Каратай авылы
Бу тирәдәге авыллар арасында иң борынгылардан булып Каратай, Таузар, Шомбашы (бу авыл юк инде) авыллары санала икән. Каратай авылы XVI–XVII гасырларда ук Казан өязенең теркәү кенәгәләрендә (писцовые книги) телгә алынган. Каратай елгасы буендагы 49 йортлы авыл дип күрсәтелгән. Хәзерге Шушма елгасы әллә элек Каратай дип аталдымы икән?
Халкы итек басу, мич чыгару белән шөгыльләнә, диелгән. Каратай исеме белән бәйле шундый риваять тә сакланган. Элегрәк бу тирәләрдә марилар да яшәгән, ди. Бер мари хатынының кара төстәге таен урлаганнар да, ул авылга килеп: “Күрмәдегезме, кара таем, кара таем”, — дип, елый–елый сорашып йөргән. Шуннан авылга Каратай исеме ябышып калган, имеш. Бер зураеп, бер кечерәеп гасырлар кичә торгач, Каратай бүгенге көнгә 35 хуҗалыклы авыл булып килеп җиткән. Барлыгы 94 кеше яши. Яшьлекләрендә шәһәргә китеп урнашып, олыгайган көннәрендә авылда йорт алып, җәйләрен кайтып торучы гаиләләр дә бар. Авыл юл өстендә генә, Шушма елгасы буйлап сузылган, яшеллеккә күмелеп утыра. Табигате искиткеч матур: елганың бу ягында тал белән шомырт үскән үзәннәр булса, теге як ярында наратлы тау битләре күтәрелә. Җир җиләге, гөмбә күп була диләр. Таллыкларын күп төрле кошлар, хәтта сандугачлар да үз иткән. Елгада кондызлар да яши икән: урыны-урыны белән яр буендагы агачларны кисеп, буып куйганнар.
Авылның күп кешесе “Ватан” агрофирмасы” ширкәтендә эшли. Каратай шушы агрофирманың үзәге булган Апаз авылына терәлеп үк тора. Җирле үзидарә, кибетләре, почтасы, балалар бакчасы, мәктәбе — бар да шунда. Каратайның үзендә мәчет бар. Авылның мулласы Вәзыйх абый Мәгъсумов элек комбайнчы, мастерской мөдире булып эшләгән кеше. Шулай ук Каратай кызы Язгөлем белән гаилә корып, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Дин гыйлемен өйрәнеп, 1996 елдан намазга баса. 1997 елдан Апаз мәчетендә имам-хатиб булып эшли башлый. Апазда яңа мәчет салу идеясе күтәрелгәч, Каратайда да авылның үз мәчетен булдыру мәсьәләсен күтәрә. Ига-нәчеләр ярдәме белән, авыл кешесе дә акча җыешып, “Ватан” хуҗалыгы да булышып, 2003 елда каратайлылар да мәчетле булалар. Мәчет төзелешендә җаваплы кеше булып, үзе артыннан йөреп салдыра Вәзыйх абый. Төп иганәчеләрнең берсе, аның энесе, Казандагы “Сельстройсервис” төзелеш оешмасының генераль директоры Корбангали Шакиров була. Әнәс уллары, Казанда яшәүче эшмәкәрләр — Фәнис һәм Рәдис Йосыповлар да, Вагыйз Минһаҗев та ярдәм итә.
Габделрәүф абый Рәхимов 1931 елда Каратайда туып–үскән, гомер буе туган авылына тугрылыклы булып яшәгән кеше. Сугыш елларында тукталып торган укуын дәвам итеп, соңыннан физмат тәмамлый һәм... 43 ел мәктәптә математика укыта. Кенәбаш кызы Гаския белән 1956 елда гаилә корып, алты бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Габделрәүф абый ялгызы гына яши икән: Гаския апа бакый дөньяга күчкән, балаларының һәркайсының үз тормышы. Әмма төп нигезгә эзне суытмыйлар, гел кайтып, әтиләренә булышып торалар. Йорт эчендә дә бөтен уңайлыкларны булдырганнар. Өстәле тулы китаплар, гәзит-журнал...
— Икенче май көнне Рәгыйб Усманович шалтыратты миңа, — ди Габделрәүф абый. — Әйдә әле, Габделрәүф, үзебез исән вакытта зиратны әйләндереп алу хәстәрен күрик әле. Мин башлап 50 мең сум акча бирәм, диде. Үземдә дә бар иде бу теләк. Авылыбыз мулласы Вәзыйх Рәхимов белән киңәшләштек тә, җирле үзидарә рәисе Ренат Садыйковка мөрәҗәгать иттек. Ул да бу идеяне хуплап каршы алды. Авыл халкын җыенга җыеп сөйләштек. Җыелышка “Ватан” агрофирмасы” директоры Мансур Әхмәтов үзе дә килде.
Һәр эштә иң мөһиме – башлап җибәрү бит! Бу изге эшкә рамазан аенда тотынып, гаеткә эшләп тә бетерәләр. Габделрәүф абый белән Вәзыйх абый һәр эшне күзәтеп, оештырып йөриләр. Иң элек зиратның эче чистартыла, артык агачлар киселә. Авыл халкы җыйналып, баганалар утыртыла. Дамир Гайнуллин, төп эшеннән тыш, төнгә кадәр кирәкле эретеп ябыштыру эшләрен башкара. Рифат Әсәдуллин тракторы белән эшли, бөтен материалларны үзендә саклый. Механизатор Илфат Гомәров, электрик Нәсих Нуриев, пилорамда эшләүче Марсель Галәлетдинов, Фаил Һадиев һәр эштә актив катнашалар. Авылдан чыккан танылган шәхесләр акчалата булышалар. Рәгыйб Халитов, Корбангали Шакиров 100 мең сум, РКБ да хирургия бүлеге мөдире Илнур Зәйнуллин — 25 мең сум бирәләр. Илнур Васый- ловичның энесе, Мари Илендә үзидарә башлыгы булып эшләүче Таһир Зәйнуллин зиратка тимер капка эшләп кайтара. Фатыйх Сибәгатуллин да 100 мең сум акча бирә. Аның әнисе ягыннан булган әбисе Фатыйма Каратай кызы булган икән, Каратай зиратында җирләнгән. Авыл халкыннан да 40700 сум акча җыела. Габделрәүф абыйның үзен кассир итеп билгелиләр. Шушы акчаларга Ренат Садыйков бар кирәкле әйберне алып кайтып, эш башлыйлар. “Ватан” агрофирмасы” транспорт, цемент, пгс, эретеп ябыштыру агрегаты белән ярдәм итә. Җыелган акча зиратны әйләндереп алырга да, капкасын куярга да, зират йортын эшләп куярга да җитә. Калган акчага авылдагы элеккеге Сабир коесын төзекләндерергә уйлап торалар. Авыл җыелышында Мансур Әхмәтов авыл эчен-дәге юлларны һәм күперне төзекләндерергә дә ышандыра.
Бу эшкә этәргеч биргән Рәгыйб Халитов үзе кем соң ул, диярсез. УКЫТУЧЫ ул, зур хәрефтән язылырга тиешле укытучы! Рәгыйб абый 1924 елның 25 апрелендә Каратай авылында дөньяга килә. 1942 елда сугышка алынып, радист булып утны–суны кичә. Будапештны азат итү өчен барган сугышларда каты яраланып, госпитальгә озатыла, кат–кат операцияләр кичерә. Култык таякларына таянган көе район (ул вакытта “Кызыл юл” районы, үзәге – Яңа Кенәр авылы) мәктәпләрендә укытучы булып эшли башлый. Бер үк вакытта үзе дә укый: башта Казан педучилищесын, аннары институтын тәмамлый. 1950–1959 елларда роно да инспектор, аннары роно мөдире булып эшли. Районнар кушылгач, 1960 елның маенда, аңа Кенәрдә интернат–мәктәп оештыру эшен йөклиләр. 16 районнан балалар җыеп, сигезьеллык интернат–мәктәпне оештырып, үзе шуның директоры булып 15 ел эшли. Аннары ун ел дәвамында, пенсиягә чыкканчы, Яңа Кенәр урта мәктәбен җитәкли. “РСФСР-ның атказанган укытучысы”, “СССРның мәгариф отличнигы” дигән мактаулы исемнәргә лаек була. Пенсиягә чыгып, ике ай да ял итәргә туры килми Рәгыйб абыйга. Яңа Кенәр авыл советы рәисе итеп сайлап куялар үзен. Яңа мәдәният йорты салдыруга (элеккесе янган була) күп көч куя ул бу елларда. 1990-2000 елларда — ветераннар советы рәисе булып тора. Шул елларда авылдагы (Кенәрдәге) мәчет төзелеше белән дә җитәкчелек итә. 2002 елда Рәгыйб абый каты авырып китә, әмма, күрәсең, гел игелекле эшләр генә эшләгән кешенең савабы да күп булгандыр. Аллаһы Тәгалә аңа сырхауларны җиңеп чыгарлык көч биргән. Киләсе язга Рәгыйб абый 90 яшен каршы алырга җыена икән. Әмма, тьфү–тьфү, карап торышка аңа җитмешне дә биреп булмый әле. Хатыны Фәния апа да укытучы, 41 ел мәктәптә татар теле укыткан кеше. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр.
Каратайда Васыйл Зәй-нуллин нәселе дә зур игътибарга лаек. Васыйл абый үзе укытучы, мәктәп директоры булып күп еллар эшләгән кеше. Хатыны Мөнәвәрә апа да укытучы була. Ә менә уллары Рөстәм белән Илнур — табиблык һөнәрен, аның да иң авыр төрен — хирургияне сайлаганнар. Рөстәм Казандагы 12нче шәһәр хастаханәсендә травмотология бүлеген җитәкләде. Алтын куллы хирург иде дип сөйлиләр аны. Илнур республика хастахнәсендә хирургия бүлеген җитәкли, Татарстан Республикасының атказанган табибы. Энеләре Таһир исә Мари–Илендә яши, бистә советы рәисе.
Каратай авылы минем үземнең дә йөрәгемә бик якын. Чөнки әтием Мансур Низамовның туган авылы ул. Әтигә ун яшь вакытта (1936 елда) бабам Низам Ганиевны яңа төзелгән Илдус авылына колхоз рәисе итеп җибәргәннәр. Бабам 1945 елның гыйнварында, сугышта һәлак булган. Бу язганнарым аның якты рухына да дога булып барсын иде.
Зөлфия Ганиуллина.