Гаиләләр очрашты

2024 елның 23 марты, шимбә

Һәр гаилә үзенчәлекле итеп үз гореф-гадәтләре, гаилә кыйммәтләре белән таныштырды

Арчаның 3нче башлангыч мәктәбе–балалар бакчасында башлангыч сыйныфларда укучы балалар әти-әниләре белән бергә гаилә бәйрәменә җыелды.

Узган елның 22 ноябрендә Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте. Шул уңайдан биредә гаиләләр үзенчәлекле итеп үзләре белән таныштырды.

Беренче булып сәхнәгә уллары Данир белән Рания һәм Зөлфәт Сибгатуллиннар гаиләсе чыкты. Әниләре Рания һәм уллары Данир, чыгышларын фото, видеолар белән тулыландырып, гаиләләре турында сөйләгәннән соң әтиләре Зөлфәт кунакларга җыр бүләк итте.

Рәдифә һәм Марат Шакировлар кызлары Зилә белән очрашуга татар халкының милли киемнәреннән килгән. Гаиләдә, туганлык җепләрен саклап, буыннан буынга килгән гореф-гадәтләргә тугры булып яши бу гаилә.

Алия һәм Рөстәм Газизов-ларның өченче мәктәптә кызлары Раяна укый. Бүгенге очрашуда алар белән әниләре Алия таныштырды. Үзенең үзенчәлекле кул эшләре белән барлык кунакларны шаккатырды ул. Тегә, бәйли, скрапбукинг белән шөгыльләнә. Алия ханымның кызларына багышланган искиткеч матур альбомнары берәүне дә битараф калдырмагандыр.

Кызлары Ралина белән Гөлия һәм Радил Мөбарәкшиннар, кызганыч, очрашуга килә алмады. Гаилә башлыгы Радил махсус хәрби операциядә икән. Илебездә тизрәк тынычлык урнашып, исән-сау якыннары янына әйләнеп кайтуын теләп калабыз аңа.

Анна һәм Инсаф Гәрәевлар ике ул Данат һәм Богданны тәрбияли. Бүгенге очрашуда Анна ханым кунакларга матур җыр бүләк итте.

Наталья һәм Дмитрий Гусевларның уллары Михаил өченче мәктәптә укый. Наталья Гусева безнең рус газетасын укучыларга үзенең шигырьләре аша күптән таныш. Бүген дә ул улына һәм кызына багышланган шигырьләрен укыды.

Люция һәм Рәзил Бариевлар уллары Рәсим һәм кызлары Әлфияне тәрбияли. Бәйрәмдә Люция ханым улы һәм кызы белән җыр җырлады.

Камил Бәдретдинов бәйрәмгә әнисе Айгөл ханым белән килгән иде. “Гаиләдә иң мөһиме – үзара аралашу һәм бер-береңә хөрмәт булу”, – диде алар.

Соңгылардан булып сәхнәгә 4 “В” сыйныфының әти-әниләре вокал төркеме чыкты. 4 ел эчендә балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә дуслашып өлгергән. Әниләрнең ул-кызлары белән башкарган чыгышы очрашуның бизәге булды.

Бәйрәм ахырында гаи-ләләрне Арчаның 3нче башлангыч мәктәбе–балалар бакчасы директоры Гөлнара Заһидуллина котлады.

“Бик матур, җылы бәйрәм чарасы килеп чыкты, – диде ул, һәр гаиләгә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырып. – Без һәр гаилә тарихы, аларның гореф-гадәтләре белән таныштык. Балаларыбызның шундый дус, тату гаиләләрдә тәрбияләнүенә без бик шат. Алда әле безне бик күп шундый гаилә бәйрәмнәре көтә”.

 

Резеда Хәкимҗанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International