Илле ел бергә

2024 елның 23 марты, шимбә

Югары Курса авылында яшәүче Раилә һәм Илсур Хөснетдиновларның бергә яши башлауларына шушы көннәрдә 50 ел тулды. 

Бу уңайдан аларны Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина котлады.

– Мин бер генә юбилейны да билгеләп үтми калмыйм.  Менә шулай өйләренә барып котлыйбыз, истәлек бүләге, чәчәк бәйләме, җырлар бүләк итәбез. Шулкадәр күңелләре була. Шатлык-лары йөзләренә чыга. Ә мин алар сөенгәннән канәгать. Гомер буе халык белән эшләгәнгәме, яратам мин үзебезнең җирлек халкын, – диде Рәмзия ханым.

Бу юлы да Урта Курса мәдәният йорты директоры Равия Гатауллина ире, гармунчы Ринат белән килеп, алтын юбилярларга яраткан җырларын бүләк итте. 

Илсур абый белән Раилә апа үзләре дә бик матур җырлый икән. Әле берсе, әле икенчесе җырлый торгач, үзе бер концерт булды ул. Илсур абый дәртләнеп китеп “Мәк чәчәген” дә, “Алтын алка”ны да сузды, Раилә апа “Умырзая”ны башкарды.

– Соңгы өч елда гына Илсур абый сәхнәгә чыкмый башлады. Шуңарчы аннан башка бер концерт та үтми иде. Сабантуйларда бүләк җыйганда урамнарны гөрләтте, – диде Равия. – Балалары, оныклары да җырга оста. Уллары Илшат гаиләсе “Җырлы гаилә” бәйгесендә чыгыш ясады. Бер оныклары “Созвездие-Йолдызлык“ йолдызчыгы булды.

– Курса сандугачлары, дип йөртәләр аларны, – диде авыл җирлеге башлыгы.

Раилә апа Акчишмә авылы кызы. Ключищеда училище тәмамлаганнан соң Урта Курсага хисапчы булып эшкә кайта. Тулай торакта яши. Илсур абый белән шунда танышалар да.

– Өйләнешкәндә икебезгә дә 25 яшь иде.   Мин бухгалтериядә эшләдем, олы бала тугач, кибеткә кердем. Шунда 30 ел хезмәт куеп лаеклы ялга чыктым. Ә Илсур колхозда инде, төзелештә дә йөрде, комбайнга да утырды, – диде Раилә апа.

Өч балалары – Венера, Илнур, Илшат туа. Хәзер дүрт оныклары бар.

– Олы кызыбызга илле яшь тулды инде, – диде Илсур абый.

Бу көнне аларны гаризалары буенча өйдә сайлаттылар да. 

– Еллар имин булсын, тынычлык урнашсын, балалар исән-сау кайтсын, – диде өлкәннәр. – Безнең теләк шул.

Гөлсинә Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International