Россия ветеринарлары Арчада

2023 елның 25 ноябре, шимбә

Бу араларда бөтен юллар Арчага илтә, дип әйтерлек вакыйгалар булып тора

15 ноябрьдә районыбызда “Терлекчелектә цифрлы технологияләрне кертү“ дигән темага Гомумроссия семинары үтте. Беренче тукталыш – “Яңарыш“ ширкәтендә.

Моннан биш елдан аз гына артыграк элек оешкан бу хуҗалыкның Россия күләмендә үрнәк дәрәҗәгә күтәрелә алуы бик тә куанычлы хәл. Һәм әлеге могҗиза безнең күз алдында туды.

– Без килеп эшли башлауга һәр тармактагы мөмкинлекләрне анализладык, – дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе Илгизәр Садыйков. – Шуннан  яңа технологияләр кертми торып башкача үсешкә ирешеп булмавын аңладык.

Җитәкче гаять компетентлы кеше, һәр өлкәдәге хәлне яхшы белә, теләсә кайсы аудиториядә чыгыш ясарлык белемгә ия. Сөйләрлек, күрсәтерлек эшләре бар. Терлекчелек өлкәсендә зур сикереш ясадылар, хәзер елга бер сыердан уртача савымны 10 мең килограммга җиткерү турында сүз алып баралар. Гөмбәләр кебек яңа комплекс биналары калкып чыкты һәм төзелеш дәвам итә.

Хуҗалыкта ветеринария өлкәсенә дә игътибар зур. Шушы уңайдан бер генә мисал. Элек мондый семинарлар булганда күпме халык тораклар буйлап йөрер иде. Ә хәзер зур экранга карап барын да күреп, өйрәнеп була. Терлекчеләрнең дә,  ветеринарларның да ничек эшләгәнен күреп хозурландык. Эшләүчеләргә килгәндә, шул кадәр зур комплекста нибары 18 кеше алар. Шартлар – искиткеч, хезмәт хаклары яхшы.

Безнең республи-каның, федераль программалардан тыш, һәр өлкәдә үз программалары да бар. Кунаклар шуларның берсенең ничек тормышка ашуына шаһит булдылар. Район ветеринария берләшмәсе бинасы шушы программа нигезендә ныклап төзекләндерелде. Шушы көнне аны ачу тантанасы да булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов шундый дәрәҗәле семинарны Арчада үткәрүләре өчен аны оештыручыларга, ветеринария идарәсе бинасын ныклап төзекләндерү мөмкинлеге тудырган республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтте, район белән таныштырды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов республика җитәкчелегенең ветеринария өлкәсенә зур игътибар бирүен билгеләп үтте. Республикада һәр районда лабораторияләр саклап калынды. Биналарны төзекләндерү өчен һәр елны акча бүленеп бирелә.

Дөрестән дә, ныклап төзекләндерелгән бина балкып тора. Территориясе асфальтланган, кабинетлар яңарган, шартлар яхшырган. Табиб кешене дәваласа, ветеринария табибы бөтен кешелекне дәвалый, дигән сүзләр бүген тагын да көчлерәк яңгырый.

Район Мәдәният йортында ветеринария өлкәсендә цифрлы технологияләр кертүгә багышланган “Түгәрәк өстәл“ дә кызыклы, файдалы үтте.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International