Тәлгать Кавиевич, сезне юбилеегыз белән котлыйбыз!

2024 елның 27 апреле, шимбә

“Арча хәбәрләре” газетасы редакциясендә 17 ел мөхәррир булып эшләгән Тәлгать Кави улы Гомәровка 70 яшь тулды

Юбилеен Арчаның бер зәвыклы ресторанында туганнары, дуслары, элеккеге хезмәттәшләре белән үткәрде. Бик күңелле булды.

Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина Тәлгать Гомәровка намуслы хезмәте өчен район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Нәфис сүз остасы, Арчаның 7нче мәктәбе укытучысы Рәдиф Исмәгыйлев, сәнгать осталары Расих Галимҗанов, Нәзир Фәхретдинов, Айрат Кәлимуллин белән юбилейны матур итеп алып барды.

Тәлгать Кавиевич Әтнә районы егете. Түбән Шашы авылыннан. Әтисе Кави белән әнисе Маһиәнвәрнең иң олы баласы Тәлгать. Алар биш бала үсә. Ике малай, өч кыз. Юбилейны алып баручы Рәдиф Исмәгыйлев талгын гына музыкага йөрәкләргә үтеп керерлек итеп сөйли: “50-60нчы еллар. Киемсез, ач килеш хәерчелектә яшәү, салам түбәле өйләр, колхозда иртәдән караңгыга кадәр бил бөгүләр – барысына да адәм баласы түзә. Өлкән малай Тәлгатькә 4 сыйныфта укыганда ук ат белән болында печән чүмәләсе тарттырырга, кул чалгысы белән борчак, печән чабарга, колхозның гектарлаган бәрәңгесен көрәк белән казырга, чүпләргә, каз, бозау, сыер, сарык көтүләр – авыл малаена барысы да эләгә. Берсеннән-берсе кечкенә өч сеңлесен, бер энесен дә карарга кирәк. Әтисе ат җигеп, Әтнә май заводына сөт илтергә, әнисе тавык фермасына эшкә менеп киткәндә балаларны ашату, карау мәшәкатьләрен олы малай Тәлгатькә калдыралар. Мәктәптә бик яхшы укый ул. 4 сыйныфта укыганда шигырьләр яза башлый. Шигырьләрен “Яшь ленинчы” газетасына җибәрә. Арчаның “Коммунизмга” газетасына да язмаларын юллый.

Арча педагогика училищесын тәмамлагач, Пенза өлкәсе Югары Әләзән мәктәбендә укыта. Туган ягы Күнгәр мәктәбендә эшли. Шул вакытта Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә читтән торып укырга керә. Һаман Казан юлында йөреп булмас дип, Казанга эшкә керә. 16 заводта токарь, слесарь булып эшли. Арчага “Коммунизмга” газетасына эшкә кайта. Чаллыда “Якты юл” газетасында бүлек мөдире, Түбән Кама шәһәре һәм районы радио редакциясе мөдире һәм, ниһаять, тагын Арча. 1989-2006 елларда “Арча хәбәрләре“ газетасы баш мөхәррире, аннан Яңа Кырлайда Г.Тукай музее җитәкчесе. Әнә шундый зур һәм катлаулы хезмәт юлы үткән кеше ул Тәлгать Кавиевич.

Арчада мөхәррир булып кыен елларда эшләргә туры килә аңа. 90нчы еллар. 21нче гасыр башы. 90нчы еллар СССР таркалган чор, базар реформалары, икътисади һәм сәяси кризис кичергән еллар. Матбугатка илдәге сәясәт белән бергә атларга кирәк. Кимчелекләрне, тормыштагы уңай күренешләрне күрергә, аларны газета битләрендә яктыртырга, район җитәкчелеге белән килешеп эшләргә кирәк. Ә Тәлгать Кавиевичның журналист һәм баш мөхәррир буларак, тормышка үз карашы, үз фикере бар. Туры сүзле, гадел журналистка, әлбәттә, җиңел булмаган. Баш мөхәррирлектән китәргә туры килә аңа. Яңа Кырлайдагы Г.Тукай музеен җитәкли ул. Шуннан пенсиягә чыга.

Яхшы хәтерлим, 65 яшь тулганда без аның өенә бардык. Баш мөхәррир Исрафил Насыйбуллин һәм хезмәттәшебез Ильяс Фәттахов белән. Туган көнендә дә ул Казанга эш белән чыгып киткән иде. Журналист язмыйча тора алмый. Шуңа да кичләтеп кенә өенә бардык. Ә, нинди күңелле очрашу булды ул! Тарихи мизгелләр…

Тәлгать Кави улы тормыш иптәше Фәридә белән Арчада яши. Ике кыз үстерделәр. Һәркайсының үз тормышы. Олы кызлары Чулпан Казанда гаиләсе белән яши. Дүрт бала әнисе. Өч кыз һәм бер малай. Юбилейга Чулпан ире Нияз һәм балалары белән кайтты. Ә кече кызлары Алсу Төркиядә гаиләсе белән көн итә. Ул кайта алмаган. Якын ара түгел шул. Кызлар икесе дә югары белемле. Тәлгать Кавиевичның 65 яшьлек юбиленда да, 70 яшьлегендә дә үткәннәрне искә төшердек. Утны-суны кичкән шәхес ул. Ә йөрәк түзә. Әмма түзә-түзә туза да ул йөрәк дигәнең. Тәлгать Кавиевич вакыт-вакыт кулына гармунын ала... Редакциягә кергәләп йөри. Сөйләшеп утырабыз. Берьюлы сөенече белән уртаклашырга оныгы белән керде. Тәлгать Кавиевич Казанда “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе“ндә укып, диплом алды. Шул уңайдан редакциядә сөйләшеп утырдык, бәхәсләшеп тә алдык. Ул үз фикерендә нык тора торган шәхес. кызыклы әңгәмәдәш. Дөнья артыннан кумаска чакыра.

– Шул байлык дия-дия кешенең сәламәтлеге бетә, аннан туплаган байлыгын сәламәтлеген кире кайтаруга тота. Шушы да булдымы бәхет?! – ди ул.

Ана теле буенча да бәхәскә кереп алдык. Гаиләдә чиста татарча сөйләшсәң генә, балаң татар телен белер, – дибез.

– Мәктәптә, төрле түгәрәкләргә йөреп, кичкә генә өенә кайткан бала белән татарча сөйләшергә вакыт та калмый бит, – ди әңгәмәдәшебез. – Ана телендә мәктәптә, урамда, төрле түгәрәкләрдә сөйләшсәң генә телне белеп була. Арчада сез урамда татар телендә сөйләшкән баланы күргәнегез бармы? Юк, күргәнегез юк.

Без тормышның төрле ягын күргән Тәлгать Кавиевичтан: “Ничек дингә кереп киттегез?“ – дип тә сорадык.

– Җан тынычлыгы өчен, – дип җавап бирде ул. Хаҗга барып кайтты.

Юбилейда мин Тәлгать Кавиевичның хатыны Арча кызы Фәридә ханымга тагын бер кат сокландым. Чын иптәш ул!

Тәлгать Кавиевич, без сезне 70 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз! Исән-сау булып, тигезлек, балалар бәхете белән яшәргә язсын! Һәм дә иҗат уңышлары сезгә! Ә бергә эшләгән еллар безнең истәлек булып күңел дәфтәренә, районыбызның тарих битенә кереп калды.

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International