Шундый гади бәрәңге

2013 елның 25 сентябре, чәршәмбе
Шундый гади бәрәңге
Гади генә, бөтенебез дә белә торган бәрәңге инде ул, югыйсә, ә мин аның турында ничек итеп яза башларга белми утырам.
Арчада үткән “Бәрәңге бәйрәме”ндә йөргәндә күп хатирәләр яңарды. Без җиде бала үстек, әти, әни белән тугыз җан. Ул елларда һәр йортта алты–җиде бала, бүген дә ирексездән уйлап куясың: ничек ашарга җиткергәннәр. Беренче икмәк халыкка бик тәтеми иде, әле аның икенче икмәге дә ел да уңып тормый бит.
— Әтиегез бер елны колхоздан аванска унике бәрәңге алып кайтты, — дип сөйләгән иде әни. — Аны келәткә куеп торган идек. Ашка әрчергә дип чыксам, юк бәрәңге. Әтиегез кич кайткач күсе тишекләрен актарып табып алды бәрәңгеләрне, аңа сөенгәннәр!
Әнә сәхнәдә “Арча сандугачы” Расих Галимҗанов та:
“Тәгәрәткән бәрәңгене ашап,
Тәгәрәп үстек без дә”, — дип күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерә.
Табынның яме, шатлыгы булган бәрәңгенең кайчандыр бездә бөтенләй үсмәгәнлегенә ышанасы да килми. Мәктәптә укыганда безгә аны Петр I патша алып кайткан, хезмәтчесенә бакчада үстереп карарга кушкан, дип сөйләгәннәр иде. Имеш, бәрәңгенең алмасын ашарга кирәк, дип уйлаганнар, ул бик әче булган да, бу юньле нәрсә түгел икән дип, кул селтәгәннәр үзенә. Көз көне үсемлекләрне йолкып алганда җир астыннан бүлбеләр килеп чыккан. Ә аларның тәмен үзегез беләсез...
“Петр патша”ның Шушмабаштан килүе очраклы гына түгел. “Северный” совхозы заманасында икенче икмәкне 500 гектарда игеп, мул уңыш үстереп ил буенча дан казанган иде. Бүген дә бирешмиләр, әнә “Шушмабашның сортлы бәрәңгесе” (Рәис Сөнгатуллин) бәйрәм уртасында ничек кәпрәеп йөри, якасына ябышкан “колорадо” коңгызына да исе китми.
— Мондый бәйрәм бездә әле беренче тапкыр үткәрелә, — диде муниципаль район башлыгы Алмас Назиров үзенең чыгышында. — Иң авыр елларда халыкны ачлыктан коткарып калган бәрәңге иң олы хөрмәткә лаек. Бәйрәм без теләгәнчә бик матур оешкан, барыгызга да зур рәхмәт!
Район башлыгы икенче икмәктән мул уңыш алучы “Кырлай”, “Ак Барс–агро” һәм “Ватан” ширкәтләре җитәкчеләренә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.
Иң эре бәрәңге үстерүче шәхси хуҗалыклар да бүләккә лаек булды. Алар арасында Төбәк–Чокырча авылыннан Язилә Таҗиевага тиңнәр юк — ул 1584 граммлы бәрәңге үстергән! Түбән Пошалымнан Айрат Таһиров — икенче, Арчадан Роза Зарипова өченче булды.
Иң эре бәрәңге үстерүчеләр арасында конкурсны “Арча хәбәрләре” газетасы да үткәргән иде. Җиңүчеләр шулай итеп икешәр бүләк алды.
Бәйрәм белән ярминкәнең бергә булуы аеруча отышлы иде. Сикертән, Курса–Почмак, Сеҗе, Яңа Кырлай, Өчиле, Апаз, Хәсәншәех, Шушмабаш, Носы, Ташкичү, Ашытбаш, Яңа Кенәр, Арчаның 7нче мәктәпләре бәрәңге ризыклары белән сыйласа, хуҗалыклар ашау, утырту бәрәңгесе белән сәүдә итте. “Ак Барс–агро” ширкәте үзендә үстергән бәрәңгеләрдән күргәзмә оештырган, шунда ук теләгән сорт-ка заказ да кабул иттеләр. “Сафия”, “Алчак” ширкәтләре вируссыз бүлбеләр сатты. “Сервис–агро” ширкәте, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе белгечләре әлеге культураны игү, авыруларга каршы көрәш чаралары турында сөйләделәр. Препаратларны да шунда ук алып китәргә мөмкин иде. “Мәрҗани” ширкәте бәрәңгене үз итә, алар да ярминкәдә актив иде.
Бәйрәмнең программасы бик бай. Күзләрне бәйләп җирдәге бәрәңгене чиләккә тутыру, ике таяк арасына кыстырып бәрәңге ташу, өчпочмакка бәрәңге әрчү һ.б. ярышларда бик теләп катнаштылар, икенче икмәк турында җырлар йөрәкләргә май булып ятты.
Өлкән буыннар өчен бәрәңге — бәрәңге генә түгел ул. Мин үзем мәшһүр якташыбыз Мөхәммәт Мәһдиевнең “Бәхилләшү” әсәрендәге бу юлларны тыныч кына укый алмыйм: “...Сентябрьнең алтын кояшлы бу көннәрендә дөньяны бәрәңге сабагы исе баса.
Инде! Шул ис дөньяга таралган көннәрдәме? Ул көннәр гел кояшлы була, басу–кыр өсләре гел зәңгәр рәшәдә тирбәлә, һавада, баш очында пәрәвез җепләре оча. Авыл тынып калган, анда, урамда чыр–чу да, тальян тавышы да ишетелми. Дөньяда бер генә нәрсә бар: ул — бәрәңге сабагы исе. Ул ис башны әйләндерә, йөрәккә кан куа, ул иснең ни икәнен белмәгән халыклар сиңа иң бәхетсез кешеләр булып тоела, ул ис исертә, берәүләрне шагыйрь, философ, дәрвиш итә, икенчеләрне — министр, генераль директор, баш режиссер, ректор, үз дәрәҗәсен үзе белеп яшәүче лауреат итә...”
Бик күпләр шундый тирән мәгънәле бәйрәм бүләк итүчеләргә рәхмәт әйтеп китте бу көнне.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International