Пермь крае Лысьва шәһәрендә яшәүче Сәгыйдә Әхмәтшинадан килгән мөрәҗәгать күңелләрне кузгатты
Хәзер күпләр нәсел агачларының тамырына кадәр төшеп, ерак туганнарын ачыкларга омтыла. Күпме көч, хезмәт түгеп шәҗәрәләр төзи. Хөкүмәтебез дә моңа мөмкинлекләр тудырырга, юл күрсәтергә тырыша. Нәсел җебен чишү, нәсел шәҗәрәсен төзү буенча төрле бәйгеләр оештыру да шуны күздә тота.
74 яшьлек Сәгыйдә апа Әхмәтшина нәселе тамырлары безнең якларга, Югары Сәрдә авылына барып тоташа икән. Дөрес, бу авыл хәзер Әтнә районына карый.
– Минем бабам Әхмәтҗан Фазлуллин Югары Сәрдәдә туган. Аның ике туганы – абыйсы Гайфулла һәм энесе Вәлиулла булган. Өчесе дә Югары Сәрдәдән Фазлиулла белән Шәмсекамәр балалары. Бабам Наласадан Мөхәммәтсабик һәм Шәмсениса кызы Заһидәгә өйләнгәннән соң, бик яшьли бәхет эзләп читкә чыгып киткән, нәтиҗәдә, ул Пермь якларындагы Кече Шадейка авылына килеп төпләнгән, ә бертуганнары исә Югары Сәрдәдә калган. Шуларның кемнәре булса да исән түгел микән? Бик беләсем, табасым килә иде, – ди Сәгыйдә апа. – Беренче хатыныннан дүрт баласы туган. 1910-1911 еллар тирәсендә хатыны Заһидә вафат булганнан соң, бабам яңадан туган якларына кайтып, Сабира Фәйзуллина дигән кызга (кайсы авылдан булуы билгеле түгел) өйләнә. Бу никахтан тагын алты бала дөньяга килә. Шулар арасында минем әнием Камилә дә бар. Бабам бик тырыш һәм гыйлемле кеше булган. Ике катлы йорт төзегән, кибет тоткан, мулла булып җирле халыкка ислам динен тараткан. Зур гәүдәле, таза кеше булгангадыр, күрәсең, аны “озын мулла” дип йөрткәннәр. Әмма ул заманның кырыс җилләре Кече Шадейкага да килеп җитә. Коллективлаштыру шаукымы купкач, гаиләсен саклап калу максаты белән, бабам бөтен байлыгын калдырып, Лысьва шәһәренә барып урнаша. 1942 елда 74 яшендә шунда вафат була. Хатыны Сабира, минем әбием, 75 яшендә 1959 елда бакыйлыкка күчкән.
Әхмәтҗанның нәсел дәвамчылары барысы да Пермь якларында төпләнеп калган. (Без бу мәгълүматларны Сәгыйдә апа үзе төзегән шәҗәрәдән чыгып язабыз).
Әхмәтҗанның бертуганнарына кайтыйк. Гайфулла турында бернинди мәгълүмат та юк. Ә Вәлиулла Хәмдениса исемле кызга өйләнгән, Ярулла исемле уллары туган. Шул гына мәгълүм. Аннан Сәгыйдә апа Вәлиулланы табиб булган, ди. Ул заманда нинди табиб? Мулла буларак, өшкереп дәвалаганмы, дарулар беләнме? Анысы билгесез.
Бу һәрьяклап билгесезлекне чишүне кайдан башларга? Безгә монда Гайфулла белән Вәлиуллага басым ясаргадыр, бәлки? Әхмәтҗан абый 1868 елгы булса, энесе Вәлиулланың бер-ике ел соңрак тууы мөмкин. 25 яшендә өйләнгән очракта да, улы Ярулланы 1895 елдан соң туган, дип фаразлыйк. Бәлкем, аларның оныклары, оныкчыклары, оныкчыкларының балалары исәндер? Фазлуллин (Фазлиуллин) фамилиясен йөртмәскә, Гайфуллин, Вәлиуллин, Яруллин булырга да мөмкиннәр. Бәлки, бу нәселдән берәрсе Югары Сәрдә авылы чиген үтеп, Арча районының берәр авылына күчкәндер. Наласада Мөхәммәтсабик һәм Шәмсениса кызы Заһидә нәселе белән танышлар юкмы икән?
Хөрмәтле газета укучылар, сезнең ярдәм белән шушы билгесезлекләр белән тулган төенчекнең бер очын гына чишсәк тә, бәлкем, шуннан кечкенә генә бер яктылык пәйда булыр иде. Әйдәгез, уртак көч белән Сәгыйдә апага нәсел җебенең очын табып, туганнары белән күрешергә ярдәм итик.
Элемтә өчен телефон: 89179076973.