Иске Масрада гомер иткән йортын ярата. Беркая да китәсе килми, ди
Иске Масрада ялгызы яшәүче Рузалия апа Гайфуллинаның хәлен белеп кайттык.
73 яшьтә. Ире Рәфыйкның бакыйлыкка күчкәненә биш ел үткән. Балалары булмаган. “Без бервакытта да бала юклыкка исебез китмәде, ирем дә бала сорамады, мин дә бала сорамадым, бик тыныч яшәдек, – диде Рузалия апа. – Ирем бик әйбәт кеше булды. 27 ел яшәдек. Эчмәде, тартмады, какмады, сукмады, бар булганын бергә ашадык, бар булганын кидек, син тегене ал, моны ал дип дәгъваламады”.
Ветеран кан басымы югары булуын, аяклары авыртуыннан зарланды. Шәфкать туташы Алсуның гел хәлен белеп торуын, кирәкле дарулар белән тәэмин итүен әйтте. “Менә ишегалды, капка төбендәге карларны көрәргә бер социаль хезмәткәр булса, яхшы булыр иде”, – диде. Иске Масрадан кайткач, без район социаль яклау идарәсенең өйгә килеп хезмәт күрсәтүче бүлек хезмәткәрләре белән сөйләштек. Рузалия апа янына барабыз, хәлне уңай хәл итәрбез, диделәр.
42 яшьтә кияүгә чыга. “Алучы булмады, – дип шаяртса да. – Кияүгә чыгарга теләмәдем, сораучылар булды, исем китмәде, – диде. – И-и, әни белән яшәве рәхәт бит ул. Бөтен серне әни белән сөйфләшә идек. Әни Миңлебәдәр белән бергә үләм дип йөрдем. 83 яшьтә калдырып китеп барды. Ә әти Габдрахман бик иртә 49 яшьтә 1956 елда вафат булды. Сугышның 1 группа инвалиды иде. Сугыштан бер күзе чыгып, кендеге янда булып, күп яралар алып кайткан. Без алты бала үстек. Бүген икебез генә исән. Апайның кызлары карап тора мине. Кайтып йөриләр. Менә әле апай кызы Гөлнараның ире Харис кайтып, карларны көрәп итте. Кияү бик әйбәт, апай гына дип тора. Биш көн аларда торып кайттым”.
Насыйп эшедер инде, Гөберчәк кызы Рузалия 1991 елның 8 мартында Иске Масрадан Рәфыйк белән бергә булалар. “Ничек таныштыгыз?”, – дип сорыйм. “Иптәшемнең әбисе минем әтинең апайсы”, – дип елмая Рузалия апа. “Озак дуслашып йөрдегезме?”. “Ю-ук, ике килдеме икән”. “Ничек кешене якыннан белмичә кияүгә чыгасың инде”. “Карап торышка кешене чамалап була. Ялгышмадым, әйбәт кеше булып чыкты. Рәфыйк Казаннан кайтты. Йорт буш иде. Шулай яшәп киттек. Ике сыер тоткан вакытлар булды”. “Рузалия апа, характерга үзегез нинди кеше?”. “Эшне вакытында эшләп бетерергә тырыштым, эшкә кызу булдым. Юк-барга борчылмадым. Иртүк торып, бәрәңге утыртыр идек, кеше белми дә калыр иде...”. “Үткен булгансыздыр?”. “Үткен булмасаң, урманда йөреп буламыни?!”.
Кияүгә чыкканчы Рузалия Сурнар урманчылыгында эшләгән. Җәен урманда яшь үсентеләрне үстергәннәр, кышын цехта мунчала һәм башка кирәк-яракларны ясаганнар. “Шулай бервакыт көзге пычрак вакытта маллар карадым да, иртүк урманга менеп барам, – дип сөйли Рузалия апа. – Кырыйдан машина үтеп китте. Пычракта бу машина нишләп йөри икән дип карап калдым. Шуннан бара торгач, урман эчендә тегеләр машинаны эчкә куйганнар да, арадан берсе каршыга чыкты. Иңендә мылтык, кулында пычак. Харап булдым дип, йөрәк жу итеп китте. “Девушка, где здесь грибы“, – ди бу. Бу вакытта нинди гөмбә булсын дим. Кире кайтканда поши тунап яталар иде болар. Яннан машиналарын каравыл кычкыртып узып киттеләр. Озак еллар урманда эшләдем. Урманнан исән-сау калуыма Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт инде. Кабан дуңгызлары, бүреләр чыгар иде. Берьюлы бер бүре басудан юл кырыеннан Тылангырга кадәр озата кайтты. Йөрәкләр калмады. Шуңа күрә минем йөрәк беткән инде ул...”.
Әнә шулай Рузалия апа үткәннәрне искә төшереп сөйләшеп утырдык. Урманчылыкта эшләгән вакытта алган Мактау грамоталарын карадык. Иске Масрада гомер иткән йортын ярата. Беркая да китәсе килми, ди. Электән район газетасын алдыра. Тик менә күзләре генә начарланган.
Авылдашлары, Рузалиянең әти-әнисе турында Гөбер-чәктәге М.Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Габидуллина бик матур мәкаләләр язган. Әнисе Миңлебәдәр турында: “Сугыш чорында фидакарь хезмәте белән Җиңү көнен якынайткан, аннан соңгы елларда да армый-талмый хезмәт куйган, илебез, халкыбыз өчен игелекле балалар тәрбияләгән авылдашларыбызның берсе ул”, – дип язган. Ә әтисе, сугыш каһарманы Габдрахман абыйның бик матур җырлаганы турында кызыклы истәлекләр бар. Атаклы җырчы Зифа Басыйрова җырлаган “Габдрахман” көенең сүзләрен, дөрес булса, Габдрахман абый язган дигән фараз да бар. Рузалия апа менә нинди кешеләр баласы ул!
Бу турыда сайтыбыздан укый аласыз. Ә без Рузалия апа, сезне онытмыйбыз, хәлегезне сорашып торачакбыз. Исән-сау булыгыз!
Румия Надршина