5 марттан кемнәргә 400 мең сум акча түләнә?

2024 елның 23 марты, шимбә

Татарстан Республикасында контракт буенча хәрби хезмәткә китүче гражданнар 400 мең сум акча алачак

Республикада контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе подполковник Евгений Токмаков белән әңгәмәбез шул хакта.

– Евгений Петрович, кемнәр һәм ничә яшьтән контракт буенча килешү төзи ала? Башта шул сорауга ачыклык кертеп үтик әле.

– Бүген Татарстанга, башка субъектларга да, контракт буенча хәрби хезмәткә гражданнар сайлап алу бурычы куелды. Теләге булганнарны илдәге, шулай ук илдән читтәге  (андыйлар да бар) бөтен хәрби частьларга билгелибез. Төп таләпләрнең берсе –  яшь. 18 яшьтән 64 яшькә кадәргеләр контракт төзи ала. Шулай ук сәламәтлек зур роль уйный. Гражданинда социаль әһәмиятле авырулар (ВИЧ, гепатит, туберкулез) булмаска һәм ул тире-неврологик, психо-неврологик, наркологик диспансерларда исәптә тормаска тиеш. Бу бик мөһим. Белеме тугызъеллыктан да ким булмасын. 18 яшь һәм тугызъеллык белем. Беренчел хәрби хезмәткә кандидат итеп билгеләргә шул җитә. Ә аннан инде хәрби частька баргач, моңа кадәр ул берәр җирдә хезмәт иткәнме, нинди һөнәрләр буенча (төзүчеме, транспорт белән идарә итүчеме) тәҗрибәсе бар, шулардан чыгып командир үзе билгели.

 – Контракт нинди срокка төзелә? Аның буенча хәрби хезмәткә республикадан китәргә теләүчеләр кая мөрәҗәгать итәргә тиеш?

– Контракт бер елга һәм аннан күбрәк срокка төзелә. Башлангыч мәгълүмат алу өчен 117 телефонына шалтыратырга була. Бу тәүлек буе эшләүче кайнар линия. Шулай ук җирле хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә дә мөмкин. Казанда кандидатлар сайлап алу пунктының телефоны 2214452. Ул да тәүлек буе эшли. Дәүләт хезмәте аша да гариза бирергә була. “Татарстан Геройлары” исемле сайт та бар. Бер тәүлек дигәндә барысын да эшләп бирәләр. Билгеле инде паспорт, чит ил гражданнарына туристик виза, яшәргә рөхсәт биргән документ, хәрби хезмәттә булганнарга хәрби билет кирәк. Өйләнгән булсалар, язылышу, балалары булса, туу турындагы таныклыклары да сорала. Алары төрле субсидияләр, түләүләр билгеләгәндә кирәк. Шулай ук банк картасы, реквизитлары сорала. “Мир” картасы булуы мөһим. Башка карталар кабул ителми. Кандидат җирле хәрби комиссариатта медицина комиссиясе үтә. Ул районнарда көйләнгән. Өченче көнгә барысы бергә Казаннан автобусларда хезмәт итү урынына чыгып китәләр. Биш көн дигәндә барып та җитәләр.

– Түләү мәсьәләсен дә аңлатып китегез инде.

– Бу өлкәдә яңалык бар. 5 марттан Татарстан Республикасында түләү буенча өстәмә чаралар күрелде. Әгәр гражданин даими рәвештә бездә яши икән, контракт төзегәндә аңа республикадан – 205, Оборона министрлыгыннан 195 мең сум акча түләү каралган. Димәк, Татарстан Республикасы хәрби комиссариатында контракт төзүчегә бер тапкыр 400 мең сум  күләмендә акча түләнәчәк. Башка субъекттан килгән кеше булса, ул сумма 500 мең сум. Махсус хәрби операциядә катнашкан очракта акчалата түләү 204 мең сумнан башлана. Хәрби хезмәткә яраклыкның “В” категориясе булганнар да хәзер контракт төзи ала. Республикада хәрбиләрнең үзләренә, гаиләләренә социаль гарантияләр каралган. Контракт төзегәндә тормышы мәҗбүри иминиятләнә. Яраланган очракта – 3, һәлак булса 15 миллион сумга кадәр акча түләнә. Киемнәр, бронежилетлар бирелә. Шәхси гигиена әйберләрен генә алырга кирәк була. Алты ай саен кыска вакытлы ялга кайтарылалар.

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International