Хәйдәргә тиңнәр юк

2013 елның 25 сентябре, чәршәмбе
Хәйдәргә тиңнәр юк
“Татарстан кроссы—2013 ” массакүләм ярышларында Кәче мәктәбе физик тәрбия укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин ел да катнаша һәм үзләренең йөгерү төркемендә беренче урынны ала. Кросс, гадәттә, Арча стадионында үткәрелә.
—2008 елдан кросста йөгерәм,—дип сөйли Хәйдәр. — Үз яшьтәшләрем арасында беренче булырга тырышам. 2010 елда гына сынаттым, финишка икенче килдем. Ихтыяр көчемне йомшартуым сәбәпче моңа. Һәр елны беренче килүне максат итеп куям. Быел 35–50 яшьлекләр арасында көндәшләремне 500 метр ераклыкта калдырып, 2000 метр араны артык көч куймыйча уртача йөгереп үттем.
Хәйдәрнең иртән иртүк торып йөгергән вакытлары бар иде. Казанда педагогия институтының физика–математика бүлегендә укыганда спорт белән, үзе әйтмешли, бик каты шөгыльләнә. Утар Атыда физикадан укытканда да йөгерүне ташламый. Һәр иртән 20шәр км йөгереп кайта.
Гаиләсе белән Арчада яши. Үзенә хәрәкәт итү чарасы итеп машинаны түгел, ә велосипедны сайлый. Көн дә эшкә Арча станциясеннән Кәчегә велосипедта бара, шәһәр үзәгенә менәсе булса да велосипедка утыра.
—Хәзер иртән йөгермим, велосипед үзе бер спорт төре, мәктәптә физкультура укытам, балалар белән бергә шөгыльләнәм, уйныйм, хәрә-кәтләнәм—шул җитә миңа.
Тиздән Хәйдәргә 43 яшь тула. Ә спорт, хәрәкәт аның гомерлек юлдашы. Ул һаман егетләрчә яшь, җитез. Ике кызын да үзе кебек хәрәкәтчән, тынгысыз итеп тәрбияли. Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы үткәргән кросста да беренче булырга тырыша. Әле менә мәктәптә спорт ярышлары башлап җибәргән. Бер командада 9 сыйныф укучылары булса, икенче командада—укытучылар һәм балалар. Төрле спорт уеннарында көч сынашу һәркемгә кызыклы. Икенче ел инде шулай.
Уңышлар Сезгә, Хәйдәр!
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International