Халык мәкальләре үзе бер хәзинә. Әлеге язманың исемендә сүз тавык һәм бодай турында бармаячагын аңлагансыздыр инде
Мәкальнең “Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе - ботак тишеге“ дигәне дә бар әле.
Республикада чыга торган мөхтәрәм газетада бытбылдыклар урманда яшәп ята, дип язганнар. Кошлар, җәнлекләр темасы минем өчен иң кызык-лысы. Үземне белә башлаганнан бирле битараф түгел мин аларга. Монысы инде геннар белән күчкәндер, чөнки бу мәсьәләдә безнең әти фән докторы кадәр үк булмаса да, кимендә фәннәр кандидаты дәрәҗәсендә булгандыр. Бездә нинди кошлар яшәгәнлеген мин укырга кергәнче үк белә идем. Үзем дә бу темага теләсә кем белән бәхәскә керә алам һәм җиңеп чыгачагыма ышанам.
Менә әле дә тавыклар семьясына кергән бытбылдык дигән кошның февраль аенда урманда яшәп ятуы турында шаккатып укыдым. Хәзерге вакытта Африка, Азия комнарында кызынып яткан бу кошларга үзләре турында язылган әкиятне укып күрсәтсәң эчләре катып көләрләр иде. Май аенда, көннәр җылынгач кына кайтып җитә әле алар туган якларга.
Ярар, кемдер газета ни язмас, дияр. Мондый очракта хаклыгыңны раслау өчен галимнәр язган китап бар. “Атлас-определитель птиц Республики Татарстан“ дигән китап һәрвакыт минем кул астында. Беренче басмасы да, 2019 елда басылган тулыландырылган икенче китабы да бар. Шәп китап ул, анда һәр кошның зурлыгы, төсе, тәртип үзенчәлекләре, тавышы, сайравы, кайларда яшәве турында тулы мәгълүмат бирелгән. Атлас укучылар, студентлар, укытучылар, кошларны яратучылар һәм туган як табигате белән кызыксынучы һәркем өчен диелгән.
Безнең күршедәге Сәфәр абый: “Кояшта да тап бар“ дип әйтергә ярата иде. Әлеге китапта кыр чыпчыгын күчмә кош дип язганнарын укыгач, күңел бераз төшеп китте үзе. Елның 365-366 көнендә безнең белән бит алар. Әле менә бүген иртән дә чыркылдашып озатып калдылар. Чыпчыклар күп төрле – бездә бала үстерә торганнары да 30дан артык: урман чыпчыгы, кычыткан чыпчыгы, камыш чыпчыгы, мыгырдавык чыпчык, бурсык чыпчык, миләш чыпчыгы һ.б. Шулар арасыннан ике төре генә: йорт чыпчыгы һәм кыр чыпчыгы бездә кышлый, калганнары күчмә кошлар булып санала.
Бер танышым, бәлки син ялгышасыңдыр, дигәч, теге яхшы китапны алып килдем. Бытбылдыкны (русчасы перепел, әлеге атласта кошлар исеме русча да, татарча да бирелгән) табабыз. “Менә кышын юл буенда очраган кошлар шулар бит инде!“ – ди бу. “Алары – соры көртлекләр, – дим. – Бездә кышлыйлар, төннәрне кар астында үткәрәләр“.
Рәсемнәре янында бирелгән аңлатманы укый танышым: “Перепел – Бытбылдык. Күгәрчен зурлыгындагы кош. Җирдә яши, тиз оча, “пи-лик, пи-лик, пи-лик“ дигән аваз чыгара. Татарстанда гадәти оялый торган төр“. Күчмә кошмы, утракмы – бу турыда ләм-мим. Бәхәскә нокта куярлык булмады әле бу.
– Әйдә, соры көртлекне карыйк, – дим. Укый бу: “Птица величиной со скворца. Голос – характерный звук “пот-полоть, пот-полоть“. Перелетная птица. Прилетает весной в конце апреля – начале мая. Отлет осенью в сентябре“.
Булмады бу, хет утырып ела. (Соры көртлек ничек сыерчык кадәр генә булсын! “Бытбылдык авазын руслар “пот-полоть“ дип, татарлар “бытбылдык“, дип ишетә“, – дим.
Елап утырып булмый инде, танышым әйтә, әйдә, “Зур совет энциклопедиясе“н ачып карыйк“, – ди. Совет заманын сүгәргә яратсалар да, яхшы яклары да күп иде аның.
Зур китапны ачабыз, 1955 елгы басма, 38нче том, 542нче бит. Соры көртлекнең рәсеме дә бар. Авырлыгы 500 граммга (андый авырлыктагы сыерчыкны күз алдына китерегез) җитә, утрак (бер урында яшәүче) кош. 32нче том, 442нче бит. Бытбылдык, Африкада һәм көньяк-көнчыгыш Азиядә кышлый.
Мөхтәрәм авторлар шундый яхшы мәкалә әзерләргә тотынганда шундый ышанычлы чыганаклар барын да белмәгәннәрме әллә, дигән сорау туа. Кулында шундый атлас булган кешегә акны ак, дип расларга тырышып кара инде син.
Ильяс Фәттахов