20 мәктәптән 100ләп бала шахмат уйнады. Районда “Иң яхшы шахматчы” исеменә ярыштылар
Ул көнне Арча Укучылар сарае спорт залы гөж килеп торды. Бу быел район күләмендә уздырыла торган шахмат ярышларының дүртенчесе – соңгы этабы. Район шахмат федерациясе рәисе Марсель Хәлилов үзе дә монда. Мари Иле Бәрәңге районыннан да килделәр.
Арча Укучылар сарае җитәкчесенең укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Айгөл Галәветдинова: “Грант оттык. Грант акчасына урындык, өстәлләр, шахмат, сәгатьләр алдык, – дип сөйләде. – Шушы проект нигезендә мәктәп укучылары арасында 4 этаплы ярышлар үткәрәбез. Көчле шахматчыларны ачык-лыйбыз. Шахматчы балаларны ветеран шахматчылар белән дә очраштырабыз һ.б. Шахмат буенча тәҗрибә тупларга, үсәргә дә үсәргә әле”.
Якты зур залда яңа урындык, өстәлләр артында шахмат уйнап утырган балаларга карап, Мари Иленнән килгән тренер Газинур Сибагатуллин: “Эх, мондый Сарай бездә дә булса! – дип соклануын яшерә алмады. – Бездә ике катлы 1969 елда салынган агач бина. Шахмат та, сәгате дә юк, мебель дә юк, әти-әниләр булышып алып бирделәр. Мин Бәрәңге бистәсендә иҗат йортының директоры да, шахмат тренеры да. Башлангыч сыйныфларда укучы 11 бала белән килдек. Арада Россия, Татарстан чемпионнарыбыз да бар. Атнага өч тапкыр шөгыльләнәбез. Әмма бу гына аз. Балалар өйдә дә шахмат уйный. Хәзер мөмкинлекләр күп. Компьютерда шахмат уйнап, тагын да остаралар. Быел гына да шахматка утызлап бала килде. Нәтиҗә бар – шуңа киләләр. Шахматка акыл гына түгел, физик яктан көчле булу да кирәк. Тиешенчә йоклау, ашау кирәк. Шахматтан тыш бала хәрәкәтле спорт белән дә шөгыльләнергә тиеш. Укуы да әйбәт аларның. Менә безнекеләр барысы да отличниклар. Көн төгәл режимга бүленергә тиеш. Әнә, Россия чемпионы Самираның әнисе, без мунчага да расписание буенча керәбез, ди. Мин үзем Мари Иленең дәүләт политехник институтының информатика һәм исәпләү техникасы факультетын тәмамладым. Тренер буларак, шахматта үземнең ысулларым бар”. Алга китеп булса да әйтим, Мари Иле кызлары, малайлары Арчада командалар арасында беренче урынны алды.
Тагын бер кызыклы күренеш. Арчаның В.Ф. Ежков исемендәге 1нче мәктәптән бер 8Б сыйныфыннан гына да 6 егет (Солтан Сабиров, Ильяс Шәвәлиев, Айнур, Илнур Исмәгыйлевлар, Сәгыйть, Ильяс Надршиннар) шахмат ярышында катнашты. Алар сыйныф белән мәктәптә шахмат секциясенә йөриләр. Тренерлары – математика укытучысы Илнур Хәкимов. Афәрин, егетләр, бирелеп, тырышып уйнадыгыз! Уңышлар сезгә! Арчаның 1нче мәктәбеннән генә дә ярышта 14 бала катнашты. Урта мәктәпләр арасында команда 4нче урынны алды. 2008-2010 елгы малайлар арасында Салих Вафинда 2нче нәтиҗә. Молодец!
– Бүген ярышта безнең секциягә йөрүче 25 бала катнаша, – дип сөйләде Укучылар сарае тренеры Айдар Яхин. – Шахмат түгәрәгенә авыллардан да киләләр. Алар укыган мәктәпләре исеменнән уйныйлар. Бер шахматка кереп киткән бала шахматны ташлый алмый. Менә Арчаның 1нче мәктәбеннән Гүзәл Хәмидуллина 11нче сыйныфта укый. Секциягә киләм дип тора, җиңүләр яулый, шахматны ярата. Арчаның 6нчы мәктәбе 9нчы сыйныфтан Алия Нурмиева шулай ук шахматка бирелгән. Алар күп. Шахматны яратучы балаларның күзләре нур чәчеп тора. Менә Утар Атыдан 2нче сыйныфта укучы Рәниф Мостафин үзенә бертөрле күңелле, тырыш малай. Әнә үзе дә!”. Рәнифне шахматка әтисе Рафил өйрәткән икән. Мәктәптә шахмат өстәле бар – шунда шахмат уйныйбыз, ди. Арчага да шөгыльләнергә килә.
Апаз мәктәбеннән Халит Миннебаев: “Шахмат ул баланың киләчәге өчен дә кирәк, – диде. – Бигрәк тә җитәкче урыннарда эшләячәк балаларга файдага, шахмат эшне оештыра белү сәләте бирә. Безнең Роза Минҗанова, ялгышмасам, өченче ел районда “Елның иң яхшы шахматчысы” исемен алды. Әмир Әмиров шулай ук көчле шахматчы, хәзер Балтачта укый. Шахматны мәктәпләрдә дәрес итеп кертмәкчеләр иде, кертмәделәр. Шахмат дәресе булса, әйбәт буласы иде”.
2023 елның иң яхшы шахматчылары менә кемнәр булды: Мари Иле Бәрәңге районыннан Аделина Фаткуллина һәм Арчаның 6нчы мәктәбеннән Нияз Заһидуллин. Ниязның тренерлары – Айдар Яхин һәм Алексей Шибаев. Котлыйбыз!
Арчаның 6нчы мәктәбе, Иске Чүриле, Лесхоз һ.б. мәктәпләр укучылары ярышта призлы урыннар алдылар. Балаларның кайсы белән сөйләшсәң дә шахмат уйнарга яратуларын әйттеләр. Яратмасалар, ярышка килмәсләр иде.
Румия Саттарова