Арчаның 10нчы балалар бакчасында һәр төркем үзенең кечкенә музеен булдырган
Узган атнада биредә “Балаларны рухи-әхлакый яктан үскән шәхес итеп тәрбияләүдә заманча технология буларак музей педагогикасы” дигән темага республикакүләм семинар үтте.
Бакча ишеген ачып керүгә, үзгә бер дөньяга – балачак дөньясына кайтасың. Беренче кат коридоры диварлары буенча сузылган балалар үз куллары белән ясаган төрле эшләнмәләрне килгән һәр кунак сок-
ланып карап йөрде. “Искиткеч”, – дигән бәя бирде алар бакча хезмәткәрләренең балалар, әти-әниләр белән бергә башкарган эшенә. Рәсемгә дә төшергәннәр, бәйләп тә, чигеп тә, бисердан да, тукымадан, агачтан, пластиктан, камырдан да ясаганнар...
Менә шушы кечкенә үз музейларын булдыру буенча берничә айга сузылган эш тәҗрибәсе белән танышыр өчен бакчага Арча, Балтач, Мамадыш районнары тәрбиячеләре, районда эшләп килүче музей хезмәткәрләре җыелды.
“Без кунакларга һәрвакыт шат, – диде бакча мөдире Фәния Гыйззәтуллина, кунак-ларны сәламләп. – Музейлар темасы беренче карашка кызыксыз тоелса да, без аны мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кызыклы итеп ачарга тырыштык. Бакчабызда һәр төркем төрле темаларга багышланган үзенең кечкенә музеен булдырды. Июнь аеннан башлап тәрбиячеләребез балалар, әти-әниләр белән берлектә аларны тулыландыру өстендә эшләде. Музейлар белән дә элемтә булдырылды”.
“Музей педагогикасы борынгы әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне искә төшерергә, балаларда халкыбыз тарихына, мәдәниятенә карата кызыксыну уятырга, ватанпәрвәр шәхес тәрбияләргә мөмкинлек бирә”, – диде бакчаның өлкән тәрбиячесе Ирина Газизова.
Семинар барышында һәр төркем тәрбиячеләре үзләре төзегән кечкенә музейлар турында мәгълүмат бирде, осталык класслары күрсәтте. Мәсәлән, тәрбиячеләр хәтта Балтач районы музее белән дә элемтәгә чыккан. Берничә айлык эшнең нәтиҗәсе булып балалар бакчасында камкалар, кашыклар, матрешкалар, музыкаль инструментлар, яңа ел уенчыклары, сәгатьләр, аюлар, открыткалар кечкенә музейлары барлыкка килгән. Тәрбиячеләр әйтүенчә, әлеге музейларның үзенчәлеге шунда – балалар экспонатларны карап кына калмыйча, аларны тотып, хәтта уйнап та карый ала. Шулай ук алар шөгыльләр вакытында да файдаланыла.
“Татар теле дәрес-ләрендә милли йолаларны сәхнәләштергәндә музей экспонатларыннан башка булмый, – диде татар теле тәрбиячесе Рәмзия Гарифуллина, мәктәпкә әзерлек балалары белән мич котлау йоласы күрсәткәннән соң. – Бала итәкле күлмәкме ул, кабамы, башта музейга чыгып экспонатны алып керергә, балага күрсәтергә, аңлатырга, тоттырып карарга кирәк. Аннан соң гына һәр предмет баланың күңеленә барып җитә, ул аны аңлый. Милли йолаларны сәхнәләштерү аша элеккеге әби-бабаларыбызның нинди эштә оста булганнарын да күрсәтәбез”.
Шулай ук семинарда катнашкан “Әлифба” музее директоры Дамир Таҗиев балаларда кечкенәдән Әлифбага, укуга карата кызыксыну уятырга кирәклеген искәртте, “Казан арты” музее фәнни хезмәткәре Гөлүсә Хаҗиева туган як тарихы турында сөйләде, Арча педагогия көллияте укытучысы Лилия Галимова музей педагогикасының мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә зур урын алып торуын әйтеп үтте.
Резедә Хәкимҗанова