Туган телнең киләчәге алар кулында

2023 елның 25 ноябре, шимбә

Арча ягын хаклы рәвештә Казан артының мәркәзе диләр

13 ноябрьдә Арчага Бөтенроссия Туган тел форумында катнашучы 400 делегат килде. Алар икегә бүленеп Арчаның 6нчы номерлы урта мәктәбендә һәм “Арчабаш“ бистәсендә яңа ачылган лицейда булдылар.

Арчаның 6нчы номерлы урта мәктәбендә Россиянең төрле төбәкләрендә эшләүче татар теле укытучыларын район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов тәбрикләде. Ул районның тарихы, бүгенге уңышлары белән таныштырды.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров Туган тел форумын үткәрүнең максатлары, булган проблемалар, аларны хәл итү юллары турында сөйләде.

– Арчага без сезне Казанга якын булганы өчен генә алып килмәдек, – диде ул. – Арча ягы халкыбызга 200дән артык язучы, мәгърифәтче, фән әһелләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре биргән як. Арча районында туып-үскән халык язучысы Гариф Ахунов: “Дөньяда ике могҗиза бар, аларның берсе – чишмә, икенчесе – Әлифба“, – дигән. Әлифбаның  авторлары Сәләй Вагыйзов белән Рәмзия Вәлитова заманында Арча педагогика училищесында укытканнар.

Арча районы бүгенге көндә дә мәгариф өлкәсендә әйдәп баручы район, туган телдә белем бирү буенча да биредә өйрәнерлек, тәҗрибә тупларлык, үрнәк итеп алырлык нәрсәләр күп.

Моның шулай икәнлеген кунаклар үзләре күреп инандылар. Көн дәвамында татар телен укытуга, балаларны тәрбияләүгә  багышланган төрле педагогик остаханәләр эшләде. Шулай ук “Шәҗәрә – нәсел дәвамчысы“, “Халкыбызның күңел бизәкләре“, “Милли чигү“, Театр яктылыкка илтә, нурга илтә“ дип аталган күргәзмәләр дә оештырылган иде.

Кунаклар Арчадан бик канәгать булып, рәхмәт әйтеп китте. Аларга милләтебезнең киләчәге хакына җаваплы хезмәтләрендә уңышлар телибез.

 

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International