Җаның ни тели, шул бар

2023 елның 29 октябре, якшәмбе

Көзгә керү белән ярминкәләр сезоны да башланып китә.

Анда хуҗалыклар гына түгел, районыбыз фермерлары, шәхси эшмәкәрләр, авыл җирлекләре, мәктәпләр дә актив катнаша.

Сатуда җаның ни тели, шул бар. Ит, сөт, суган, бәрәңге, яшелчә, ашлык, балык һәм башкалар. Өстәвенә әле чагыштырмача арзан бәядән.

– Шушы ярминкәләрне көтеп алам мин. Бакчам кечкенә, нәрсә генә утыртасың. Аннан гаиләбез дә зур түгел. Ике капчык бәрәңге кыш буена җитә. Утыртып, үстереп азапланасы да юк. Күпме хезмәт, күпме чыгым китә аңа. Ике капчык бәрәңгең бушка булып тоела. Суганы, кәбестәсе, яшелчәсе дә шулай, – дигән иде бер танышым ярминкәдә очрашкач.

– Тавыклар тотабыз, җәен үрдәген, чебиен дә алабыз. Алу белән генә түгел, аларны ашатырга да кирәк бит әле. Ярминкәләр оештыручыларга бик рәхмәтле мин. Бөтен нәрсәне алып, алдан әзерләп куям. Җиңел. Нәрсә бирим икән кош-кортларга, дип борчыласы юк, – дип гел мактый күршебез дә.

Чыннан да шулай бит. Чыктың, алдың, кердең. Рәхәт хәзер шәһәр халкына. Әйе, шәһәр диик әле. Чөнки шундый ярминкәләрне районыбыз Казанда да үткәрә. Барган да бар. Халык – дөнья. Күтәрә алганның барысын да эләктерергә тырыша. Шәһәр халкы өчен авыл сөте, каймагы, эремчеге дә бик кадерле. Ә бездә бик тәмле каймак, эремчек эшләп сатучылар бар.

– Безнең бакча юк. Кибеттән сатып алып кына, салатын ясап, кайнатмасын әзерләп, кыяр, помидорын тозлап булмый. Ә ярминкәдә алары да бар. Маринадлаган гөмбәгә кадәр алып киләләр. Урманга барып кем аны җыеп йөрер иде әле? Ә ярминкәдә җаның теләгәнен сайлап алырга була, – дигән иде бервакыт Казанда яшәүче туганым Венера. – Атна саен һәр шимбә йортлар янына алып килеп тә саталар. Шул тирәдә яшәүче халык вакытын белеп тора, көтеп ала. Рәхәтләнәбез. Сез дә аның кадәр каймак, эремчек ашамыйсыздыр әле.

Ярминкәләрдә дә менә шулай. Һәр кеше, һәр гаилә өчен бик уңай булып чыга әле ул ярминкәләр үткәрү. Югыйсә, кайчан буласын алдан белеп, көтеп алмаслар иде. 

Өстәвенә әле үзешчән-нәребез концерт куя, теләгән кеше әле генә табадан төшкән кайнар коймак белән чәен эчә ала.   

 

Гөлсинә Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International