Тирләп эшләсәң, уңыш була

2013 елның 13 сентябре, җомга

Тирләп эшләсәң, уңыш була

Казан Дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә яшелчәчелек буенча кафедра мөдире булып эшләгән галим Михаил Исаев “Бар да бәрәңге турында” дигән китабында гаять кызыклы мәгълүматлар китерә. 1980 елларда Татарстанның Лаеш районында бер сутый җирдән бөтен дөнья өчен рекордлы 1460 килограмм уңыш алына. Түбән Кама районында бер хуҗалыкта өч ел бер сутыйдан 1439 килограмм бәрәңге җыйнап алалар. Шулардан соң республикада мондый күрсәткечләрне узучы булмаган.

Әлеге китап авторы: “Бәрәңге уңышын арттыру резервлары бар һәм аз түгел, — дип яза. — Алар безнең кулларыбызда һәм боларны файдаланырга кирәк”.

Безнең районда бәрәңге игү белән “Кырлай” һәм “Ак Барс–агро” ширкәтләре генә чын–чынлап шөгыльләнә. Алардагы технология һәр елны тотрыклы югары уңыш алырга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә без сүзне андый мөмкинлекләре булмаган шәхси хуҗалыклар турында алып барырбыз. Чөнки алардагы бәрәңге мәйданы авыл хуҗалыгы ширкәтләрендәгедән (1500 гектар) күпкә артык (4 мең гектар чамасы).

Берничә ел элек мин бер газетадан гаять кызыклы язма укыган идем. Автор үзенең нибары 50 төп бәрәңге утыртуы, һәр төптән унар килограмм уңыш алуы, моңа ничек ирешүе турында язган иде. Кеше дөрес рацион белән яшәгәндә елга 120–125 килограмм бәрәңге кулланырга тиеш, дип исәплиләр. Димәк, илле төп бәрәңге дүрт кешегә ел буена җитәрлек уңыш бирә ала. Аз да түгел, күп тә түгел — нибары илле төп кенә!

— Тирләп эшләгәндә генә уңыш алып була! — ди авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов һәм без аның белән әнә шул тирләп эшләп уңыш алу юллары турында сөйләштек.

— Туфракны яз да, көз дә сәнәк белән генә казырга кирәк, — дип шаккатырды ул. — Ни өченме? Чөнки көрәк белән казыганда чүп үләннәр киселә генә, ул киселгән өлешләрдән алар тагын да артып чыга. Ә сәнәк тамырларны төптән үк чыгара. Мин бакчаны мотоблок белән эшкәртүне бөтенләй аңлый алмыйм, ул бит чүп үләннәрне туфрак белән болгатып кына йөри. Дөрес, арттан җир матур булып кала, ә бераздан аны чүп баса.

Югары уңышның төп шарты — яхшы сыйфатлы орлык утырту. Мин бәрәңгене яз көне юып утырткан кешене дә беләм. Көлке кебек тоелса да, ул бик дөрес эшләгән бит. Чөнки анасы нинди — баласы шундый, диләр. Белгечләр утырту бәрәңгесен җентекләп әзерләргә киңәш итә. Шуннан башка әйбәт уңыш көтмә. Уңышның 40 проценты орлыкка бәйле икән.

Әгәр авырулар белән зарарланган, рәвеше бозылган бүлбеләр утыртсаң, бернинди ашлама да, сугару да ярдәм итмәячәк. Бер яки берничә сортны бер үк участокта озак еллар үстергәндә, сортлар үз сыйфатларын югалта. Шуңа күрә 4–5 ел саен   сортны алыштырып  торырга кирәк.

Без, гадәттә, эрерәк бәрәңге утырт-сак уңыш яхшырак булачак, дип уйлыйбыз. Ә фән бөтен шартлар (яхшы туфрак, ашлама, сугару) тудырылганда, орлыкның зурлыгы уңышка йогынты ясамый, дип раслый. Иң әйбәт орлык — диаметры 5–6 сантиметр (50–80 г.) булганы. Ә менә сугарылмаган урыннарда 100 граммга кадәрлеләрен дә утырту отышлы. Алар үсентеләрне, үзләрендәге дымны биреп, июнь корылыгыннан коткарачак.

Гадәттә эре бүлбеләрне бүлеп утырталар. Бу операцияне утырту көнендә яки берничә көн алдан эшлиләр. “Невский” сорты бүлүдән бик нык зыян күрә. Белгечләр киселгән бүлбегә көл яки башка әйбер сибәргә кушмый, бу черүгә  китерергә мөмкин.

Орлык бәрәңгесен яз түгел, көз көне яровойлаштыру әйбәт.

Бездәге туфракта туклану элементлары, бигрәк тә азот аз. Бәрәңге игү өчен тирес, компост әйбәт. Иң яхшысы — черегән сыер тиресе. Яңа тирес кулланганда бәрәңге сабакка үсә, кутыр авыруы барлыкка килә.

— Бәрәңге өчен калий бик кирәк, — ди Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов. — Аны көздән туфрак белән бутап калдыру әйбәт. Бер сутыйга 3 килограмм җитә, ул кибетләрдә бар. Аннан яз көне утыртканда бер бүлбе янына бер аш кашыгы катлаулы ашлама салып калдыру яхшы нәтиҗә бирәчәк.

Күпләр бәрәңге сабагы август башында көеп бетә, дип зарлана. Уңышка иң зур зыян китерә торган фитофтороз авыруы яфрак, сабакларны, бүлбеләрне зарарлый. Алганда әйбәт күренгән бүлбеләр дә бераздан чери башларга мөмкин. Моннан ничек котылырга? Фитофторозга чыдам сортларны (“Удача”, “Невский” һ.б.) игәргә. Фосфор, калийлы ашламалар, мәсәлән, агач көле кулланырга. Шикле бүлбеләрне утыртмаска. Утырту бәрәңгесен  0,3 процентлы бакыр купоросы эремәсе белән эшкәртергә. Бәрәңге төбен яхшылап өяргә. Үсемлекләр 8–10 см. булгач, составында бакыр булган препаратларны чиратлаштырып сибәргә.

Газета укучыларыбыздан быел уңышның нинди булуы турында хәбәрләр дә килә башлады. Әйткәнебезчә, нәтиҗәләр капма–каршы. Бер укучыбыз редакциягә 1100 граммлы бәрәңгесен дә алып килде. Тагын берсе шундый ук зурлыктагысы чыкты, дип шалтыратты.

— Бәрәңге — карбыз түгел, ул чиксез үсә алмый, — ди Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов. — Сирәк утырту да уңышны арттырмый. Буразна арасы — 55–60, бүлбеләр арасы — 20–25 см булганда иң әйбәт дип санала.

Ильяс ФӘТТАХОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International