкыр медицина тикшерүе узарга. Бер көнегезне үзегезгә багышласагыз – үзегез дә белмәгән авыртулар (булса, булмаска да мөмкин!) вакытында ачыкланып, дәваланып, авырмыйча сәламәт яшәрсез. Шулай ук төрле диеталар тотуның зыянлы икәне әйтеп үтелде. Диета белән ябыгып була, гадәти туклану белән яши башлагач, авырлык яңадан үз хәленә кайтачак. Әгәр дә инде диета тотасың килә икән, Урта диңгез ризыклары белән туклану диетасының файдалы икәне әйтелде. Һәм кан басымы белән авыручыларга файдалы ризык-лардан торган “даш” диетасы әйбәт.

Кардиолог Зөлфия Фәри-товна соң йокларга ятуны һәм соң йокыдан торуны сәламәтлеккә тискәре йогынты ясаучы начар гадәт дип атады. Иң әйбәте – кичке сәгать 10нан да соңга  калмыйча йокларга яту һәм 8 сәгать йоклап, иртә тору.

Казан кардиологы йөрәк-кан авыруларын дәвалау буенча нәтиҗәле  медицина ысуллары, яңа дарулар турында да сөйләде.

Соңыннан баш кардиолог сөйләгән чыгышны тыңлаучылар белән  сөйләштек. Апаз фельдшер-акушерлык пункты мөдире Гөлзәмия Миннебаева: “Ай саен диярлек Казаннан белгечләр кайтып, лекцияләр укыйлар – һәркайсында булырга тырышам, – дип сөйләде. – Бик файдалы очрашулар. Теге яки бу авыру буенча алдынгы, яңа дәвалау ысулларын аңлаталар. Бу юлы да ике сәгать буе кызыклы һәм файдалы лекция тыңладык. Дөрестән дә, йөрәк-кан авырулары белән авыручылар күп. Яшьләрдә дә бар. Коронавирус галәмәте булдымы, шикәр чире күбәйде.  Шунысы куанычлы, хәзер кеше үз сәламәтлегенә игътибарлырак була башлады. Медицина тикшерүе узалар, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга тырышалар, табиб язган даруларны кулланалар, кан басымнарын үлчәп торалар, кичләрен урамга йөрергә чыгалар, яшьләр дә, гаиләләре белән”.

Яңа Кырлай фельдшер-акушерлык пункты мөдире Рәзинә Сабирова: “Мондый очрашулар безгә файдага гына, – дип сөйләде. – Хәзер авыл җирендә дә кеше яхшы шартларда яши. Мунчасы, бәдрәфе өендә, кер юасы юк – машина әйләндерә, су кергән, туклану, тормыш дәрәҗәсе дә яхшы. Авырмыйча, исән-сау яшәргә генә инде. Әмма соңгы вакытта йөрәк-кан авырулары ешайды. Кандагы шикәр, гемоглобин, холестеринны даими тикшертеп торырга кирәк. Дөрес итеп тукланырга. Ничек итеп? Казан кардиологы тәлинкәдәге ризыкны өчкә бүләргә кушты. Шуның яртысын яшелчә тәшкил итәргә тиеш. Ә калган яртының бер өлешен, мәсәлән, карабодай һәм өченче өлешен – тавык ите. Кыздырылган, ысланган ризыкларны куллан-маска. Ашарга ярты-бер сәгать кала чиста су эчеп куярга. Ашаганнан соң чәй эчәргә ярамый. Кара ипи ашарга кирәк. Кан басымы югары булганнарга кан басымын үлчәп торырга, даруларны вакытында эчәргә. Күбрәк тавык, күркә ите ашарга, олы терлек итен атнага ике тапкыр гына кулланырга. Чир ул борчылудан, стресс-тан да булырга мөмкин. Андый халәттән чыга белергә дә кирәк”.

Исән-сау булыйк!

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International